«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Завод һәм сәнгатьне берләштергән «Җеп» күргәзмәсе
Новости
Карьера һәм үсеш

Завод һәм сәнгатьне берләштергән «Җеп» күргәзмәсе

«Казаньоргсинтезда» җитештерелгән, поликарбонаттан ясалган бизәнү әйберләре заманча татар дизайны күргәзмәсенең бер өлешенә әйләнде.

Татарстан Республикасы Милли музеенда заманча татар дизайнына багышланган «Җеп» күргәзмәсе ачылды. Анда тәкъдим ителгән экспонатларның күпчелеге – гореф-гадәтләргә нигезләнеп эшләнгән заманча милли бизәкләр, киемнәр. Алар татар мәдәни кодының заманча модада яңача яңгыраш табуын күрсәтә.

Проектның «Җеп» дип аталуы да юкка түгел. Ул күргәзмәдәге кием һәм бизәнү әйберләренең үткән белән бүгенгене бәйләүче вакыт җебе икәнен аңлата.

Күргәзмә кунакларны музей фондларындагы тарихи экспонатлар белән дә, заманча брендлар һәм дизайнерлар эшләре белән дә таныштыра. Күргәзмәнең инициаторы һәм кураторы – мәдәни кодны өйрәнүче, Fashion Iftar проектына нигез салучы Җәннәт Миңһаҗева. Экспозиция милли зәвык һәм гореф-гадәтләрнең бүгенге көндә заманча мәдәни мәйданда зур урын тотуын күрсәтә.

Күргәзмә шартлы рәвештә дүрт киңлеккә бүленгән, аларны түшәмнән идәнгә яки дивар буйлап сузылган калын киндер җеп берләштерә. Залларда рәссам Нияз Хаҗиәхмәтовның ХХ гасыр башындагы плакатлар һәм мода журналлары тышлыклары стилендәге график эшләре дә урын алган.

Безне күргәзмәдә иң шаккаттырганы – завод белән бәйле мәйданчык булды. «Казаньоргсинтез» биредә СИБУРда җитештерелгән, поликарбонаттан ясалган бизәнү әйберләре тәкъдим итте. Без алар белән якыннанрак таныштык.

Композициянең иң җылы детале – поликарбонаттан ясалган алкалар. Алар - кечкенә сәнгать әсәре кебек. Үтә күренмәле материал аларга җиңеллек бирә, ә милли бизәкләр исә милли мәдәният белән бәйли. Алкалар, кечкенә булуларына карамастан, бөтен композициянең үзәгенә әверелә. Материалның ныклыгы һәм шул ук вакытта аның визуаль җиңеллеге эшләнмәне чын мәгънәсендә уникаль итә. Поликарбонат гадәттә төзелеш, инженерия, техника өлкәсендә кулланыла. Әмма биредә ул бөтенләй башкача ачыла һәм, һичшиксез, соклану уята.

Икенче мөһим элемент – бизәнү әйберләре элгече. Ул завод сурәте белән тулыландырылган һәм поликарбонатны интерьер дизайнында да кулланып булуын ассызыклый: беренче карашка индустриаль, салкын булып тоелган материал көтелмәгәндә йомшак, нәфис һәм хәтта романтик образ ясый алырдай элементка әверелә.

«Әлеге коллекция – технология һәм мәдәният, сәнәгать көче һәм хатын-кыз матурлыгы берлеге символы. Ул Казанда җитештерелә торган заманча Россия җитештерүенең һәм полимерларның яңа мөмкинлекләрен күрсәтә», – дип бүлеште «Полилаб Казань» фәнни-тикшеренү үзәгенең «Кулланма эшләнмәләр» юнәлеше эксперты Зөлфия Фәйзуллина.

Әлеге проект «Казаньоргсинтез» тарафыннан полимерлар эшкәртүче «Сафпласт» компаниясе белән берлектә тормышка ашырылган. Алар бизәнү әйберләре өчен уникаль кою ысулын эшләп чыгарганнар. Бу ысул материалның барлык өстенлекләрен саклап калырга һәм полимерның матурлыгын күрсәткән бизәнү әйберләре ясарга мөмкинлек бирә.

Поликарбонат – нык, шул ук вакытта җиңел синтетик материал, ул төзелештә, машина сәнәгатендә, электроникада һәм медицина өлкәсендә киң кулланыла. Шуны да ассызыкларга кирәк, «Казаньоргсинтез» – Россиядә һәм БДБ илләрендә поликарбонат җитештерүче бердәнбер оешма.

«Җеп» күргәзмәсе Татарстан Республикасы Милли музеенда 31 мартка кадәр эшләячәк.

 

фотолар: Казаньоргсинтез 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое