Сезнең уйлап караганыгыз бармы: барыбыз да күнеккән, «шулай тиеш» дип кабул иткән көндәлек предметлар – ноутбук, смартфон корпусы, ашарга алып килә торган савытлар, яраткан аяк киемнәребезнең табаны кайда ясала, аларга нигез кайда салына икән?
Беркөн эштә утырганда шушы сорауларга җавап табарга булдым һәм полимерлар җитештерелә торган «Казаньоргсинтез» заводына юл тоттым.

СИБУРның Казандагы җитештерүчесе – «Казаньоргсинтез» – Россиядәге иң зур нефтехимик оешмаларның берсе. Ул – илебездә поликарбонат, сэвилен һәм металлоцен полиэтиленнары җитештерә торган бердәнбер завод. Югары һәм түбән тыгызлыктагы полиэтилен җитештерелә торган завод буларак та Россиядә иң зурлардан санала.
Бирегә эшкә урнашыр өчен махсус белем һәм квалификацияләр кирәк. Әмма миңа, журналист буларак, бер генә көнгә булса да, заводта эшләп карарга рөхсәт иттеләр. Тәҗрибәле хезмәткәрләрнең ныклы контроле астында, әлбәттә! Ә кем булып эшләячәкменме? Әлегә мин берни белми идем…
ИРТӘ КАҺВӘДӘН ТҮГЕЛ, КОРПОРАТИВ АВТОБУСТАН БАШЛАНА
Җилле салкын иртә. Мин җылы шарфка төренеп, тукталышта басып торам. Күнегелгән кызыл автобусны түгел, ә ак төстәге СИБУР дип язылганын көтәм. Ул мине өемә якын тукталышларның берсеннән алып китәргә тиеш. Ә беләсезме, иң шәбе нәрсә? Әлеге автобус табигый газ, ягъни метанда эшли. Бу исә, ул куркынычсыз һәм табигатькә зыяны юк дигән сүз. Гадәти ягулык белән чагыштырганда, аны күпкә чистарак та диләр әле.
Автобус эчендә чиста, җылы, рәхәт. Мин үз урыныма барып утырам һәм төрле тукталышларда бер-бер артлы автобуска керүче бүгенге хезмәттәшләремне күзәтәм.
Биредә һәр пассажир утырып барырга һәм куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Әгәр онытсаң, янәшәңдә утырган берәрсе, һичшиксез, исеңә төшерәчәк. Монда шулай кабул ителгән: заводта кемнеңдер кагыйдә бозганын күрәсең икән, аңа матур гына итеп кисәтү ясарга кирәк. Компромиссыз куркынычсызлык – СИБУРның иң мөһим кыйммәтләренең берсе. Ә иминлек, белүебезчә, кечкенә кагыйдәләрдән башлана.
ХӘЕРЛЕ ИРТӘ, ЗАВОД!
Менә без завод янына килеп туктадык. Эшчеләрнең бер өлеше каршыдагы биек бинага кереп китте, мин дә аларга иярдем. Биредә мине елмаеп, хәерле иртә теләп каршы алдылар. Кәеф шундук күтәрелде. Шулай зурлап каршылагач, «әллә берәр җитәкче итеп куярга булдылармы икән», – дип тә уйлап куйдым. Ә сак хезмәткәрләре бөтен кешене дә шулай елмаеп каршы ала икән.
Зур экранда СИБУР турында кызыклы видеолар әйләнә. Бу роликлардан мин заводның балалар белән актив эшләвен, мәктәп укучылары өчен экология дәресләре үткәрүен, Кызыл китапка кертелгән җан ияләре һәм үсемлекләрне саклауга зур игътибар бирүен белдем. Моннан алдагы саннарның берсендә, мәсәлән, СИБУРның Казандагы экологик сукмаклары турында да язма чыккан иде.
МАХСУС КИЕМ ҺӘМ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ИМТИХАНЫ
Хәзер киемне алыштырырга кирәк. Махсус кием бирелә торган пунктка юл тоттым. Бу мөһим кагыйдә: заводның һәр хезмәткәре, эш урынына килгәч, шушы киемне һәм шәхси саклану чараларын кияргә тиеш.
Биредә миңа махсус костюм, каска, киң табанлы аяк киеме, шәхси саклану чаралары – противогаз һәм күзләрне саклау өчен махсус күзлек бирделәр. Барысы да бик җитди! Шәхсән миңа костюмда кесәләрнең күп булуы ошады. Кесәләр фанаты буларак, бу киемне көндәлек тормышта да киеп йөрергә каршы булмас идем. Ә менә аяк киеме уңайлы булса да, бераз авыр кебек тоелды. Соңрак миңа аның эчендә махс ус тимер пластина барлыгы турында әйттеләр. Бу – аякка авыр әйбер төшкән очракта, аны саклау өчен ясалган. Гомумән, монда
саклану чаралары бик каты тикшерелә, җитди контрольдә тотыла.
Чираттагы нокта – инструктаж. Инструктаж үтүчеләр миннән кала да бихисап. Араларында заводка яңа урнашучылар да, тәҗрибә алмашу өчен килгән белгечләр дә, студент-практикантлар да, һ.б. бар. Инструктаждан соң иминлек нигезләре буенча кыска гына имтихан да тапшырдым. Ура, мин әзер!
Ә юк, сәламәтлек саклау үзәгенә кереп чыгасы бар икән әле. Биредә һәркем, эш урынына юл тотар алдыннан, үз сәламәтлеген тикшертеп чыгарга тиеш. Бу – көн саен эшләнә торган
иртәнге ритуал! Махсус аппарат минем дә тән температурасын, кан басымын, пульсны тикшерде. Нәтиҗә: миңа эшләргә ярый!

ӘНИ, МИН – АППАРАТЧЫ!
Ниһаять, мин завод эчендә! Кем булып эшләячәгем дә билгеле булды: әни, мин – поликарбонат җитештерүгә бүген үз өлешен кертәчәк аппаратчы! Челлендж башланды, димәк!
Менә без эш кайнап торган биналарның берсенә килеп кердек. Смена җитәкчесе миңа куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат яхшылап аңлатты. Бары тик шуннан соң гына операторлар бүлмәсенә уздык.
Бүлмәнең бер дивары тулысынча мониторлар белән капланган иде. Ә экраннарда – графиклар, саннар, ниндидер схемалар. Беренче карашка ул миңа без киноларда күрергә күнеккән космик кораблар белән идарә итү үзәген хәтерләтте.
Биредә операторлар экраннар аша төрле күрсәткечләрне күзәтә. Эш бер минутка да туктап тормый – тәүлек буе дәвам итә. Кешеләр исә сменалап эшли. Бу мөһим, чөнки әлеге җитештерү күрсәткечләрне җыя торган автоматлаштырылган мониторинг һәм датчиклар системасы белән җиһазландырылган. Бу исә тиешле күрсәткечләрдән тайпылышлар шундук күренә, дигән сүз.
Мине яшь оператор – Илназ исемле Базарлы Матак егете белән янәшә утырттылар. Ул миңа барысын да тәфсилләп аңлата башлады, мин исә аңа үземнең гуманитарий икәнлегемне күрсәтмәскә тырышып, акыллы сораулар яудырдым. Дөресен әйтим, бу минем өчен бик катлаулы булып чыкты: берни дә аңламадым диярлек, тик миңа бик кызыклы булды.
Аппаратчылар җитештерү эшендә иң мөһим рольләрнең берсен үти. Алар заводта барган бөтен процессларны контрольдә тота – хаталансалар, әзер продуктның сыйфаты бозылырга мөмкин. Беренче карашка барысы да бик гади кебек: мониторлар аша күрсәткечләрне күзәт һәм аларның яшел зонада булуын контрольдә тот. Әмма чынлыкта завод, кеше организмы кебек үк, бик катлаулы. Шуңа күрә монда нәрсәнең ничек эшләвен дөрес итеп аңлау бик мөһим.
ИЛҺАМЛАНДЫРА ТОРГАН ЭШ
Минем остазым Илназ үз эшен бик ярата булып чыкты. Биредә инициативалы эшчеләрне аеруча үз итәләр һәм төрле бонуслар белән бүләклиләр икән: ДМС, бушлай автобус, ташламалы туклану, спорт түгәрәкләре һ.б.
.jpg)
Аппаратчы вазифасына шулай ук, чимал, ягъни поликарбонат ясалачак материалны җыеп, лабораториягә тапшыру да керә. Менә без технологик җайланма янына чыгабыз. Мин перчатка һәм күзлек киям. Тирә-ягыбызда меңләгән торба. Алар киләчәк турындагы фильмнардагы кебек бер-берсе белән уралып беткәннәр. Пробиркага сыекча тутырабыз, параметрларын билгелибез һәм лабораториягә юл тотабыз. Кызык! Мин үземне фәнни с ериал герое итеп сизәм.
ФАКЕЛ, ЛАЧЫН ҺӘМ БЕРАЗ ТЫЛСЫМ
Җитештерү урамнары аша узабыз (аларның һәрберсенең үз атамасы бар). Ике озын торбага игътибар итәм. Аларга матур итеп рәсемнәр ясалган: лаләләр һәм... лачын! Искиткеч матур! Тик бу торбалар матурлык өчен генә түгел икән. «Лаләләр тыгызландырылган һава ресиверларына төшерелгән», – дип аңлата Илназ. Ә лачынлы торба исә (сүз уңаеннан, ул Кызыл китапка кертелгән) ябык факел булып чыкты.
Факел – нефтехимия предприятиеләрендә куркынычсызлык системасының бер өлеше. Әгәр факел яна икән, димәк, барысы да дөрес эшли. Лачынлы торба исә төтенсез дип атала, чөнки яну процессы эчтә бара.
Гомумән, завод беркайчан да эшләүдән туктамый. Мәсәлән, Илназ шулай ук төнге сменаларда да эшли икән. Без аның белән эш турында да, тормыш хакында да сөйләштек: «Беркөнне кызым мәктәптә: «Әти лачын саклаучы булып эшли», – дип сөйләгән.
«Ник?”», – дип аптырадым мин. Эш шунда ки: СИБУР хәйрия эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Аларның Татарстандагы проектларының берсе – күп еллар элек республикада яшәгән, аннары юкка чыккан лачын-балобаннарның популяциясен торгызу.
Факелда ясалган кош та нәкъ менә шул лачын инде.
Яңа эштә ярты көнемнең ничек узып киткәнен сизми дә калдым. Без төяп җибәрү зонасына килеп җиттек. Монда шау-шу: зур «механик кул» капчыкларны тутыра, тыз-быз машиналар йөри... Мин үземне әзер продукция складында түгел, ә ниндидер сәнәгать бәйрәмендә итеп тойдым.
Каршымда тау кадәр итеп өелгән капчыклар, ә капчык эчендә вак кына, асылташлар сыман ялтырап торган кристаллар. Поликарбонат менә шушы инде!
Поликарбонатның килеп чыгу тарихы бик кызыклы. XX гасырда алман галиме, химик Альфред Айнхорн авыртуны баса торган матдә эзләгән һәм орчаклы рәвештә кайнарга чыдам, эреми торган үтә күренмәле материал ачкан. Ул – поликарбонатның «борынгы бабасы» булган да инде.
Мин әлеге полимерның гади пыяладан 250 тапкырга, ә органик пыяладан 10 т апкырга ныклырак булуын белдем. Без әлеге кристаллардан ясалган әйберләрне гадәти тормышта һәркөнне диярлек кулланабыз: тукталышларның безне җилдән саклый торган өлешләре, машина фаралары, смартфоннарның корпуслары һ.б. Алар хәтта кеше тормышын саклап калырга да ярдәм итә: поликарбонатны кан өчен резервуарлар яки шприцлар ясаганда кулланалар. Боларның барысы да – к атлаулы химик процесслар һәм без гадәттә күрми торган кешеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсе.

ЗАВОДТАГЫЧА ТӘНӘФЕС
Мин югары уйлар белән йөргән арада төшке аш вакыты да килеп җиткән икән. Без Илназ белән ашханәгә юл тоттык. Биредә якты һәм бик тәмле, хәтта бушлай салат-бар да бар. Моннан тыш, завод территориясендә Казанда популяр булган каһвәханәләрнең берсе эшли. Бу – теләге булган һәр хезмәткәр бирегә килеп, заводта чын каһвә эчә ала дигән сүз! Бәяләрнең шәһәр белән чагыштырганда арзанрак булуына игътибар иттем.
Заводта психологик яктан бушану бүлмәләре булу мине аеруча шаккаттырды: ял вакытында эшчеләр массаж кәнәфиләре, йокы капсулалары һәм ял зоналарын файдалана ала. Биредә шулай ук корпоратив психолог белән әңгәмә корырга да мөмкин.
Ашханәгә барганда, завод эчендә тагын бер кызыклы объектка игътибар иттем. Бу – җитештерү территориясендәге һаваның сыйфатын тикшерә торган экоробот булып чыкты. Заводның иң мөһим максатларының берсе – экологик чисталык. Шуңа күрә өр-яңа технологияләр кулланып, заводның эчендә дә, тышында да һава чисталыгын контрольдә тоту мөһим.
Ашап алганнан соң икенче сулыш ачылды. Җиң сызганып эшкә тотынмакчы идем, мине иртәрәк җибәрергә булдылар. Эш көнемне тулысынча заводка багышлый алмасам да, үзем өчен бик күп яңалык ачтым.
«Казаньоргсинтез» – завод кына түгел, ул – шәһәр эчендәге шәһәр. Аның мәйданы – 4,2 квадрат километр, үз урамнары, ашханәләре, сәламәтлек саклау үзәкләре, каһвәханә, транспорт һәм, хәтта, тукталышларга кадәр бар. Тик иң мөһиме – кешеләр! Алар иртәдән кичкә кадәр бертуктаусыз, зур җаваплылык хисе белән без көндәлек тормышта һәркөн куллана торган материаллар җитештерә. Алар ярдәме белән безнең тормышыбыз шулкадәр уңайлы һәм рәхәт.
Заводтан чыкканда, мин артыма борылып карадым да, уйга калдым... Киләчәк нәкъ менә биредә – әлеге «полимерлар шәһәрендә» төзелә. Ул ныклы, уңайлы һәм, иң мөһиме, имин.
Нет комментариев