«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Талантлар Университетында үземә ышанычым артты»
Новости
Карьера һәм үсеш

«Талантлар Университетында үземә ышанычым артты»

Спорт, бәйгеләрдә катнашу, проектлар ясау, IT һәм имтиханнарга әзерлекне ничек берләштерергә? Бу сорауга җавапны Полина Рябкова тәгаен беләдер. Талантлар Университеты студенты Полина белән уңышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Җиде яшьтән баскетбол белән кызыксынсам да, җитди шөгыльләнмәдем. Ярышларга йөрү өчен командага язылгач, барысы да үзгәрде. Без командабыз белән хәтта «Казбаскет»ның республика этабына кадәр барып җиттек. Бу зур тәҗрибә булды. Даими шөгыльләнүне җәрәхәт аркасында күптән түгел генә туктаттым, әле хәзер БДИга әзерләнү сәбәпле дә спортта «тәнәфес» ясарга мәҗбүрмен.

Талантлар Университетына килгәнче, мин әллә ни аралашучан бала түгел идем, гомумән, үземә аралашу, фикерләр уртаклашу өчен мәйданчык эзләдем. «Большие вызовы» бәйгесе турында белгәч, Талантлар Университетына килдем. Монда тиз арада дуслар таптым һәм җитәкчеләр белән дә таныштым. Мине биредә һәркемнең үзара дус булуы шаккатырды. Мондагыдай мохитне минем башка бер оешмада да сизгәнем булмады.

Талантлар Университетында үткәргән өч ел эчендә мин шактый ачылдым, үземә һәм үз эшемә ышанычым артты. Моңа «Сириус» проекты да ярдәм иткәндер дип саныйм. Төбәк этабындагы уңышсызлыктан соң төшенкелеккә бирелдем. Әмма... Яңадан катнашудан күпме баш тартсам да, үземне тагын бер кат сынап карарга күндерделәр, һәм бу юкка булмады. «Большие вызовы» программасында уку-укыту процессында эмоцияләрне тану буенча проектым белән катнашып, призёр булдым. Минемчә, Талантлар Университетының уникаль стратегиясе бар. Күпләрдән аермалы буларак, ул тар юнәлешле специализациягә ябышмый. Информатика, спорт яки башка өлкә булсынмы, монда һәр бала үз урынын таба ала.

«Иң кыйммәтлесе – өлкән экспертлар белән аралашу. Шулай ук проектларны башлау, әдәбият белән эшләү һәм камил презентацияләр ясау күнекмәләре дә мөһим. Мин монда шәхес буларак формалашам дип уйлыйм, проектлар ясау тәҗрибәсе туплыйм. Ягъни мәгълүмат белән эшләү сәләтемне арттырам, аны башка кешеләргә аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнәм.»

 

*язма 2025 елда ИДЕЛ журналының декабрь санында чыкты

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое