«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Александр Кулаков: «Балалар янында булуымнан гына да бәхеттән балкырмын дип көтмәгән идем!»

Музыкага гашыйк Александр Кулаков белән таныш булыгыз!

Ул Казан музыка көллиятенең сәләтле студенты. Тик аның казанышлары музыка белән генә чикләнми. Үзе турында күбрәк ул бу язмада сөйләр.

Талантлар Университеты белән 2022 елда таныштым. Ул вакытта мин Рөстәм Яхин исемендәге 3 нче балалар музыка мәктәбендә укый идем. Мәктәп директоры Аида Швецова миңа Талантлар Университеты оештырган «Сәнгать Лидерлыгы Мәктәбе» форумында катнашырга тәкъдим итте. Гариза бирдем, мине сайлап алдылар һәм шулай Талантлар Университеты студенты булдым.

Лидерлыкка, командада эшли белергә, стресска чыдамлык, үзеңнең һәм башкаларның хисләрен аңларга бик аз урында өйрәтәләр. Шәхсән минем өчен Талантлар Университетында шул күнекмәләрне үстерү мөмкинлеге аеруча кыйммәтле. Аралашу күнекмәләремне дә яхшыртам. Катнашучылар, аларның әтиәниләре, кураторлар һәм оештыручылар, гомумән, сменада булган һәркем, шул исәптән пешекчеләр һәм табиблар белән уртак тел табарга һәм кешеләр белән килешеп эшләргә өйрәнәм.

Минем валторнада уйнавым, оркестр музыканты булуым командада эшләү белән аерылгысыз бәйле. Смена җитәкчесе – үзенә күрә дирижёр, ул сменада булган бар нәрсәне контрольдә тота. Әмма бары тик шәхси осталык кына кирәк булган өлкәләр дә бар. Мәсәлән, мин фортепианода уйныйм, музыка да иҗат итәм. Монда исә барысы да миннән генә тора. Балалар белән эшләгәндә дә шулай – алар белән шәхси аралашу мөһим. Талантлар Университеты катнашучылардан һәм кураторлардан үз эшен тагын да яхшырту өчен гел кире элемтә, кайтаваз ала. Оешманың үзенчәлеге дә шунда.

Мин Казан музыка көллиятен тәмамлыйм, ә музыкант һөнәренең бер компетенциясе – укыту, балаларны музыкага өйрәтү. Талантлар Университетында куратор булып эшләү тәҗрибәсе миндә балаларга мәхәббәт уятты. Дөресен генә әйткәндә, кайчан да булса балалар янында булуымнан гына да бәхеттән балкырмын дип көтмәгән идем! Хәзер мин киләчәк һөнәрләремнең берсе укытуга бәйле булачагын тәгаен әйтә алам.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое