«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Флористика, фотография һәм хоррор-перформанс: завод яшьләре эштән тыш ни белән шөгыльләнә?

Күпләр завод эшчеләренең тормышы смена һәм эш белән чикләнә дип уйлый.

Әмма чынлыкта башкача: цехтан тыш аларның да спорт, иҗат һәм башка гадәти булмаган шөгыльләре бар. Без сәнәгать предприятиесенең яшь хезмәткәрләреннән заводтан тыш буш вакытларын ничек үткәрүләре турында сорадык.

Сезнең игътибарга ИДЕЛ журналының «Казаньоргсинтез» (СИБУРга карый) белән махсус проектын тәкъдим итәбез. Бу санда аның геройлары – җитештерү хезмәткәрләре үзләренең эштән тыш ниләр белән мавыгулары турында сөйләр.

Сергей Мартюгов
5 нче разрядлы полимерлаштыру аппаратчысы

Эштә мин безнең мәйданчыкта җитештерелә торган полиэтиленның технологик нормалар нигезендә җитештерелүен, аның технологик процессын күзәтәм. Эштән тыш актив рәвештә өстәл теннисы белән шөгыльләнәм. Мин – Тубылның күп тапкыр чемпионы, Төмән өлкәсе призёры, федераль ярышларда көмеш призёр һәм Россиянең командалар арасында уздырыла торган чемпионат катнашучысы.
Проект эшчәнлеге белән дә кызыксынам: СИБУРның яшь белгечләре студентлар форумында призёр булдым, ә хәзер CASE-IN ярымфиналында катнашам.
Моннан тыш, КНИТУда фәнни эш алып барам. Минем инде Бөтенроссия җыентыгында басылган мәкаләм бар, шулай ук фәнни конференциядә җиңү яуладым.

Илсия Нигъмәтуллина
5 нче разрядлы технологик җайланмалар операторы

Мин кирәкле параметрларга кадәр химия һәм су әзерләүнең технологик процессларын контрольдә тоту өчен җаваплы. Ә буш вакытта гаилә һәм якыннарым өчен тортлар пешерәм. Һәр бәйрәмгә алар алдан ук миңа заказ биреп куялар, чөнки тортның тәмле һәм матур булачагын беләләр. Минем өчен бу – ашарга пешерү генә түгел, ә кешегә шатлык бүләк итү ысулы да: тәмен, декорын уйларга, нәкъ менә аларның бәйрәменә туры килә торган детальләр табарга яратам. Торт пешерү белән мин инде өч елга якын шөгыльләнәм. Бу вакыт эчендә төрле рецептларны сынап карадым, кремнар һәм бизәү әйберләре, эчлекләр белән тәҗрибәләр ясарга өйрәндем. Торт бәйрәм өстәленең үзәгендә булганда, кешенең елмайганын күрәм икән, эшемнең кирәкле икәнен аңлыйм.

Денис Орлов
Пиролиз заводының смена башлыгы

Күптән түгел смена башлыгы булып эшли башлагач, персоналның эшен координацияләү, җитештерүнең өзлексез эшләве, җитештерү планының үтәлешен контрольдә тоту, куркынычсызлык техникасын тәэмин итү кебек күп кенә яңа бурычларым барлыкка килде. Минем төп бурычым – коллектив һәм җитештерү процессы белән нәтиҗәле идарә итү һәм килеп туган проблемаларны смена дәвамында хәл итү.

Эштән тыш мин күпьеллык үсемлекләр үстерәм, бию һәм завод тормышында бәйгеләрдә, форумнарда һәм башка чараларда катнашам. Безнең гаиләдә үсемлекләргә мәхәббәт буыннан-буынга күчкән: башта бу эш белән минем әбиемнең әнисе шөгыльләнгән, сату өчен чәчәк бәйләмнәре ясаган, аннары инде бу кызыксыну әбиемә дә күчкән. Мин балачактан аларга бакчада ярдәм итәргә яраттым, һәм шуннан бирле чәчәкләр үстерү минем даими шөгылемә әйләнде. Бакча күп вакыт һәм игътибар таләп итә, ләкин смена графигында мин барысына да өлгерәм – эшкә кадәр яки аннан соң киләм. Минем өчен бу шөгыль генә түгел, ә ял итү, энергия һәм яңа көч туплау ысулы. Тагын бер күптәнге мавыгуым – бию. Мин бию белән балачактан шөгыльләнәм, ул миңа бакча кебек үк шатлык һәм илһам бирә.

Алия Мостафина
5 нче разрядлы пиролиз аппаратчысы

Хәзерге вакытта мин газны киптерү өчен җаваплы. Төгәлрәк әйткәндә, пирогаз, этан-этилен фракциясе һәм пропиленны чистарту. Киптерү процессын күзәтеп барам һәм дымга туенган цеолитлар регенерация вакытында торгызылсын өчен, үз вакытында үзара колонналарны күчерәм. 2020 елдан, ягъни университетка кергәч, мин спорт чараларын оештыру һәм аларны төшерү белән мавыгам. Еш кына үз вузымдагы командалар уеннарын төшерәм. Хәзер КНИТУ-КХТИның 4 курсында укыйм.

2023/24 сезонда Татарстан Республикасы дивизионы студентлар баскетболы ассоциациясе мине иң яхшы менеджер дип таныды, ә КНИТУ «Физкультура-массакүләм эшләрне иң яхшы оештыручы» буларак мактау грамотасы белән бүләкләде. Спорттан тыш татар спектакльләренә йөрим, дусларым белән очрашам, төрле шәһәрләргә барам һәм Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксынам.

Илья Беликов
5 нче разрядлы полимерлаштыру аппаратчысы

Мин эштә полиэтиленны полимерлаштыруның технологик процессын контрольдә тоту һәм идарә итү өчен җаваплы. Эштән тыш мин – хоррор-сегмент актёры. Бу мавыгуымны зур булмаган рольләрдән башладым, ә вакыт узу белән директор урынбасары һәм яңа проектлар сценаристы дәрәҗәсенә кадәр үстем. Минем өчен хоррор – жанр гына түгел, ә тамашачыны кирәкле мохиткә чумдыру мөмкинлеге, анда һәр күләгә һәм һәр тавыш үз ролен уйный.

Мин сюжетлар булдыруда катнашам, персонажлар өчен образлар уйлап табам һәм сәхнәләрне тамашачыларда чын хис-кичерешләр тудырырлык итеп эшлим – җиңелчә киеренкелектән алып каз тәннәре чыкканчыга кадәр. Бу эшчәнлек миңа иҗади потенциалны ачарга, фикердәшләрем арасында эшләргә һәм үземне көтелмәгән амплуаларда сынап карарга мөмкинлек бирә.

Айзат Нигъмәтуллин
5 нче разрядлы технологик җайланмалар операторы

Мин җиһазларга бара торган процессларны контрольдә тоту өчен җаваплы. Елгага чистартылган су гына эләксен өчен технологик параметрларны оптималь һәм сыйфатлы итеп үзгәртәм. Минем эш нәтиҗәсендә Иделгә күпкә чистарак су агызыла.

Ә буш вакытымда мин тегәм! Барысына да коронавирус «гаепле» дип саныйм. Ул вакытта мин тегү машинасы һәм иске җәймәләр белән калдым да, тегүгә мәхәббәт уянды. Минем шөгыльләрем шактый, буш вакытымны кием модельләштерүгә багышлыйм. Мин дизайн уйлап табам һәм аларны тормышка ашырам. Тегү – минем өчен мавыгу гына түгел, ә һәр эшләгән әйберемнән шәхси казанышка ирешү дә.

Автор: Инзилә Шакирова

Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова

Фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое