«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Иң шәп татар блогерлары кем: нәтиҗәләр билгеле

Кичә ШӘП блогерларны бүләкләү тантанасы узды!

«Шәп Продакшн» проекты кысаларында Шәп татар блогерларын билгеләдек, бүләкләдек! Быел ИДЕЛ журналы тарихта беренче мәртәбә интернет челтәрендә татар телендә контент җитештерүче татар блогерларын барларга, татар халкының яраткан блогларын ачыкларга булды. 

ШӘП ПРОДАКШН ФИНАЛИСТЛАРЫ

«ШӘП ПРОДАКШН» –  2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылучы проект. 

Быел  без башка профессия вәкилләрен интернетта дөрес һәм матур итеп татар телендә блоглар алып барырга этәрдек! Ягъни, интернетта татар телендә эксперт блоглар артсын дип тырыштык. «Шәп Продакшн» проектында катнашырга теләүчеләр бик күп булды. Гаризалар Татарстан һәм Россиянең төрле өлкәләреннән генә түгел, дөньяның төрле почмакларыннан килде! Катнашучыларның географиясе бик киң: Америка Кушма Штатлары, Төркия, Һиндстан, Германия һәм Татарстан.4 ай дәвамында «Идел» журналы яшь блогерлар өчен инде танылган блогерлар һәм экспертлар бн файдалы очрашулар оештырды. Ораторлык осталыгы, сәхнә теле, камера каршында эшләү, вирусный, күп караулар җыя торган рилслар төшерү буенча мастер-класслар уздырды. «ШӘП ПРОДАКШН» проектына 100дән артык гариза килде. Иләк аша узып, 70 кеше проектка кушылды. Иң тырышлары, иң өлгерләре һәм җитезләре – 9 яшь блогер проект азагына кадәр җитте!

1. Гыйлаҗова Таңчулпан Нияз кызы

2. Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы

3. Вагыйзова Фәния Ринат кызы

4. Хәкимова Гөлия Равил кызы

5. Хөснуллин Муса Марс улы

6. Гирфанова Гөлия Харис кызы

7. Шиһапова Алинә Сергей кызы

8. Зиннәтуллин Дамир Хәлимулла улы

9. Мухитова Галия Мәсһүт кызы

«ИҢ ШӘП ТАТАР БЛОГЕРЫ»  – ТАВЫШ БИРҮ ЭТАБЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР

Исегезгә төшереп үтәбез, без сайтта «Иң шәп татар блогерлары» өчен тавыш бирү игълан иткән идек – блогерларны халык үзе сайлады, җиңүчеләрне шулай ук аларның аудиториясе хәл итте. 

Бер атна эчендә безнең телеграм-ботка 800 гә якын (!) хат килде. Халык тарафыннан тәкъдим ителгән 100 гә якын блогер арасыннан иң еш телгә алынган 68 блогерны сайлап алдык. 

68 блогер 6 номинациягә бүленде. «Ел хайпы», «Иң тәҗрибәле блогер», «Эксперт блогер», «Халыкчан блогер», «Иң шәп гаилә блогы», «Иң шәп телеграм-канал». Һәм менә алар җиңүчеләр:

  • «Иң шәп телеграм-канал» – Алисә Камалиева  («Син көткән сүз!»)
  • «Эксперт блогер» – Илүзә Әминова
  • «Иң шәп гаилә блогы» – Юлия һәм Иршат Нәбиевләр
  • «Халыкчан блогер» – Мәрьям Миңнегулова
  • «Иң тәҗрибәле блогер» – Рәмис Гилметдинов
  • «Ел хайпы» – Розалина Гайфуллина
  • «ШӘП Продакшн»ның махсус бүләге – «Иң тугры язылучылар» номинациясе җиңүчеләре – Айназ һәм Айдар Габидуллиннар

ФОТОРЕПОРТАЖ.

Фирүзә Вәлиева фоторепортажы

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое