Сентябрь башында укуда расписаниеның тыгыз булмавы миңа күп буш вакыт вәгъдә иткән иде.
Ә мин көнемнең һәр минутын планлаштырып, нәрсә дә булса эшләргә, кая булса да барарга күнеккән. Кыскасы, «движ» кирәк. Шулай итеп, яңа һөнәр өйрәнәсе килепме (белмим, нәрсә йөрткәндер мине ул вакытта) балалар үзәгенә администратор булып эшкә урнашырга булдым. Хәзер ике атналык үземне аңлауның бер бүлеге турында сөйләрмен.
Өйрәнү – стажерлык башланды. Андагы беренче атнам яңалык эзләү, кызыксыну белән узды. Хезмәттәшләр белән дә шунда ук яхшы мөнәсәбәт урнашты. Миндә дә эш тәртибен аңлау процессы кызыксынучанлык белән уза иде.
Беркөн җитәкчебез төшке аш вакытында минем хәлемне сорады. Ул миңа иҗат кешеләренә бу эш гадәттә авырдан туры килүен әйтте. «Бәлки, сине дә әлегә шул кызыксыну йөртәдер», диде ул. Мин алай уйламадым, билгеле, миңа барысы да ошый бит!.. Җитәкче – җитәкче инде ул. Барысын да миннән алдан сизгән. Берничә көннән миндә системаның ничек эшләвен аңлап, бераз ярдәмсез дә эшли ала башлагач, бу эшемә башка мөнәсәбәт туды. Икенче атнаны күңелне тырный торган хисләр, бетми торган уйлар башланды. Янәсе, мин үземә шундый аз вакыт аралыгында якынайган кешеләрдән тиз китәмме? Мин бер урында тик тора алучы кеше түгелмени? Әле балалар үзәгендәге бер сабый белән дә дуслаштык, ичмаса! Никадәр генә читен булмасын, мин карар кылып, китәргә булдым. Минем бу адымымны аңлап кабул иттеләр. Ул үзәктәге миңа терәк һәм ярдәмче булган һәр кешегә рәхмәтлемен!
Бу тәҗрибәмнән соң миңа дусларым белән сөйләшү темалары шул юнәлешкә керә, яңа танышларым арасында да эшәлүче студентлар очрый башлады. Аларның кайберсе инде үз эшләрендә берничә ай эшли (һәм хәзер дә минем беренче эш атнамдагы кебек эйфория кичерәләр), кайсыдыр күптән түгел урнашкан. Араларында эштән китүчеләр, эш алыштыручылар һәм гомумән эшләүнең кирәген тапмаучылар да бар иде. Шуңа да яңа фикерләр эзләп, сораштыру уздырырга булдым!

Рәсил Габделганиев,
КФУ, Программа инженериясе, 2 курс:
Мин төрле өлкәләрдә эшләр үзләштерәм. Фриланста программист һәм информатика укытучысы булып эшлим. Эш шартлары гел төрлечә, бәхетемә тик яхшы клиентлар очратам. Институтта фотограф булып эшлим. Мин үзем активист, шуңа студактивта фотограф булып торам.
Аннан тыш балалар лагерында эшлим, спорт чараларын төшерәм. Шулай итеп, директор мине тулы эшкә чакырды. Команда ошый, гел үзара тәҗрибә алышабыз, бер-беребезгә булышабыз.
Эшкә урнашыйммы дип уйламадым да, чөнки минем барлык шөгыльләрем дә хобби буларак башланды. Осталык арта барган саен кешеләр үзләре заказлар эшлисеңме дип сорыйлар иде. Шулай әз-әзләп клиентлар базасы тула барды. Мин эшләремне әле дә шатланып эшлим, чөнки мин аларны үз теләгем белән сайладым.
Бер карасаң, барысына да өлгереп булмый кебек. Еш кына проектны өлгертер өчен соңрак ятам, аннары иртән параларга соңга калып киләм. Тик 2 курста паралар саны әзәйде, ялга да вакыт бар. Бу хәл мине «Вакытымны ничек яхшырак уздырырга?» дигән сорауга җавап эзләүгә китерде. Хәзер инде барлык эшләрне чиратка салып, атнаны планлаштыра башладым (гадәттә телефондагы календарь белән). Иң мөһиме –вакытында ял итә белергә кирәк. Икенче яктан – төрле проектларда эшләп, мин гел ниндидер яңа белемнәр туплыйм, ул скиллар киресенчә укуда булыша да әле. Мин моны челлендж, уен дип кабул итәм.
Әти-әни башта «Ник эшлисең инде, яшь чакта ял итеп кал», - дисәләр, аннары минем эшкә ашкынуымны күргәч, төрлечә ярдәм итә башладылар. Хәзер «Молодец, улым», - дип хуплап торалар.
Минем айлык хезмәт хакы гел төрлечә, тик үземә айга җитә, әз булса да әти-әнигә җибәрергә тырышам (ир-егет буларак булышырга тиешмен дип саныйм). Болай, әти-әнидән гел акча сорап тормаганыма бик шатмын.
Минем бер эш юнәлеше турыдан туры укуыма бәйле, шуңа, әлбәттә, үз карьерамны шушы эш белән бәйлисем килә.
Гөлсу Хәйбуллина,
КФУ, Математика һәм инглиз теле, 4 курс:
Бу уку елымны институтта уку белән генә түгел, яңа эшкә керүем белән башладым. Казанның бер матур гына татар гимназиясендә 5 һәм 7 сыйныфларга математика фәнен укытам. Мәктәп администрациясе җылы кабул итте (алар мине үзләре табып, эшкә чакырдылар), эш шартлары белән канәгатьмен. Минем студент икәнемне белгәнгә, расписаниены миңа уңайлы булырлык итеп төзеделәр. Иртәдән 1-3 дәрес укытам да, үз параларымны укырга китәм. Минем паралар 10 да, яки 12 дә башлана, ә мәктәпкә мин 8 гә укытырга киләм.
Ни сәбәпле эшли башладыммы? Татарстанда укытучылар саны кими бит, мәктәп тә чакыргач, каршы килмәдем. Икенчедән, үземнең дә эшләү теләгем зур иде, чөнки узган ел бераз сыйныф җитәкчесе ярдәмчесе булып балалар белән эшләп алган идем. Җәйләрен лагерьларда эшләү дә тәэсир иткәндер. Шуңа күрә укытучылык карьерасын бу мәктәптә башларга булдым.
Дөресен генә әйткәндә, эш кайвакыт укыма борчый. Бу вакыт җитмәүгә бәйле. Шәхси тормыш, дәрескә әзерләнү, дуслар белән күрешү – барысы да вакыт сорый. Ә аны дөрес бүлә белсәң, вакыт җитәргә тиеш (дип уйлыйм инде мин). Монда теләк булу зур роль уйный, минемчә.
Безнең гаиләдә 18 яшь тулгач, финанс мәсьәләсендә әти-әнигә бәйлелек бетә. Өстәвенә мин икенче бала. Ә уртанчы бала, гадәттә, иреклек хисен ярата, шуңа күрә кече яшьтән үк мөстәкыльлеккә өйрәнә. Әлбәттә, әти белән әни безнең күбрәк укуга бирелүебезне тели. Эшкә урнашканда әти кермәвемне, укуымны каравымны теләгән иде. Ә әни «Вакытың җитсә, эшлә», - диде.
Хезмәт хакы эш стажына, диплом барлыгына бәйле бит. Үз ихтыяҗларымны капларга җитә. Әле «подушка безопасности» ясап, җыеп барырга да җитә (чөнки мин үземнең финанс грамоталыгым дәрәҗәсен чамалыйм). «На широкую ногу не живу» дигәндәй... Тик бу студент өчен гадәти әйбер бит инде.
Мәктәптә укытудан кала репетиторлык белән дә шөгыльләнәм. Математикадан һәм, мәктәптә рус теле укытучысы биргән белемнәрем яхшы булганга, рус теленнән репетиторлык алып барам.
Диплом алганнан соң миңа 5 ел үз һөнәрем буенча эшләргә кирәк. Күбрәк сыйныфлар укытасым килә. Укучыларны ОГЭ һәм ЕГЭга әзерләр идем. Укытучы һөнәре миңа ошый, бу юлны дәвам итәргә хыялланам. Тик тормышның ничек әйләнәсен беркем дә белми... Шулай да укытучылык эшемне дәвам итәр идем.
Азамат Омурзаков,
АГТУ ВШН, икътисад, 2 курс:
Мин институтта фотограф булып эшлим. Урнашканда алдан ук укуыма зыян килмиячәген алшарт итеп куйдым. Эшем уку йортында ук булгач, моның белән проблемалар тумый. Әти-әнигә җиңелрәк булсын дип, үзем теләгән әйбергә үз акчам булсынга эшләргә булдым. Алар минем эшемә уңай карый, өстәвенә ниндидер чыгымнар таләп итмәвен беләләр – лояль карыйлар дисәм дөресрәк булыр.
Тулы ставкада эшләмәгәнгә хезмәт хакым җитми, ләкин өстәмә керем буларак канәгатьләндерә инде... Әти-әниләр дә булыша. Хезмәт хакым артып китсә, (гади ихтыяҗларны санамаганда) бераз җыеп та барырга тырышам.
Укып бетергәч, үз юнәлешем буенча эшлмәсмен дип уйлыйм. Мин иҗади кеше, экономист булу теләгем юк. Ләкин, минем уйлавымча, тормышта экономист белеме комачау итмәс.
Алисә Шакирова,
КФУ, Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле, 5 курс:
Мин телевидениеда инде 1,5 ел эшлим, эш шартлары белән канәгатьмен. Әти-әни хисабына яшисе килмәгәнгә, мөстәкыйльлеккә омтылганга күрә эшләргә булдым. Эшем укуыма комачауламый, ләкин шул ук вакытта икесен бергә алып бару берникадәр көч таләп итә. Барыбер дә ничектер җаен китерергә тырышам. Әти-әниләр эшли башлавыма уңай карадылар. Хезмәт хакы үз ихтыяҗларым өчен җитә. Киләчәктә бу урында эшләрменме, яки белемем буенча китәрменме – әлегә әйтүе авыр, күз күрер әле... Әмма әлеге эш урынында гына калмаска иде дигән фикердәмен.
.jpg)
Булат Шәрәфиев,
РТУ МИРЭА, мәгълүмати технологияләр, 3 курс:
Уку тыгыз булганга эшләргә вакыт юк. Яшәү өчен акчаны әти-әниләр җибәрә, стипендия дә җитәрлек. Минем өчен идеаль эш урыны – расписание үзең көйләп, офиска кайчан барасын үзең хәл итә торганы. Киләчәктә бүген укыган юнәлештә эшләрмен дип уйлыйм.
Гүзәл Мурзина,
КФУ, математика һәм физика, 3 курс:
Мин әлегә эшләмим. Җәй көне балалар лагерында эшләгән идем, әлегә шул акчага яшим, әти-әни дә булыша. Стипендия сессияне «5»легә генә япсаң да 5 мең генә. Ул барыбер җитми, чөнки: аның 2 меңе тулай торакка түләү өчен китә, 2 меңнән артыгы Казан эчендә йөрү өчен... Ашауга акчаны алай күп тотам димәс идем. Күбесенчә авылдан алып килгәнне пешерәм. Күңел ачу – театр, концерт яки фильмнар карау өчен Пушкин картасын кулланам. Миңа әти белән әни «Гомер буе эшлисең бар, җитешерсең әле. Сиңа акча бирергә мөмкинлегебез бар, синең төп эшең уку – әйбәтләп укы», - диделәр, шуңа эшкә керү белән ашыкмыйм.
RUDIK | Рудик Муллаянов,
КФУ, Татар теле, әдәбияты һәм журналистика, 4 курс:
Башкортсан Республикасының атказанган артисты Гөлназ Асаева төркемендә биюче булып эшлим. Сезон башында килдем, инде хәтсез генә концертлар бирдек. Әлһәмдүлилләһ, эш шартлары белән бик канәгатьмен. Балачактан ук артист булу хыялым бар иде, Аллаһка шөкер, чынга ашты һәм мин үз эшем бн канәгатьмен. Гомумән әйткәндә, Гөлназ белән эшләве шундый рәхәт һәм җиңел, вакытның ничек үткәнен дә сизми калабыз. Гастрольләрдән кайткач сагынышып бетәбез, өйдә озак тора алмыйм мин, концертларны, гастроль тормышын сагына башлыйм.
Укуга бераз зыян килсә дә, мин эшемне ташламыйм, чөнки мин ансыз яши алмыйм. Гастрольдән кайту белән инде ныклап укуга тотынам һәм җыелган бурычларымны тапшырырга ашыгам. Бар нәрсәгә дә җитешергә тырышам. Әти-әнием дә эшләвемә бик уңай карады. Алар минем уй-хыялларымны хуплап баралар, иң мөһиме – үзеңә ошасын диделәр.
Эш хакым үземә ошый, житкерергә тырышам. Тик карьерамың бу эшемә бәйле булачагын төгәл әйтә алмыйм, Аллаһ Тәгалә генә белә инде…

Азалия Мөхәммәтгалиева,
КФУ, лингвистика, 2 курс:
Мин 2 курска укырга килгәч, сентябрь башында отельдә ресепшенда эшли башладым. Эшем яшәү урыныма бик якын, бу эшкә урнашуымның беренче критерие иде. Бару-кайтуга вакыт китми, шуңа бик җайлы.
Миңа калса, хәзерге заманда вакыт бик тиз бара, шул вакытка тиз җайлаша белергә кирәк. Эшләп уку миңа иркенлек бирә: үз вакытымны дөрес һәм файдалы җиргә юнәлтәм. Барыбер дә зур шәһәрдә эшләп укыганда үзеңне ышанычлырак хис итәсең икән. Эшем укуыма әлегә комачау итми, киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Өй эшләрен лекцияләр вакытында әзерләргә тырышам. Иң башта – уку, аннары – эш. Шуңа күрә укуга күбрәк басым ясыйм. Икенче критерий – эшнең укуга комачау итмәве иде, моның өчен булдыра алганның барысын дә эшлим.
Әни эшләвемә башта әзрәк каршы иде. Укып бетергәч кенә эшләвемне теләде. Мин аңа барысын да аңлатканнан соң, ул риза булды. Гомумән, әни минем барлык башлангычларымда да терәк, шуңа минем фикерем белән карышмады. Ләкин ул миңа «Акча өчен борчылма, иң беренче чиратта уку», - дип искәртеп тора. Ул мине аңлый да, үз сүзен дә әйтә. Мин аңа бик рәхмәтле!
Миңа хезмәт хакы җитә дип уйлыйм. Гади студентның стипендиядән башка бүтән керемнәре юк бит, стипендия булган очракта да әле. Чагыштырып караганда җитәрлек инде. Билгеле, киләчәктә бу урында калып, шушы хезмәт хакына эшләрмен дип уйламыйм. Эшем – студентлар өчен идеаль эш варианты. Тәрҗемәчегә укыгач, монда эшләвем киләчәгем өчен практика да әле. Отельдә чит илдән килгән кунаклар да була – инглиз, испан телен практикалый алам. Ләкин, әйткәнемчә, бу – уку вакытына гына каралган, җайлы, уңайлы эш.
.jpg)
Нет комментариев