«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Студентлар язы» фестивалендә халык җанын эзләү сәяхәте

12 март көнне «Студентлар язы» фестивале кысаларында «УНИКС» концертлар залында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үзенең чыгышын тәкъдим итте.

Быел куелышның темасы – халык җаны. Төп геройлар – Серёжа һәм Маша, халык җанының элементларын эзлиләр. Сюжет барышында егет белән кыз вакыт буйлап сәяхәт итәләр, рус һәм татар милләтләренең тарихи чорлары эчендә катнашалар. Алар борынгы чор ритуалы, масленица һәм сабантуй бәйрәме, XVIII-XIX гасырлар балы, совет демонстрациясе һәм парады кебек күренешләрне барлыйлар.

Сәхнәдә институтның театр, вокал, бию коллективлары чыгыш ясады. «DARKSUN», «Melody», «Юан фен» вокал ансамбльләре, «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле, «Созвучие» хор коллективы, «BRAVO» инструменталь ансамбле һәм Динә Нургалиева төрле жанрдагы көйләрне башкардылар. Җырлар татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә иде.

Әлеге институтта эшләп килүче «ArtWorks», «Яшьлек» бию ансамбьләре һәм «U-Rite» бию коллективы кызыклы чыгышлары да тамашачы игътибарын яулады.

«Джо ди Маджио» театр коллективы үзенең «Әдәби дуэль» («Литературная дуэль») дигән куелышында бүгенге көндә популяр булган мемнарны кулланып, буыннар каршылыгы темасын күтәрде. «ПРОтеатр» иҗади лабораториясе «Хатлар» дип исемләнгән куелышында геройлар якын кешеләренә төрле хатлар җибәрә, әмма алар адресатларына барып җитми. Аралар өзелү кайгы-сагышы, шул ук вакытта җавап көтеп өметләнү хисләрен җиткерде. «Мизгел» яшьләр театры шагыйрь Габдулла Тукайның авырудан интеккән хәлдә дә иҗат итүе турында «Соңгы мизгел» куелышында күрсәтте. Биредә герой-әдип үзенең үлеменнән курыкмау хисе белән тулы танылган шигырьләрен укыды.

Татарстанның атказанган артисты, «Мизгел» яшьләр театры режиссеры Илфак Хафизов быелгы фестиваль һәм «Мизгел» коллективы куелышы турында фикерләре белән бүлеште:

«Халык җаны темасын сайлау – төп критерий түгел иде, ләкин шундый тәкъдим булды да, безгә ошады. Институтыбызда төрле милләт вәкилләре бар. Әлеге халыклар барысы да биредәге җирлектә яшәгәннәр һәм бүген дә яшиләр. Шуңа күрә аның тарихына кереп киттек. Татарстан – уникаль җир бит! Бездә Масленицаны да, Сабантуйны да бәйрәм итәләр, тату яшибез.»

«Мизгел» театрының куелышы Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган. Режиссер билгеләп үткәнчә, «Соңгы мизгел»дә Тукай ролен башкару өчен Кәрим Гәзизуллин чәчен алдырырга риза булган. 

«Тукайның авырган чагында кровать өстендә ясалаган фотосы бар, аны бөтенесе дә белә. Төрле спектакльләрдә һәм куелышларда аның соңгы мизгелләрен куйганнарын шәхсән минем күргәнем юк иде. Һәм без аны үзебезчә тамашачыга аңлатырга булдык. Мәрхүм булганда да шагыйребез елмайгандыр дигән фикерне калдырасы килде,» – ди режиссер. 

Ахырда, серле сәяхәт тәмамлангач, Серёжа һәм Маша халык җанының нидән гыйбарәт булуын аңлыйлар һәм үз тарихларын да үзләре язачаклар дигән фикергә киләләр. Барлык катнашучыларның озак вакыт әзерләнүе һәм шактый тырышлык куйганы әлеге искиткеч югары профессиональлек белән башкарылган чыгышлары аша күренде. Тере тавыш, дәртле биюләр, якты һәм тирән хис-кичерешләр – болар барысы да «Студентлар язы»нда!

Илүзә Минһаҗева

 

*фотолар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Студентлар активы ВК төркеменнән алынды

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое