«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

«Стильле татар» булу бәясе

Урамда йөрисеңме, автобустамы, берәр чарадамы - кыскасы, һәркайда татар орнаментлы бизәнү әйберләрен таккан кызлар соңгы араларда еш очрый.

Татар кызы башта ишетелә, аннары күренә диләр бит – «чың»лап баручыны ишетсәң, ул, һичшиксез, татар кызы булачак.  

Элек бизәнү әйберләрендә һәр деталь аерым бер мәгънәгә ия булса, бүген өч тәңкәле алканы өч баласы булганга түгел, ә матур булганы өчен тагалар. Традицион татар бизәнү әйберләре нәфислеге, нечкәлеге, бай орнаментлары белән аерылып торган. Иң танылган элементлар арасында лалә, ярымай һәм йолдыз, үсемлек һәм геометрик бизәкләр, буыннар бәйләнешен күрсәтүче тормыш агачы була. Хәзер исә дизайнерлар бу формаларны заманчалаштырып, бизәкләрнең зурлыклары белән дә кыю экспериментлар ясыйлар.

Бизәнү әйберләрен заманга туры китереп, стиль тудыруда ярдәм итүче брендлар көннән көн арта. Социаль челтәрләрдә актив пропагандалау, күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашу аркасында алар этник стиль һәм уникаль бизәнү әйберләрен яратучыларның дөньякүләм игътибарын җәлеп итә.

Әлбәттә, һәр брендның үз барлыкка килү тарихы бар. Югарыда аталып киткәннәренең нигез салучылары белән сөйләшкәннән соң, кызларны балачакларын әби янында үткәрү хатирәләре илһамландырган дигән нәтиҗә ясарга була. 

«Һәркем үз тамырларын хәтерләсен һәм белсен иде – бу минем максатым»

«Дизайн –  һөнәрем генә түгел, ә тормышымның зур өлеше. Татар мәдәниятенә булган мәхәббәт миңа балачактан ук килә: бөтен каникулларны авылда, дәү әни һәм дәү әти белән үткәрдем. Мин кием дизайны буенча белем алдым һәм 16 елдан артык җитештерүдә графика һәм сәнәгать дизайнеры булып эшләдем. Бу юл миңа зур тәҗрибә бирде. Үземдә дә мәгънәле һәм җанлы бер әйбер тудыру теләге уянды. Зәркән әйберләремдә мин полимер балчык кулланам. Мин эшләнмәләремдә татар бизәкләренә стилизация кертергә тырышам. Карап торышка алар борынгы таштан яки металлдан ясалган кебек. Минем зәркән әйберләремне йөрәге белән тоючылар сайлый. Һәркем үз тамырларын хәтерләсен һәм белсен иде – бу минем максатым», - ди танылган бренд авторы Лилия Гәрәева.

«Мин ясаган әйберләрне кешеләрнең яратып киеп йөрүе илһамландыра»

«Мин күргәзмәләргә йөрергә яратам. Шунда милли бизәнү әйберләренә күзем төшә башлады, алмыйча китми идем. Аларның матурлыгына сокланып, үз идеяләрем туа башлады. Кечкенәдән кул эшләре белән шөгыльләнгәнгә бренд ясау да үзеннән-үзе килеп чыкты дияргә була. Минем эшләнмәләр үз сатып алучыларын бик тиз тапты: яшь кызлар да, апалар да, якыннарын сөендерергә теләгән егетләр дә ала. Мин ясаган әйберләрне кешеләрнең яратып киеп йөрүе илһамландыра. Милли бизәнү әйберләренә туган тренд, минемчә, тамырларыбызны онытмаска чакыра, милләтебезнең матурлыгын күрсәтеп тора», - дип бүлеште үз тәҗрибәсе белән бизәнү әйберләре ясаучы Зилә Корбангалиева.

«Хыялым – сатып алучылар үзләре ясый алу мөмкинлеге булган студия ачу»

«Һәр деталь интуитив рәвештә туа. Бизәкнең нинди булырга тиеш икәнен сизәм. Металл нигез алам да, натураль таштан энҗеләр, асылма-тәңкәләр өстим. Хәзерге вакытта иске фотоларга карап, шуларның күчерелмәсен ясап карыйм. Шул вакытның рухын безнең заманга кайтарасым килә. Мин бу бизәнү әйберләре кешеләргә гади аксессуар булып кына түгел, ә тарих белән бәйләнеш өчен дип ышанам. Хыялым – сатып алучылар үзләре ясый алу мөмкинлеге булган студия ачу», - ди Аделия Сәләхова. Аны Яр Чаллыдан Казанга күченү илһамландырган. Башкалага килгәч, ул татар мәдәнияте белән якыннан таныша һәм аңа үз өлешен дә кертергә тели. Халыкта бизәнү әйберләренә ихтыяҗ тугач, Аделия үзе дә ясый башлый. Аның бренды шулай туа. 

Бу кызларның барысын да бер максат берләштерә – үз тамырларын детальләр аша күрсәтергә теләгән хатын-кызларга татар мәдәнияте һәм мирасына мәхәббәт уяту, үзенчәлекле татар стилен булдыруда ярдәм итү. Күргәнебезчә, кызлар татар мәдәниятен мода дөньясына чыгару бурычын инде үти.

Ә стильле татар булу күпмегә төшә?

Эшләнмәләрнең күбесе – кул эше. Билгеле, шуңа да бәяләре арзан булмас. Брендлар арасында бер үк эшләнмәне, мисал өчен, йөзекне – 500 сумнан башлап, 6000 сум аралыгында алырга була. Әлбәттә, бәяләр ясаучының танылган булуына, эшләнмә материалына һәм аны ясауның катлаулылыгына бәйле. Күзәтүләрдән чыгып, хатын-кызлар милли брендларга акча жәлләми дип кистереп әйтергә була, чөнки стильле булу – ул зәвык кына түгел, ә тамырларыңны истә тоту да.

Татар бизәнү әйберләренә күптән гашыйкмын. Кечерәк вакытта һәр ялтыраган әйбергә күзем төшсә, үсә барган саен нәкъ тә милли бизәкләр «саескан»ына әверелдем. Күптән түгел үземә фотосессия ясадым, һәм шунда ук образымның милли бизәнү әйберләре белән буласын билгеләдем. Референслар эзләгәндә күңелгә ятышлылары арасында да күпчелеге милли кием элементлары булганнар. 

Кызлар фикере

«Миңа башкаларда бизәкләр күрү ошый, тик әле үзем яраштырып кия белмим кебек. Мин алка кисәм дә, үземне артык бәйрәмчә тоям , шул фотосессияләргә өчен генә тагам. Көндәлек кия торган итеп, матур образлар тудырырга өйрәнәсем килә», - ди рилсмейкер Таңчулпан Хафизова

«Кызлар бизәнү әйберләрен фотосессияләргә генә киюләрен күзәтәм. Аларның башкалардан артык аерыласы килмидер , бәлки кеше ни әйтер дип куркалардыр... Казанда торсам, үзем дә киеп йөрер идем. Сарманда борылып карарлар кебек, аңламаслар кебек», - дип көлә Сарман районыннан Алия Мингазетдинова. 

Элек татар хатын-кызының тышкы кыяфәтенә карап гаилә хәлен белеп булган. Бүген исә зәвык тудыручы киң популярлык алган татар бизәкләре, мәгънәләрен истә тотып киелмәсәләр дә, татарлыкның стиль икәнен исбатлый.

Хатын-кызлар белән аңлашылды: стиль булдыру, гореф-гадәтләрне заманчалаштыру өчен акча кызганмау... Ә ир-атлар? Ерактан ук татар егете икәнен белеп торсыннар өчен гел түбәтәй киеп йөрергә тиешләрме? Миллилекне стиль аша күрсәтү, татарлыкны бренд ясау – хатын-кызлар өстендә генә каламы? – Хәзер инде шул сорауга җавапны ачыклыйсы килә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое