«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Заводка мәхәббәт уяткан тарихлар

Кеше тормышта үзен еш кына сыный: эштә яңа вазифага алына, башка өлкәне сайлый яки һөнәрен алыштыра.

Бу, һичшиксез, кыюлык таләп итә торган адым. Без «Казаньоргсинтез» белән берлектә һөнәр алыштыру, яңа урында үзеңне табу хакында язма әзерләргә булдык. Элеккеге тренер, галим, товар белгече, театр артисты – бу кешеләр ни өчен тормышларын завод белән бәйләргә булган? Элеккеге эш урыныннан алган тәҗрибә, белем һөнәри үсештә ничек булыша? Бу сорауларга геройларыбыз белән җавап эзләдек.

«Белемне эштә кулланасым килә»

Роман Емелюшин «Казаньоргсинтезда» 2001 елда аппаратчы булып эшли башлый, соңрак смена җитәкчесе, инженер була, 2003 елдан экология идарәсенә күчә.

«Мин Казанга 1992 елда килдем. Грозный нефть институтыннан Казан милли тикшеренү технология университетына (ул вакытта КНИТУ) күчтем. 1992–1994 елларда «Казаньоргсинтезда» практика үттем, миңа теоретик белемнәрне гамәли яктан тикшерү һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч иде. 2000 елларда заводка эшкә урнашу катлаулы иде. Ләкин миңа алты ел аспирантурада алган белемем, кафедрада доцент булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәм һәм химия фәннәре кандидаты булуым өстенлек бирде».

Роман эшен алыштыруны һөнәреннән кискен рәвештә китү дип санамый. Ул фәкать үзендә булган белемен гамәлдә куллану максатыннан шундый карарга килә. «Казаньоргсинтезда» эшли башлаган елларын якты хатирәләр белән искә ала ул:

«2001 елда мин этаноламиннар җитештерү сменасына эләктем һәм смена башлыгы өстәлендә исәп-хисаплар язылган миллиметровка кисәге күреп гаҗәпләндем. Бу минем уку вакытындагы гамәли эшем булып чыкты! 1994 елда эшләгән хезмәтемнең җиде елдан соң җитештерүдә кулланылганын күргәч, бик зур канәгатьлек кичердем».

Билгеле ки, эш урынына ияләшү күпмедер вакыт сорый. Роман өчен университетның «җылы» шартларыннан соң завод ритмына ияләшү җиңел булмый. Университет һәм җитештерү өлкәсе җир белән күк арасы кебек тоелса да, хезмәттәшләре арасындагы дустанә мөнәсәбәт ярдәмгә килә. Хәзерге вакытта ул стратегик планлаштыру белән шөгыльләнә, аның вазифасы әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча озак вакытлы программалар формалаштырудан гыйбарәт.

«Бездә ел саен яңа ачышлар һәм проектлар барлыкка килә. Җитештерүне һәрдаим камилләштерү һәм бер урында тукталып калмас өчен тырышабыз».

«Иң мөһиме – курыкмаска»

«Тырыш кеше – алтын кеше» дигән мәкаль нәкъ менә Роман Емелюшинга туры килә. Фәнгә булган мәхәббәте аша үзен университетта, соңрак җитештерүдә тапкан кеше буларак, хәзерге яшьләргә киңәше дә бар аның:

«Минем кебек укыту һәм фән эшеннән җитештерү юнәлешенә күчәргә теләсәгез, иң мөһиме – курыкмагыз. СИБУРда остазлык, яшьләр белән эш хәрәкәте тормышка ашырыла. Бары икеләнүләреңне җиңеп, югарырак баскычка атларга курыкмаска кирәк».

Сәхнәдән – заводка

Тормышын сәхнә белән бәйләргә булган Алмаз Ялышевның да «Казаньоргсинтезга» килү тарихы кызыклы. Ул Казанда туып үскән, биредә Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Актёрлыкка уку дәверендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшләгән. 2018 елда язмышы аны «Казаньоргсинтезга» алып килә, шул елдан бирле ул заводта хезмәт куя.

«Минем тормыштагы рольләрем калды, бары тик «сәхнә» генә алышынды кебек, чөнки моңарчы да эшемне ничек яратып башкарган булсам, хәзер дә шул ялкын белән яшим. Элек үземне иҗатта гына күрә идем, шул балачактагы хыялым мине театрга алып килде. Әмма вакыт узу белән иҗатта эчке таяныч һәм ныклы нигез кирәклеген аңладым. Әлеге сыйфатлар кешегә үз-үзенә ышаныч һәм көч бирә. Әти-әниемнең юлын дәвам итеп, мин дә заводка эшкә кердем. Хәзерге вакытта слесарь-ремонтлаучы булып эшлим. Бер сүз белән әйткәндә, статик һәм динамик җиһазларны төзәтәбез».

Күңеле иҗатка тартылганлыктан, Алмаз заводта билгеле бер вакыт кына эшләрмен, дип уйлый. Әмма көн саен үзе өчен ясаган ачышлар, тәҗрибәсе яңа һөнәренә мәхәббәт уята. Шул рәвешле ул дисциплина һәм тырышлык ярдәмендә тормышта ныклы нигез корып булуына инана. Әлеге нигез аның хәзерге иҗатында да ярдәм итә.

«Һөнәри юнәлешемне үзгәртсәм дә, мин иҗатны ташламадым: хәзерге вакытта төрле чараларда катнашам, җырлыйм. Безнең монда “Күчтәнәч” вокал төркеме бар, ел саен бергәләп чараларда, бәйгеләрдә катнашабыз – эшче һөнәрләр фестивалендә беренчелекне алабыз. Кайчандыр актёрлыкка укуым миңа булышып тора. Заводта да үз эшеңә иҗади күзлектән карау мөмкинлеге бар».

«Казаньоргсинтезда» 18 ел эшләвенә таянып, Алмазның яшь белгечләргә бирер киңәшләре дә бар:

«Иҗат дөньясыннан заводка килүчеләргә бернидән дә курыкмаска һәм тәвәккәл булырга киңәш итәр идем. Күңелендә иҗатка мәхәббәт яшәсә, кеше кайда гына булса да, югалмаячак. Хезмәттәшләрем белән бергә чыгыш ясау һәм үзара аңлашу миңа рәхәтлек бирә. Беренче вакытларда театрны сагыну хисе булса да, хәзер инде тормышта һәркем дә артист икәненә инанып яшим. Иң мөһиме – моңа кадәр алган белем һәм тәҗрибәм миңа хәзер дә ярдәм итә».

Спорт белән заводны нәрсә бәйли?

Чираттагы героебыз Айдар Габов спортчы һәм тренерлык һөнәреннән заводтагы белгечлеккә күчкән. Ышанычлы оешмада тотрыклылык һәм үсеш алу мөмкинлеге – аны бирегә китергән төп сәбәп шул. Шулай ук яңа һөнәргә өйрәнү теләге дә үз ролен уйнаган. Өстәвенә, Айдарның гаиләсе, туганнары да нәкъ менә әлеге оешмада эшләгәнлектән, аның бу карарында шиге калмаган.

«Балачакта умыртка сөягем җәрәхәтләнде. Спорт тернәкләндерүе миңа ныгырга ярдәм итте. Шулай итеп спорт минем терәгемә әйләнде. Күпмедер вакыттан тренер булуны сайладым, чөнки миңа әлеге өлкәдә барысы да таныш һәм күңелемә якын иде. Спортта күп нәрсә тышкы факторларга бәйле, мисал өчен: сезонлылык яки финанслау. Ләкин һөнәрне алыштыру карарына мине фәкать башка һөнәрләргә кызыксыну китерде. Беренче вакытта курку хисе бар иде, ләкин спортта алган тәҗрибәм ярдәм итте: авыр адымнарны даими кабатлау һәм төзәтү юлы аша хәл иттем».

Заводта элеккеге тәҗрибәсеннән алган сабырлык, җыйнаклык сыйфатлары һәм команда эшен аңлау ярдәмгә килә. Хәзер исә ул башлангыч вакыттагы кыенлыкларны елмаеп кына искә ала:

«Иң төп сынау – зур җаваплылык һәм тиз арада технологик детальләрне өйрәнү кирәклеге булгандыр. Кыенлыкларны җиңеп чыгарга тәҗрибәле хезмәттәшләрем ярдәм итте, алар теләсә кайсы сорауга җавап бирергә әзер».

Айдар өчен хәзер тренерлык – төп эше түгел, ә күңел юанычы булып тора. Шул рәвешле ул спортка мәхәббәт һәм яңа һөнәр белән гармония саклана дип саный. 

«Заводтагы дисциплина минем тренерлыкта үсеш сукмагын «сызды». Ул минем омтылышларымны төзек һәм дөрес итә. Тормышта нәрсәнедер үзгәртергә кирәк дип санасаң, бу кыю адымнан курыкмаска кирәк. Үткәндә алган тәҗрибәң – нәрсәнедер чикләү түгел, ә таяныч. Юлыңны кечкенә адымнардан башларга, сорау бирүдән курыкмаска кирәк».

«Эшнең авыры-җиңеле юк»

Завод эше ир-атларга гына туры килә дип уйлаучылар хәзерге заманда кими барадыр инде. Чираттагы героебыз Анастасия Андреева да бу стереотипны «җимерүчеләр» рәтеннән.

«Мин моңа кадәр товар белгече булып эшләдем, көннәрдән беркөнне аңлы рәвештә «Казаньоргсинтезга» эшкә урнаштым. Завод мине үзенең тотрыклылыгы, уңайлы эш вакыты һәм хезмәт хакы белән җәлеп итте. Якыннарым да минем бу адымыма уңай карады. Сәүдә эшеннән заводка күчүемнең төп сәбәбе һөнәремне алыштырырга теләвемә бәйле иде. Минем тулысынча сәүдәдән тынычрак өлкәгә китәсем килде. Танышларым арасында «Заводта хатын-кызларга авыр, анда ир-атлар гына эшли» диючеләр дә булды. Ләкин хәзерге заман шартларында хатын-кызлар өчен дә уңайлыклар бар. Оешмага беренче тапкыр килгәч, монда эшләүче хатын-кызларны һәм яшь кызларны күреп гаҗәпләнгән идем.

Ир-атлар коллективы да әйбәт каршы алды, алар барысы да ярдәм итәргә әзер тора. Хәзерге вакытта мин 4 нче разрядлы слесарь-ремонтлаучы булып эшлим. Минем өчен әлеге разряд – карьера баскычымның башлангычы. Хәзер ныклы һәм ышанычлы адымнар белән югарыга омтылам. Безнең эштә шәхсән миңа плоттер станогын һәм аның эш принцибын өйрәнү кызык. Гади сүзләр белән әйткәндә, плоттер киң форматлы басма һәм материалларны кисү өчен кулланыла».

МЕНӘ ШУНДЫЙ КЫЮ, ТӘВӘККӘЛ ҺӘМ ТЫРЫШ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН ТАНЫШКАЧ, БУ ТОРМЫШТА БЕРНИДӘН ДӘ КУРЫКМАСКА КИРӘК ИКӘНЛЕГЕНӘ ИНАНАСЫҢ. ТОРМЫШТА НИДЕР ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК ДИГӘН ФИКЕРЛӘР КИЛМИ КАЛМЫЙ. АНДЫЙ ЧАКТА АЛГАН БЕЛЕМЕҢ, ТӘҖРИБӘҢНЕҢ ФАЙДАСЫН КҮРЕП, ҺӨНӘРЕҢНЕ ҮСЕШКӘ ЮЛ ДИП КАБУЛ ИТӘРГӘ КИРӘК. ЭШНЕҢ ЯХШЫСЫ, НАЧАРЫ ЮК, ИҢ МӨҺИМЕ – УЛ СИНЕҢ ҮЗЕҢНЕКЕ БУЛЫРГА ТИЕШ.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое