«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Ал яулыклы язмышым»: штамплардан арыну һәм иҗади эзләнүләр

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларын «Ал яулыклы язмышым» спектакле турында язган материалыбыз «Идел»нең февраль санында чыккан иде, аны сайтта да бирергә булдык.

Спектакль Чыңгыз Айтматовның «Тополёк мой в красной косынке» әсәренә нигезләнгән. Инсценировка авторы һәм режиссёры – Айдар Җаббаров. Төп рольләрне башкаручы артистлар үз образлары турында сөйләде.

Зөлфәт Закиров, Ильяс ролендә

Бу спектакльдә бүгенге тормышта да, киләчәктә дә актуаль проблемалар күтәрелә. Мин аны тамашачыга дәрес дияр идем, чөнки бүгенге көндә гаиләләр, яшь парлар таркалуының бер сәбәбе – бер- береңне ишетмәү, хөрмәт итмәү. Юк кына проблемадан чыккан ызгышу зурга китә дә, гаилә җимерелә. Кемдер мин-минлеге белән баш чөеп алга бара, кемдер каршы эндәшүдән тыела.

Ильяс – яшь, амбицияле егет. Әйе, ул әти-әни назын тоймыйча, балалар йортында үсеп, үз башы белән бу тормышка, ничек аңлый, шулай кереп китә, бер күрүдә гашыйк була. Ул башта сөйгәненә бергә булырга, хөрмәтләргә, рәнҗетмәскә вәгъдә бирә. Егетләргә: «Мин булдыра алам», – дигән эшне башкарып чыга алмый. Шул булдыра алмаганын кабул итә алмый йөреп, янындагы бөтен кешене гаепли. Андый кешеләр бүгенге көндә дә бар. Бу рольне уйнау җиңел булды дип әйтмәс идем. Мин режиссёрыбызга рәхмәтле! Үзебез уйнарга күнеккән образларда уйнау, әзер штампны алып, «бу рольне тиз генә уйнап чыгам» дигән әйбер юк хәзер. Бу сезонда Айдар Тәлгать улы безнең һәркайсыбызны яңа яктан ача. Шуңа рәхмәтлемен аңа.

«Ал яулыклы язмышым»ның репетицияләрендә мин үземне уку елларына әйләнеп кайткандай хис иттем, чөнки ГИТИСта укыган вакытта да этюд форматында эзләнүләр эшли идек.

Рөстәм Гайзуллин, Байтимер ролендә

Бу спектакль режиссёрыбыз Айдар Җаббаров белән беренче эш тәҗрибәм булды. Без, артистлар, «образ тудыру – бала табуга тиң» дияргә яратабыз, бу роль чыннан да җиңел булмады. Мин 2003 елдан театрда – 23 ел сәхнәдә дигән сүз. Айдар Җаббаров белән эшләгәндә, шушы елларда җыелган һәм моңарчы кулланган штампларны сәхнәгә алып чыгарга ярамый.

Байтимер – штамплардан арыныр өчен, тренинглар үтеп, өем-өем биремнәр үтәп туган роль. Образ үзе дә саллы бит. Эш процессында мин бу образга ничек дөрес килеп эләгеп, режиссёрның ничек кабул итеп, үстергәнен сизми дә калдым. «Шалт!» – һәм мин образда, мин премьерада.

Гүзәл Галиуллина, Әсәл ролендә

Героиня турында шактый фикерләр ишетергә туры килде. Бу спектакль ир-ат күзлегеннән, төп герой Ильяс исеменнән сөйләнә. Шуңа да героинямның тормышы да Ильяс күзлегеннән чыгып сурәтләнә. Моны тамашачы аңлармы икән дип бик борчылдым. Сүзләрем дә аз кебек. Әсәлнең хатын-кыз буларак хисләрен ничек аңлыйм, шулай бирергә тырыштым.

Гадәттә сүзләр, хәрәкәтләр күп була, барлык эмоцияләрне дә ничек биреп бетерим икән дип борчылам. Бу рольне башкарганда төп каршылык һәм иң авыр мизгел – күбрәк тырышкан саен начаррак килеп чыга иде. Беренче репетицияләрдә шулай булды. Аннары героемның тормышын ничек күз алдыма китерсәм, шулай уйный башладым. Әлбәттә, режиссёр үз кисәтүләрен дә кертте. Сүзләр юк диярлек, ә эмоцияләр күп бит. Минем моңарчы андый хатын-кыз ролен уйнаганым да булмагандыр…

Фотолар: К.Тинчурин театрының матбугат хезмәтеннән алынды

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое