Яшь спортчы героебыз нибары 17 яшендә инде күпсанлы җиңүләр яулаган.
Ул командасы белән «Локоволей» волейбол турнирында чемпион исеменә лаек булган, Россия беренчелегендә турнирның «Иң яхшы бәйләүче» (связующий) бүләге иясе дә. Талантлар Университеты спорт сменалары катнашучысы Дияр Гафуров белән таныш булыгыз!

– Дияр, кайчан волейбол белән кызыксына башладың?
– Мин 10 яшемдә волейбол уйный башладым. Аңа кадәр дүрт ел футболга йөрдем. Күпчелек яшьтәшләрем кебек үк, минем дә профессиональ футболчы булу хыялым бар иде. Ләкин футболга кызыксынуым сүрелде... Волейболга бер-ике тренировкага йөреп карадым да, ошаттым. Хәзер бу минем өчен гади спорт кына түгел, күпкә мөһимрәк нәрсә.
– Талантлар Университеты сиңа шәхес буларак үсәргә ничек ярдәм итә?
– 2022 елда Россия финалы алдыннан без беренче тапкыр республика җыелма командасы белән Талантлар Университеты лагерена бардык, бу безгә ярышларга әзерләнергә бик булышты. Республикабызда мондый программа булуы бик шәп мөмкинлек, ул үсмерләргә үз потенциалларын ачарга ярдәм итә.
– Командада үзара килешеп эшләү бик мөһим. Сезнең җыелма командагызда рольләр ничек бүленгән?
– Волейбол – командалы спорт төре, анда һәр уенчы мөһим. Бер кечкенә генә тимере ватылса, сәгать эшләми бит, волейболда да шулай ук. Үзара аңлашып эшләү күп шөгыльләнгәндә барлыкка килә. Без бер-беребезгә булышабыз, киңәшләр бирәбез. Монда мәйданда гына түгел, буш вакытларны да бергә уздыру мөһим, минемчә.
– Дияр, спортчы буларак әйт әле, ярыш вакытындагы борчылуны ничек җиңәргә?
– Дөрестән дә, уен алдыннан борчылу, дулкынлану еш була. Мин уенны әйбәт итеп башлап җибәрергә тырышам, аннары инде, уенга бирелеп кереп киткәч, борчылу үзеннән-үзе онытыла.
– Тренировкалар һәм турнирларда катнашып, укуга вакытың каламы?
– Тренировка, уку, тренировка – һәр көнем шулай узгач, бик арый идем, тик хәзер ияләндем кебек, җиңелрәк. Тренировкалардан буш вакытларымны укуга багышлыйм. Укытучыларым аңлый, аларга рәхмәт.

– Син Россия беренчелегендә «Турнирның иң яхшы бәйләүче» исеменә дә лаек булгансың. Бу позициядә уйнаучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Миңа бу сорауга җавап бирүе авыррак, чөнки әле үзем дә өйрәнәм генә. Беренче чиратта – аралашучанлык, үз һөҗүмчеләрең белән сөйләшә алу. Бәйләүче – мәйдандагы дирижёр, ул бөтен процессны җитәкли. Шулай ук, җаваплылыкны үз өстеңә ала белергә кирәк, хәтта команданың җиңелүләре өчен дә.
– III БДБ илләре уеннарында катнашу – халыкара дәрәҗәдәге тәҗрибә. Тәэсирләрең белән бүлеш әле.
– Бу бик кызыклы тәҗрибә булды, миңа сәфәр нык ошады. Оештыру да иң югары дәрәҗәдә иде. Бу турнир, мөгаен, үзенең масштабы белән аерылып торгандыр да. Башта борчылдык та, чөнки үз илебезнең һәм җанатарларыбызның өметен акларга тиеш идек. Турнирда безнең фаворитлар булуыбызны турында әйттеләр, бу өстәмә басым ясады. Без яхшы көрәштек һәм өченче урынга лаек булдык.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев