«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Шүрәлене көттегезме?» – яңа музыкаль әкияттә фольклор героебызны башка яктан күрәбез!

Балачакта һәрберебезнең «Шүрәле» әкиятен укыганы, әти-әнисенең сөйләгәнен тыңлаганы бардыр, бәлки кайберәүләрне хәтта урман иясе белән куркытканнардыр да!

Ә Камал театры сәхнәсендә исә барыбызга да таныш тарихның дәвамы күрсәтелде.

25 декабрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Резеда Гобәеваның «Шүрәлене көттегезме?» музыкаль әкиятенең премьерасы тәкъдим ителде. Спектакльнең режиссёрлары – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова.

Танылган татар фольклор герое Шүрәлене һәм аның бүрәнәнең ачык ярыгына бармагы кысылып калуы тарихын да, әлбәттә, беләсездер. Әмма Габдулла Тукайның классик әсәре театр сәхнәсендә үзгәртеп корылган яңа форматта дөнья күрде. Биредә Былтыр белән булган вакыйгадан соң, Шүрәленең тормышы ничек үзгәрүе тасвирлана.

Сюжетка күз салсак, әсәр башында урманда җиләк җыеп йөргән Сәлимә (Гүзәл Гюльвердиева, Зәлия Зәйнетдинова) исемле бер кызны агачлар урап ала һәм кыз серле генә юкка чыга. Аннары алгы планда төп героебыз – Шүрәле (Илнур Закиров, Искәндәр Низамиев) күренә. Ул кайчандыр урман башлыгы, гадел идарә итүче булган, әмма хәзер саз буенда моңсуланып, тормышына зарланып һәм сукранып, бар дөньяга үпкәләп, хатыны белән талашып ятарлык хәлгә калган. Әкияттәге образы белән чагыштырсак, әлеге Шүрәле үзенең пессимистик күңеле, артык эшләргә теләмәве белән аерылып тора. 

Төп геройдан соң тагы бер бик яхшы сурәтләнгән образны (һәм иң кызыгы) – батыр куянны (Илүсә Камалиева, Рәдиф Галимов) атар идем. Батыр дигәне үз сүзләрендә генә батыр булып калган. Куян үзен кыю булып күрсәтә, бик күп сөйләшә, кайвакыт телләшә, әмма кечкенә генә куркынычлыкны сизеп алса, калтырый һәм тизрәк башкалар артына кача. Мактанчык булуына карамастан, куян Шүрәленең чын дустына әверелә.

Шүрәлебез үзенә хатын да алган. Шүрәлинәнең (Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Айгөл Миңнуллина) ирен элекеге вакыттагы кебек урман хуҗасы итеп күрәсе килә, шуңа күрә аңа «сазлыкка бата баруын» исенә төшереп тора, хәтта үз ирен дошманына – Дию Пәриенә каршы торырга да ул үгетли.

Шүрәле шулай тыныч кына сазлыгында яткан арада, аның җиренә кинәт кенә Исмәгыйль исемле егет (Булат Мөхәммәтҗанов, Ринат Низамов) килеп керә. Егет ике атна элек урманда юкка чыккан сөйгән ярын Сәлимәне эзләп йөри икән. Бу очрашуга бер дә шат булмаган Шүрәле, Исмәгыйльгә ярдәм итәргә риза була, дөресрәк әйтсәк, ризалашырга туры килә.

Шүрәле, егет һәм батыр куян кызны коткарырга китәләр, һәм әкияти урман буйлап сәфәр башланып китә.

Юлларында сәяхәтчеләр төрле серле урман ияләрен очраталар: Су Анасы (Айгөл Шәкүрова, Айгөл Гардисламова) һәм Су Кызлары, югалган балалары өчен кайгырган Ана Бүре (Эльза Муратхуҗина, Чулпан Нәҗипова) һәм Карт Бүре (Зөфәр Нуртдинов, Илсаф Нәҗипов). Бүреләр белән бергә Шүрәле, Исмәгыйль, батыр куян җәнлекләрнең сабыйларын урлаучы Албастыны (Артур Шәйдуллин) һәм сихер җибәрүче Юха Еланны (Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Айгөл Миңнуллина) да җиңәләр. Шүрәле дошманын – Дию Пәриен (Ирек Хафизов) җиңеп, «Сәлимәне коткара алырмы икән?» дигән сорауга җавапны беләсегез килсә, әлеге музыкаль спектакльне карарга кирәк.

Шулай ук агачлар, су кызлары, шүрәлеләр, җәнлекләр кебек башка рольләрне Фирзәр Галимов, Самат Хәбиров, Азалия Гыйниятуллина, Зәлия Зәйнетдинова, Алия Гарифуллина, Азалия Гайсина башкардылар.

Музыкаль спектакльдә барлыгы 20 номер һәм 11 җыр башкарылды. Аларның авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтшин спектакльдәге музыка турында:

«Мин аны татарча эшләргә тырыштым, әлбәттә, ләкин заман үзгәрә, гел пентатоника белән генә эшләп булмый, гел пентатоника белән эшләсәң – ул ретро була. Минем бер редактор бар – тормыш иптәшем Фәридә. Иң беренчеләрдән аңа күрсәтәм, әгәр дә ул шул ук секундта «әйе, шәп, булды бу» дип әйтмәсә, 10-15 секунд пауза булса – бу җыр ярамый. Менә шуңа Фәридәгә мин рәхмәтлемен!» диде.

Әлеге спектакльдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы темалар күтәрелә. Шүрәле үз Былтырның нәселенә бер яхшылык та эшләмәячәк дип вәгъдә биргән булса да, соңыннан аның оныгына ярдәм итә. Фольклордагы явыз геройның игелекле һәм яхшы яклары ачыла. Усал булуына карамастан, барлык урман ияләре аны хөрмәт итәләр, яшәгән җирләренең башлыгы булуларын телиләр. Димәк, әлеге әсәр аша тамашачыга үпкәләрне онытып, гафу итә белү, ярдәм кирәк булганнарга булышырга кирәклеге кебек мөһим фикерләр алга сөрелә.

Спектакль өстендә эшләүчеләр:

Сәхнәгә куючы рәссам – «Алтын битлек» Россия Милли театр премиясе лауреаты Марина Марьянич
Яктылык буенча рәссам – Екатерина Гиждиян 
Хореограф – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова
Вокал буенча репетитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев
Продюсер – Таһир Исмәгыйлев
Спектакльне алып бара – Алсу Нуртдинова
Рус теленә диктор-тәрҗемәче – Илүзә Мөхәммәтҗанова

Илүзә Минһаҗева

фотолар: Камал театрының матбугат хезмәте

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое