Фән – дөньяны алга илтә торган машина. Бүгенге алмашучан тормышта аек акылны саклап калырга, шул ук вакытта тормышны яратырга мәҗбүр итә торган аз санлы нәрсәләрнең берсе дә – фән.
Фәнгә актив өлеш кертүче Татарстан яшьләрен без белергә тиеш. Әңгәмәдәшем бик үзенчәлекле шәхес – яшь кенә, бик зәвыклы Булат Курамшин. Ул – күпсанлы олимпиадалар җиңүчесе, укытучы, Талантлар Университеты һәм Татарстанның химия буенча халыкара олимпиадалар җыелма командасы тренеры.

«УЛ БИК КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ ШУЛ УК ВАКЫТТА ЧИТКӘ ТИБӘРЕЛГӘН ФӘН»
– Булат, олимпиадалар тренеры кем ул?
– Бер сүз белән генә аңлату кыенрак булыр…
Мәктәпләрдә балалар олимпиадаларда катнаша, аннан, иң яхшылары үзара ярыша, шәһәр эче, аннан төбәк, республика күләмендә уңышка ирешүчеләрне без өстәмә әзерлибез. Алар инде башка өлкәләр һәм хәтта илләр арасында көч сынаша. Җыелма команда – республика күләмендә иң-иңнәр дигән сүз. Без аларны әзерлибез, укытабыз, аларның уңышын күзәтәбез. Елдан-ел уңышларыбыз арта бара.
– Балалар, гомумән, олимпиадаларда ни өчен катнаша?
– Чөнки ул шәп мөмкинлекләр бирә. Белемне үстерү ягыннан да, акча эшләп булганга да. Олимпиада җиңүчеләрен югары уку йортларына имтихансыз алалар. Мин үзем дә укырга шулай кердем – химиядән БДИ тапшырып торасы булмады.
– Нигә нәкъ менә химия?
– Ул бик кызыклы һәм шул ук вакытта читкә тибәрелгән фән. Менә, мәсәлән, математика беренче сыйныфтан керә башлый, тарих – 5 нче сыйныфтан, физика – 7 дә, ә химия – иң соңыннан, 8 нче сыйныфтан гына. Аңа хәтле кешенең башы да каткан була, соңыннан гына керә башлагач, әһәмияте дә түбәнрәк кебек кабул ителә. Минем шәхсән күзәтүләр буенча, күпчелек кеше химия дәресләрен яки яратмый, яки хәтерләми. Ә миңа исә бөтен төгәл фәннәр кызыклы иде, монда комплекслы очраклылык та булгандыр. Бер бабам химик булган.
– Чыннан да, химия турында мин дә бик аз беләм, гадәттә, фәнне популярлаштыручылар да аны урап уза. Кызык өчен генә сорыйм әле: соңгы елларда химиклар нинди ачышлар ясады?
– Кешене өйрәнүдә, дәвалауда яңалыклар бар. Мәсәлән, 2016 елда Нобель премиясе алган эш шактый алгарышлы. Анда премияне молекулаларны конструктор кебек катлаулы корылмага җыюны уйлап тапкан кешеләр алды. Галимнәрнең шундый хыялы барлыкка килде: наномасштабларда конструктор кебек җыеп, безнең организмдагы биомолекулалар функциясен үти алырлык технология барлыкка китерү. Әмма гомуми химия фәне элеккегесе кебек үк тиз үсеш алмый. Күрәсең, без әле бик озак еллар дәвамында, химияне ничек өйрәткән булсак, шулай өйрәтүне дәвам итәрбез.
– Сине үзең мәктәптә укыганда ук укытучы булгансың дип сөйлиләр…
– Рәсми булмаган эшчәнлекне исәпләгәндә, мин 16 яшьтән дәресләр алып барам. Мәктәптә 15 яшьлекләргә дәрес бирә идем. Ул балалар белән бүген дә аралашып торам. Шул вакыттан микән, ничектер укучылар белән дусларча, ышанычлы мөнәсәбәт корырга ияләштем. Без дәресләрдә шаярышабыз, төрле темаларга бәхәсләшәбез.
– Ә укытучы булу теләге каян туды соң?
– Мине дәү әнием тәрбияләде. Мөгаен, минем укытучы һөнәрен сайлавыма ул тәэсир иткәндер. Ул гомере буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Мин дә башта аның кебек башлангыч сыйныфлар укытучысы булырмын дип уйлый идем. Бераз үсә төшкәч математика, аннан физика укытучысы буласым килде. Хәзер мин инде мәктәптә түгел, университет форматы укытучысы.
– Талантлар Университетында эшең нидән гыйбарәт?
– Без Талантлар Университеты белән берлектә елына өч тапкыр химия сменалары уздырабыз. Ул сменаларда безнең укытучылар командасы республикадан иң яхшы олимпиада катнашучыларын туплый һәм югары дәрәҗәдәге ярышларга әзерли. Университет командасын безнең эшне тормышка ашырырга ярдәм итүче партнёр дип атар идем.

«ТӘРБИЯНЕҢ НИГЕЗЕ – ИХЛАС ЯРАТУ, ЙОМШАК КӨЧ ҺӘМ ЗИРӘКЛЕКТЕР»
– Синең кыяфәтең үзенчәлекле, классик укытучы дип әйтеп булмый, әти-әниләрдән сүз ишеткәнең булмадымы?
– Хәзерге әти-әниләр тышкы кыяфәткә ул хәтле әһәмият бирмиләр кебек тоела. Минем чәчем дә буялган, колагым да тишек, аксессуарлар, кызыклырак киемнәр дә яратам. Башта, балаларны алып килгәч, бәлки аптырап калалардыр, әмма аннан, безнең уңышлар, дәресләр форматы турында сөйләгәч, минем ничек сөйләвемә карап, ә бәлки, дәресләрнең тулысынча бушлай булуын ишетепме, гел канәгать калалар.
– Ничек инде бушлай?
– Шулай, безнең төркем яшь энтузиаст мөгаллимнәрдән тора. Кайбер укытучыларыбыз, үзләре бездәге курсны тәмамлап, яшьләрне укытырга килә. Химиягә дә, укытучы һөнәренә дә акча өчен генә килүчеләр юктыр ул.
– Карале, ә әти-әниең, дәү әниең кыяфәтең турында ни ди?
– Мин бит бер-ике ел элек кенә үземне тышкы яктан ничектер күрсәтә, «бизи» башладым. Балачакта мин бик тыныч, гел китапларга чумып утырган, кеше белән әллә ни аралашмый торган малай идем. Соңгы елларда гына ачыла башладым. Әбием башта минем беләзекләр тагып йөргәнемне күргәч, хәтта үзенекеләрен тәкъдим иткән иде... Аның янына барганда, алкаларны гына салып куям, әмма, гомумән, ул мине ничек тә ярата кебек. Аның мәхәббәте чиксез һәм барын да кабул итә торган!
– Синең кебек булып үссеннәр өчен үз балаларыңны ничек тәрбияләргә кирәк?
– Моны белер өчен минем дәү әнидән интервью алырга кирәк. Бу турыда уйлаганым булмады… Мин бит үсмерләр белән генә аралашам, алар белән аңлашу миңа шактый уңайлы, ә менә кечкенәрәкләр белән аралашканым юк диярлек. Ә шәхеснең нигезе иң кечкенә вакытта салына бит. Ничек кенә булса да, яхшы тәрбиянең нигезе ихлас ярату һәм йомшак көч, зирәклектер. Минем әлегә бала үстерү турында уйлаганым юк, әлегә инде шәхес ягыннан формалашкан балалар белән эшләп, җәмгыятькә күбрәк файда китерә алам.
«ФӘН БЕЛӘН МУЗЫКА АРАСЫНДА ОХШАШЛЫК ТАБАМ»
– Химиядән тыш ниләр белән кызыксынасың?
– Бөтенесе дә шул бер тирәдә дияр идем… Спорт, бигрәк тә волейбол һәм баскетболны үз итәм. Без әти белән хәтта кайчандыр урам җыелма командасында уйный идек. Музыка яратам.
– Син гитарада уйный торган кеше кебек күренәсең…
– Юк, гитарада уйнамыйм шул, пианинода гына уйныйм. Миңа музыка укытучысының уйнавы ошый иде, һәм әбием мәктәптә эшләгәч, мин үзем дә уйнап карадым, аннан дәресләр алдым. Колагым музыканы тоя, әмма феноменаль сәләтем юк. Шулай да, төгәл фәннәр булмаса, мөгаен пианист булыр идем. Үзем өчен фән белән музыка арасында охшашлык табам – үзенә күрә дөньяны аңлауның бер ысулы.
– Ә үзең нинди музыка тыңлыйсың?
– Балачактан гел классик музыка тыңлап үскән идем, әмма хәзер, әйтергә дә сәер, мин ничектер рус рэпына таба эволюция кичердем, ә бәлки, киресенчә, деградация булгандыр... Заманча авторлар еш кына кызыклы мәгънәләрне көйгә сала, метафоралар, чагыштырулар куллана, музыкаль яктан да тыңларга яраклы җырлар очрый.
– Ә татар музыкасын тыңламыйсыңмы?
– Ничектер ул мине урап уза. Мин тулы канлы татар түгел: әниемдә катнаш кан ага. Бәләкәй чакта татарча шактый әйбәт сөйләшә идем, хәзер дә аңлыйм, дәү әнигә җавап та бирә алам. Әмма бүгенге көндә милләт темасы мине бик кызыксындыра дип әйтә алмыйм.
– Нинди китаплар укыйсың?
– Күп укыйм, әдәбиятны һәрвакыт ярата идем. Соңгы арада гына бик үк вакытым җитеп бетми. Соңгы арада яратып, хәтта шаккатып укыган китаплар арасында Виктор Пелевин бар.
.jpg)
«ЗЫЯНЫ БУЛМАГАН ОЧРАКТА, БУ КӨЛКЕ БУЛЫР ИДЕ»
– Бераз сәеррәк сорау: син азык-төлек яки шампунь ише әйбер алганда, аның составын укыйсыңмы?
– Мин продуктларның составларын укыйм, әмма бик каты тикшерәм дип әйтә алмыйм, күбрәк кызыксынып күз төшерәм. Кайчакта бик кызык һәм хәтта көлке әйберләргә тап буласың.
– Мәсәлән?
– Ну, мәсәлән, косметология өлкәсендә маркетинг өчен язылган шундый язулар очрый. Әйтик, «Әлеге кремда 250 дән артык микроэлемент бар». Микроэлемент ул – ниндидер химик элемент. Ә Менделеев таблицасында алар – барлыгы 118. Ничек кенә тырышса да, крем 250 микроэлементлы була алмый, хәтта 118 дә була алмый, чөнки якынча 20 элемент – радиоактив. Шундый рекламалар еш очрый, кеше үз башыннан уйлап чыгарып язган сыман. Гомеопатик препаратлар белән дә шул ук хәл: составын укыйсың һәм барысы да аңлашыла. Химик өчен бу бик мәзәк күренә. Зыяны булмаган очракта, бу көлке булыр иде…
– Киләчәккә нинди планнарың, хыялларың бар?
– Хыял дип атарлык нәрсәм юк кебек. Кайчандыр мин Нобель премиясе дияр идем, бүгенге акылым белән мин аның шактый формаль һәм ул хәтле үк кирәк булмаганын аңлыйм. Чөнки ахыр чиктә, нәтиҗәне аерым комитет кешеләре кабул итә. Күбрәк үзем өчен максатлар билгеләдем. Мин ике рельстан бара торган поезд кебек: берсе остазлык булса, икенчесе – фән. Укытучылык эшчәнлеген мин бик актив алып барам, гомумән алганда, үземнән канәгать, әмма фәнгә вакытым һәм игътибарым җитеп бетми. Киләчәктә фәнни эшчәнлеккә дә күбрәк басым ясарга теләр идем. Диссертация дә яклыйсы бар.
– Яшь талантларны чит илләрдә дә колач җәеп көтеп торалар, китү турында уйлаганың булмадымы?
– Мин гел Россия буйлап йөреп торам, әмма чит илгә күчеп китмәс идем. Анда олимпиадалар, ярышлар бездәге кебек үсеш алмаган. Ә монда мин үземнең кирәклекне тоям.

фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев