«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Гүзәл Гарипованың самими рәсемнәре

Гүзәл Гарипова – рәссам, иллюстратор, дизайнер.

Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында, аннары Прагада дизайн мәктәбендә белем ала. Аның стиле башка Татарстан иллюстраторларыннан бик аерылып тора. Балалар өчен ясалган иллюстрацияләрендә гадилек, самимилек, шаянлык бар.

Гүзәл Гарипова Әлмәттәге мураллар авторы да – ул шәһәрнең милли йөзе өчен җавап бирә. Шулай ук ул бүгенге көндә дизайнерларны укыта һәм балалар өчен остаханәләр алып бара. Әлеге рәсеме аппликация ысулы белән ясалган. Бу һәм әлеге сериягә караган эшләре Казандагы кызлар футбол такымы белән илһамланылган.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое