2025 елда соңгы ярты елым Кабан күлендә узды: җәйге мәдәни программа кураторы идем бит!
Йөзләгән чаралар, меңләгән кызыклы кешеләр белән очрашулар күп булды. Шундый кабанлы бер кичтә озын буйлы, табигый ачык төсләрдә киенгән һәм күп милли аксессуарлар таккан егеткә игътибар иттем. Танышып киттек, Владимир Нәгыймов исемле татар егете булып чыкты.
5 ел дәвамында төрле илләрдә яшәп, ниһаять, бу җәй туган Казанына кайтып, үзенең милли бизәкләр брендын ачып җибәргән икән. Бәлки аны шәһәр урамында күреп, сез дә стиле белән кызыксынгансыздыр. Әйдәгез, танышабыз?

ШӘҺӘР ЧИТЕ
Мин Казанда туып үстем. Әби-бабамның буыны, эш эзләп, авылдан шәһәргә күчеп килгәннәр. Балачагым Яңа Савин, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында узды, ә шәһәр үзәгенә мәктәпнең соңгы сыйныфларында укыганда гына чыга башладым. Шуңа бүген дә иң яраткан паркларымның берсе – Урицкий паркы, әти белән анда еш йөри идек.
Төп эшем – графика дизайнеры, ләкин кыштан бирле инде үземнең брендымны үстерү өчен тырышам. Беренче нәтиҗәләрем дә бар – Республика көнендә эшләнмәләрем белән «ДәртФест» фестивалендә ярминкәдә катнаштым. Эштән тыш тарих белән кызыксынам, сәяхәт итәргә, яңа мәдәниятләр белән танышырга һәм телләр өйрәнергә яратам.
«КЫЗЫКСЫНУЛАРЫМА ГОМЕР ҖИТМӘС»
Яшүсмер чактан ук күп сәяхәт итәсем килде. Башта Татарстан буйлап: Яшел Үзәнне, Изге Болгарны, Зөя утравын күрдем. Аннары Ижау шәһәренә автостоп белән барып кайттым. Чит илләргә чыгу мөмкинлегем 23 яшьтә генә барлыкка килде. Беренче ерак сәяхәтем өчен Грузиянең Тбилиси һәм Батуми шәһәрләрен сайладым. Шуннан бирле туктый алмыйм. Бали, Ташкент, Истанбулда яшәп алдым.
Холкымның бер ягы бар: гел бер әйбер белән генә шөгыльләнсәм, тиз туям. Шуңа хоббиларымны еш алыштырам. Бөтен булган кызыксынуларым өчен бер гомер җитмәс кебек. Камил дөньямда үземне сәяхәтче-сәүдәгәр итеп күрәм.
КЕШЕЛӘР, ТАРИХ, ТАБИГАТЬ
Төрле илләрдә йөргән чакта әллә нинди кешеләргә юлыккан булды, әмма барыбер 99 проценты якты, ачык һәм ярдәмчел кешеләр иде. Кешеләрдән тыш, иң сокландырганы, әлбәттә, тарих һәйкәлләре, табигать. Грузиянең мәһабәт тауларын, Истанбулның борынгы архитектурасын һәм Бали утравының джунгли, пляж һәм вулканнарын күреп, рәхәт шок кичергәнем әле дә истә.
ӘНИНЕ – ДИҢГЕЗГӘ
Күп еллар әниемне чит илгә алып чыгып, дөнья күрсәтәсем килә иде. Былтыр бу теләгем чынга ашты: гаилә белән Истанбулда җыелдык. Тәмле ризыклар белән сыйланып, озын-озак сөйләшеп утырулы һәм бергәләп «Шрек» мультфильмын карау белән узган кичләр (балачакта аны DVD дисктан бергәләп карау традициясе бар иде) тормышымдагы иң рәхәт кичләр булды.
САГЫШНЫ – ҖИЗГӘ
Соңгы биш елда төрле илләрдә тордым. Өйне бик сагынган чакларда татар мәдәнияте тарихын, телне, милли костюмнар һәм бизәкләрне өйрәндем. Әллә нинди кызыклы фактлар чокып чыгардым. Өстәвенә, мода, кием-салым җитештерү процессы да миңа кызыклы. Баштан хобби буларак аллюминийдан, аннан җиздән бизәкләр ясап карадым. Беренче үрнәкләрен дусларыма, туганнарыма бүләк иттем. Алардан җылы кайтаваз килгәч, бу эшкә ныклап тотынырга булдым. Шулай итеп брендым туды.

ЧИКЛӘРНЕ ҖИМЕРҮ
Бу проект татар тамырларыма тартылудан туган булса да, аның бер мәдәният эчендә генә йомылып калуын теләмим. Бизәкләрне ясаганда, беренче чиратта, үземнең эчке тоемлауга нигезләнәм, моңа кадәр төрле җирләрдә күргән-белгән, өйрәнеп өлгергән мәдәниятләр белән дә илһамланам. Музейларга йөрү, төрле тарихи артефактларны җентекләп карау, символларга игътибарлы булуым ярдәм итә.
Шулай ук, бизәкләрне ясаганда, бүгенге көн кешесенең, аеруча шәһәрнең тиз ритмында яшәүчеләрнең практик булуын күздә тотам. Чикләрне җимерә белгән башка дизайнерларга сокланып карыйм, үзем дә гади булмаган әйберләр ясарга тырышам. Минемчә, әйбер башта үземә ошарга тиеш, ә башкаларга да ошавы – комплимент һәм үз-үземә ышанычны арттыра торган бонус.
ШӘҺӘРЛЕЛӘР ИГЪТИБАРЫ
Җәй уртасында Казанга кайткач, актив рәвештә шәһәр чараларына йөри башладым. Җылы якларда яшәп, киенү стилем болай да иркенәйгән иде инде, ә хәзер аксессуарлар да өстәлгәч, тагын да күзгә ташлана. Шәһәр халкы игътибар итә башлады – карап узуларын сизәм бит. Килеп эндәшүчеләр дә күп.
ГАВАЙ КҮЛМӘГЕ ҺӘМ МИЛЛИ БИЗӘК
Озак еллар дәвамында аерылып торган стилем юк иде: гадәти, көн дә киелә торган киемнәр. Акча эшли башлагач, экспериментларга җөрьәт иттем. Һәрвакытта да уңышлы килеп чыга дип әйтмәс идем, әлбәттә. Миңа калса, стилеңне эзләү – өзлексез процесс. Үзгәрүе дә табигый.
Тропикларда, билгеле, «пляж» стилендә киенәм – гавай күлмәге, эре-эре муенсалар, ачык төсләр. Хәтта анда вакытта да милли бизәкләр өстәргә онытмыйм. Тормышымның әлеге чорында күп уйлаудан арыдым һәм образларымда икеләнмичә, ничек телим – шулай киенәм дә, чыгып китәм. Әйе, кайвакыт бераз сәер күренсәм дә…

КИЕМНЕ КӨНГӘ БЕРНИЧӘ АЛЫШТЫРАМ
Фриланста эшләвем аркасында 5 ел элек үземнең еш өйдә утыруымны аңладым. Шуңа, эшкә керешкәнче, өй киемен матур киемгә алмаштыра башладым. Тиздән бу гадәткә әйләнде. Ковидтан соң йөрүләрем ешайды – сәяхәтләрдә гел нәрсәдер алына. Шул илнең мәдәниятенә туры килә торган аутентик киемнәр була инде ул.
Образымны көнгә берничә тапкыр да алыштырам кайвакыт. Кием сайлауга вакытым күп китә диеп әйтмәс идем, чөнки гардеробым бер чемоданга сыя. Яңа әйбер алынган очракта гына, уйланып, комбинацияләр төзүгә берничә сәгать вакыт китә. Ләкин соңрак әзер лукларны куллану бик уңайлы һәм эшне җиңеләйтә.

КАЗАНЛЫЛАР ЗӘВЫКЛЫ
Бу кайтуымда казанлылар күптөрле мактау сүзләре яудырды. Мондый тәҗрибәдән соң тагын да катлаулы һәм сәер образлар җыярга курыкмам. Тормыш бик кыска бит, шуңа тәмен татып каласы килә. Казанда зәвыклы кешеләр күп! Стиль һәм тышкы кыяфәт ягыннан үземне беркайда да шуның кадәр ирекле хис иткәнем булмады. Шәһәр бик ачык һәм ямьле – рәхмәт аңа!
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев