3-7 декабрь көннәрендә Казанда XVII Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узды.
2026 елда Кариев театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның тууына 85 ел булганга, фестиваль дә аның исеме белән аталды. Быел аның программасы оста режиссёрлар һәм бу һөнәрдә үзләрен сынап караучылар өчен дип икегә бүленгән иде.
«Урал-батыр» геройлары хәзерге заманда нинди көрәш алып бара?
Фестивальне Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры «Акбүзат» спектакле белән башлап җибәрде. Ул Башкорт халык эпосына нигезләнгән һәм аның мантыйк дәвамы булып тора. «Урал-батыр» турындагы легенда күпләргә Ay Yola төркеменең альбомы аша таныштыр.
Спектакльнең режиссёры – Илсур Казакбаев. Сүз уңаеннан, аның Кариев театрында куйган «Куркак батыр» спектакле сюжеты да ике яссылыкта барган иде.
Сәхнә куелышы заманча һәм визуаль яктан бай булса да, әсәрнең эпик фольклор нигезе сакланып калган. Вакыйгалар хәзерге заманда бара. Халык каһарманы Урал батыр үлгәннән соң күп вакыт үткән. Тамашачы пәрдә ачылуга 4 баһадирның Акбүзат җитәкчелегендә начар көчләр белән көрәшергә әзерләнү сәхнәсен күрә. Урал-батыр дәвамчылары саналсалар да, начар көчләргә каршы тора алмау аларны харап итә.
Урал-батырның энесе Шүлгән абыйсының барлык батырлыкларын үзенә яздырмакчы була. Тискәре герой – Шүлгәннең каян энергия алуын да әйтеп узарга кирәктер, чөнки аңа кулер тулы кан алып чыгу сәхнәсе ирония өсти кебек. Аның уң кулы – Юха исемле елан-журналистка. Телевидениедагы «Югары хәбәрләр агентлыгы» тапшыруында ул үзен Аккош Каргышевна дип таныштыра. Нәкъ менә аның тапшыруында Акбүзаттан камерага карап антын ала. Кызыклы мизгелләр моның белән генә бетми. Нәркәс белән Сәүбәннең беренче очрашуында Башкорт җырына хип-хоп ишетергә, Акбүзатның үз эченә кергән явызлык белән көрәшүен һәм пенсиядәге Сомрау патшаның яңа хоббиларын күрергә, Үлмәс картның мәңге яшь калу серләрен белергә теләүчеләргә иң башта әсәрнең оригиналь вариантын укып чыгарга киңәш итәр идем. Болай эшләгәндә сәхнәдә аның логик дәвамын күрү күпкә кызык булачак. Ә мин Урал Батыр турындагы легенданы укыганда геройларны Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артистлары итеп күз алдына китереп укыдым.

Мәхәббәтсез әдәби әсәр – әдәби әсәр буламыни? Югары дөнья патшасы Самрау кызы Нәркәсне һәм курайда уйнавы белән явызлыкны җиңә алган Сәүбәнне уйнаучы артистлар Нәркәс Калмурзина һәм Байегет Мөхәрләмов тормышта да бергә булып чыкты.
«Сәхнәдә мөнәсәбәтләрне күрсәтү тормыштагыдан күпкә аерыла», - дип бүлеште Байегет.
Кәләше Нәркәс Казанда икенче тапкыр икән, аны шәһәр үзенең матурлыгы белән сокландырган. Ә бу юлы аны менә нәрсә шаккаттырган:
«Үзебездә «Акбүзат»ны карага гадәттә яшьләр килә. Ә бүген без хәйран калдык, чөнки спектакльне карарга өлкән яшьтәге абый-апалар килгән иде. Аларга да кызык булгандыр, ошагандыр дип өметләнәм. Бу спектакль заманча куелышта булуына карамастан, аны гаилә белән дә килеп карарга була бит».
Чыннан да, «Акбүзат» – гаилә белән карый торган спектакль һәм анда башкорт кураеның бар көчен күрергә була.
«Киләчәктә дә ике театрның дуслыгы көннән-көн ныгып, һәрберебезгә дә үз милләтләребезгә һәм театр дөньясына тугры калып яшәргә язсын», - дип йомгак ясады Кариев театры директоры Илнур Гайниев.
«Әкият» курчак театрыннан соң фестивальнең рәсми ачылышына – Кариев театрына киттем. Анда яшь режиссёр Эльдар Гатауллинның «Гомер моңы» спектакле күрсәтелде. Аның турында без монда тулырак язган идек.
Пушкин белән дуслашыйк
Луганск академия музыкаль драма театры Леонид Хейфецның 2011 елда язылган әсәре буенча «Спасти камер-юнкера Пушкина» моноспектаклен тәкъдим итте. Анда төп герой Миша Питунинның (спектакльнең режиссёры һәм актеры – Александр Редя) Пушкинга мөнәсәбәте үзгәрү аша үзен эзләү тарихы күрсәтелә.
Миша кечкенәдән кызыклы вакыйгаларга очрап тора, тик нәтиҗәдә аларның барысына да Пушкин гаепле булып чыга. Геройның сәхнәдә үз тарихын сөйләве – стендап форматын хәтерләтә. Бөек шагыйрь һәркем тормышында да эз калдыргандыр, шуңа да геройның, мисал өчен, бала вакытында шигырь ятлавы залда уңай эмоция уятты. Герой берүзе булганга тамашачы игътибарын саклап калу шактый катлаулы һәм кайбер мизгелләр артык озын булганлыктан талчыктыра башлый. Интерьердагы һәр әйбергә дә «эш» табыла – өстәл һәм урындыклар хәтта Питер күперләренә дә әйләнә.
Геройның Пушкинга булган мөнәсәбәте үзе үсә барган саен үзгәрә. Башта аңа карата нәфрәт булса, ахырдан аны дус итеп күрә башлый.

Кечкенә бүлмәдә киң дала
Акмола өлкәсе рус драма театрыннан яшь режиссёр Тимур Кулов Мохтар Әвәзовның 1929 елда иҗат иткән «Лютый» спектаклен куйды. Бу аучылар гаиләсендәге малайның «Көксерек» кушаматлы бүре баласын тәрбияләп үстерүе турында тарих. Спектакльне фестиваль кысаларында караганнары арасында иң зур тәэсир калдырганы дип саныйм.
Мөһим детальнең берсе ул – эшләпә. Ул бүре образында: башта көчек, ә актерлар башларына кигәч, үзләре бүре образына керәләр. Тынлык булган урыннар да нәрсәдер сөйли иде кебек. Сикәндереп җибәрә торган корал тавышлары, тере музыка, геройларның образлары – барысы да Кыргый Көнбатышта (Дикий Запад) итеп хис иттерә.
Вакыйгалар агач стеналы зур булмаган бүлмәдә барса да, өстәлләр, урындыкларны күчергәч, далага әверелә. Кешеләрнең һәм җәнлекләрнең яшәү рәвеше, мәхәббәт һәм дуслык – барысы да бер сәхнәдә чагылыш таба.

Өч кыз, өч егет һәм яшерелгән байлык
Әлмәт татар дәүләт драма театры яшь режиссёры Динар Хөснетдинов «Җиләкле җәй» спектаклен куйды. Комедиядә әти кеше һәм аның өч кияүгә чыкмаган кызы тормышы күрсәтелә. Кызларның һөнәрләре аларның холыкларын ачып бирә кебек: олы кыз – прокурор, уртанчысы – банк хезмәткәре һәм кечкенә кыз – табиб. Яшь аралары да 2-3 ел гына. Көтмәгәндә алар бакчасында яшерелгән байлык артыннан 3 өйләнмәгән егет пәйда була. Аларның да холыклары үзенчәлекле, шуңадыр да байлык урынына алар үз бәхетләрен табалар.
Спектакльдә җылы, кызыклы һәм бераз баналь булган мәхәббәт тарихы, гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләр комедия жанры аша җиңел һәм күңелле итеп күрсәтелә. Фестивальне шундый спектакль белән тәмамлау да тамашачыларның күңелләрендә якты хисләр уяткандыр.

Фәрит Хәбибуллин премиясенә Әтнә татар дәүләт драма театрыннан яшь режиссёр Дамир Сидеев лаек булды.
«Гадәти, элеккечә куелыштагы спектакльләр беркайчан да фастивальләр өчен туры килми. Фестиваль үзе бик матур уза, чөнки әле аның «Мастер» юнәлеше һәм белем бирү программасы да бар. Алар белән мин канәгать. Яшь режиссёрларның олпат шәхесләр белән очрашуларга, практикаларга кызыксыну белән йөрүләре бик куандыра. Төп масатыбыз – Татарстандагы яшь режиссураны әйдәп барып, алга этәрергә. Шушы 5 дебютант арасында киләчәктә чын режиссёр булачак берәү генә туса да, безнең фестивальгә бирелгән барлык көчләр дә акланыр. Режиссёр – «штучный товар», аларны көтү-көтү белән булдырып булмый, шуңа да кадере арта», - диде эксперт-тәнкыйтьче Нияз Игъламов.
Нет комментариев