– Бер...ике...өч... Фух! Булды, эзлим! Качып өлгермәгән кеше үзенә үпкәләсен, әхә-хә-әй... – дигән яңгыравык тавыш Гәзимә нәнәйнең ишегалдын гына түгел, бөтен урамны ярып үтте булса кирәк.
Оныклар кайтса, тынгы юк инде. Шыпырт сүзенең мәгънәсен онытасың. Бала-чага дәррәү килеп, җир җимертеп йөргәндә Гәзимә сүз катырга да курка. «Нәнәй әшәке, авылга кайтмыйбыз» дип җан өрә башларлар. Әнә, ишегалдында качышлы уйнагандай бөтенесе таралышыр, берсе дә исенә төшермәс, хәлеңне дә белмәсләр. Дамир карт кына алай уйламый. Бу вак малайларны эшкә җигәргә кирәк дигән фикердә ул. Шулай булса да, ирексездән үзе дә уеннарында кушылган бит әле. Лапас артыннан беренче Римазны табып чыкты.
– Ну баба-а-ай! Үпкәләдем мин сиңа! Онык-онык, Римаз-Римаз дигән буласың, ә үзең! Минем бер тапкыр да әйбәтләп качканым юк. Бу юлы урыны әйбәт иде, ник тапты-ы-ың, – дип йөзен сытты, шарсыман күзләреннән яшьле бөртекләр атылып чыкты абыйның.
– Син шту, малай! – дип, яратып оныгының колагына чиертте Дамир. Бармагы белән янап – Качу – җегет эше мени ул! Бу тормышта слабаклар гына кача, көчлеләр чыгу әмәлен табалар, – диде.
Ара-тирә көлү тавышлары Римазның мышык-мышык килеп елавы белән күмелеп калды. Малай башын түбән иде дә, «чебен тешләгән» колагын учы белән каплап, әбисе янына, кура бакчасына китте.
***
Ул өстәл өстендә тәртипсез таралган ак кәгазь битләренең берсен алып, берсен куеп уйный. Тәмам кәгазь боткасына әйләнгәч, торып баса да, җәһәт адымнар белән көзге янындагы шкафка килә. Андагы тартмаларны санап, һәрберсен ачып карый. Кичә бүлекчәләр дүртәү иде, бүген дә. Гаҗәп түгел. Ә нәрсә, бер төндә үзгәрергә тиеш идемени? Аңлашылмый. Римаз, аңлашылмый!
– Әйе, ник, ишетәсездер бит? Юк мени? Абау...
Элемтә өзелде. «Ту-ту-ту» дип, авыз эченнән мырылдап телефонын читкә этәрде ир. «Ту-ту-ту» дигәннән, бәлки авылга таяргадыр? Шәһәр урамнарында чуарланып бетте бит инде ул. Тракторга утырмаганына да күпме, кырлар ятсынып беткәндер үзен. Чукынып китсен эше, мәтәлеп китсен адвокаты. Барысын калдырырга да качарга.
– Ә тусовкага? Бармыйсың?
Ишек ачылганын да сизмәгән Римаз. Бүлмәгә атларга иренеп, диварга орынып торган хезмәттәше сәер сораулар биреп тилмертә. Әллә айнымаганмы?
– Нинди тусовка, Гәрәев?!
Ярсулы тавыштан Ирекнең дә колаклары тырпайды. Мәктәптә оештырган җыелышларны үзара «тусовка» диеп атыйлар иде бит. Эшкә урнашкан көннән бирле. Нәрсә булган Римазга?
– Директор җыелыш үткәрәсе иде бит, киләсе атнада теге ни, инструменталь бәйге узачак. Явка обязательна!
– Әә, истән чыккан. Ярый, Ирек, киттек.
Ну монда төшүдән ни файда инде? Өйдәге мәчене йөзәргә өйрәтсәң дә файдасы күбрәк булачак. Без-без килеп сөйләп торалар, яннарында басып торырга куркыныч хәтта, күбрәк бөтеренеп йөрсәң, чагып алырга да күп сорамаслар. Без монда бардык, тегендә бардык, монда җиңдек, тегендә җиңдек. Ярый соң, хуп, булдыргансыз! Аннан безгә ни? Баш авыртуы басылмас урынга, тыкы-тыкы килеп тагын берсе тукылдый башлый. Моны ясадык, тегесен хәл иттек, нине сөйләштек... Гомумән әйткәндә, киләсе атнадагы өстәмә чарага берәүнең дә баш буласы килми. Нәрсәгә ул мәшәкать, аны башкарып чыктың дип кесәңне җылытмыйлар.
– Римаз Линурович, сездән бер сүз чыкмый. Әллә сез ризамы? – директор ишек төбендә басып торган уртача буйдагы сынга эндәште. Тагын бер мизгелгә хәрәкәтсез торса, Римаз чыннан да диварга бөрешеп кала иде. Өзлексез кымшанмый торуына гаҗәплән әле син аның!
– Разыйлыгым йөземнән шулай ачык күренә мени? – дип ирексездән елмайды ул.
– Алайса, хәл ителде. Таралышабыз, җәмәгать!
Бу сүзләрнең Римаз үзенә кагылмаганын сизә иде күрәсең. Таралдылар. Бүлмә бераз сулап калды. Яшь укытучы гөлләрне кызганып куйды. Алар хәзер иркенләп кислород бүлеп чыгарга керешерләр. Әмма кирәксезгә. Каршыда утырган Ризидә Әлфәтовна янып чыгып, тагын төтен даулар да, әпәт тын кысылыр. Инде кысыла башлады, күзләренә ялгыш кына карап куйды югыйсә.
– Ризидә Әлфәтовна, инде айдан артык эштән китәргә җыенуым турында кадак кагам. Сез юриме соң, онытыпмы соң?
– Китәрсез, Римаз, китәрсез. Кешесе генә табылсын инде. Эзеңне шулчак суытырбыз. Урыныңа куярлык кеше кирәк бит! Скрипач Фәннүрне баянга утырта алмыйм бит инде мин, рәссам Флариданы да бер көндә нота танырга өйрәтеп булмый! Ник һаман үзегезнекен уйлыйсыз сез?
– Эзләргә вакыт бирелде бит. Ник булмасын инде шунда берсе, музыка көллияте районда гына да бар бит, кадрлар ел саен катыргы тотып чыга.
– Теләмиләр, якаларыннан өстерәп китерә алмыйм бит!
– Өскә язып карагыз! Минем банкетларым хәттин ашкан, чыгыш ясарга чакыралар.
– Үзебездә чыгыш яса. Язып, уңай җавап алмадым. Мин бит сине кызык өчен тотмыйм.
– Теләсә нишләгез, әмма бүген соңгы эш көнем. Китәм! – гаризасын гына куйды да, артыннан куган кеше сыман каударланып, ишеккә таба борылды.
– Гайсин, иртәгә килмичә генә кара. Бөтен районны биздерәм синнән! Бу эшне болай гына калдырмыйм! Ишеттеңме?
Коридорда атлаган тавышлар сүлпәнәйде. Директорның янаулы сүзләре баскычлап-баскычлап язылган кебек – аскы катка төшкәнче, Римазны җибәрмәделәр. Атлаган саен – җан өшеткеч сүзләр рәте. Биздерәм. Биздерәм. Яшь. Яшь укытучы. Ишеттеңме?
– Әйе, күптән тыңлыйм.
– Күптән? Әле генә шалтыраттым бит, – гаҗәпләнгән адвокат, янә сүз катты: – Римаз, суд утырышы күчерелде. Теге якка вакытны озайтырга ризалык бирделәр.
– Кайчан буласы ди соң?
– Өченче атналарга. Бер карасаң, озак та түгел, хәзер килеп җитә инде ул. Син борчылма, барысы шәп булачак.
– Мин сиңа ышанам, иптәш! – дип, ирен читен җәергә тырышып, трубкасын куйды. Ягымлы булырга тырышуы ясалма чыкса да, аңа инде хәзерге мәлдә барыбер иде. Барыбер.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, кичә генә чия төсендәге приорасына килеп бәрелделәр. Хәер, анысы аңлашыла инде... Рульдә хатын-кыз иде ләбаса. Кайчаннан башлап габаритларны тоярга өйрәнер ул автоледи дигәннәре. Хе, алай дисәң, беренче елны машинага утырганда үзе дә бәхетсезлекләргә еш тарыды. Әзме сүнеп калган вакытлары, каршы полосага чыгып, бәрелүдән калулар? Әле берсендә, шәһәрдән авылга кайтуы иде, бөтенләй йокыга китеп, дамба астына төшеп китте. Фәрештәләр күтәреп өлгергәндер, бер җәрәхәте дә юк иде. Моның хакында исенә алмады инде ул. Үз җенесен кимсетергә теләмичә, фикерен башкага гына күчерде. Бүген Римазны җилдәй җитез машинасы түгел, аннан да җитезрәк уйлары чуалтып алып кайтты. Чү, тагын бүленергә туры килә. Әнә, күрегез – берсе парковкада дебют ясый ахры. Уңышсыз дебюты белән котласаң, иртәрәкме икән? Әллә бераз күңел ачыйкмы, зрә кызык бит! Машинаның бензины бетә инде, тәмамла әйдә, адәм актыгы, дип уйлап куйды Римаз. Чык, чәчәгем, күрик йөзеңне диләрме әле...
– Аһ, сабакы икәнсең! Ну, агай-эне-е! – дип сузды ул янә. Кызыл киадан чәчәк чыкмады. Болай хет танышкан булыр иде, ә монда...
Ирләр дә ялгыша инде дип юатты ул үзен. «Хатын-кызлар да!» – дип пышылдады эчке акыл. Ә ул аның белән килеште булса. Әнә, подъезд төбендә эттән куркып басып торган туташка да ярдәм кылды. Игелекле җан!
Фатир ишекләрен ачып керергә дә җитешмәде, инде борчый башладылар. Юк, мәчесе телгә килеп, чүп ташламавы өчен тиргәмәде аны. Әтисе шалтыратты Римазга. Печән прессларга кеше таба алмыйлар икән. Үзләрендә пресс була торып, башкага ялынасы да килмидер. Бу шалтырату әллә ни аңлатмый. Подъезд төбендә басып торучы кызларга гына түгел, газиз әтисенә дә ярдәм итсен диюе булгандыр картның. Кайтып бер күренсен шунда. Үзе дә утыра ул тракторга, аңа бит сәбәп кенә кирәк. Улын күрер өчен генә дә сәбәп кирәк.
– Иртәгә берләрдән соң чыгам. Кайтып килермен, – дип Римаз кызыл төймәгә басты.
«Төшкә кадәр эштә күренсәм, туп-туры авылга», – дип план сызды ир-ат. Каратай, бер уйласаң, монда гына инде ул. Студент булып укып йөргәндә, көн саен кайтып йөрде. 20 чакрымны ерак дип тә белмәде. Шул тормыш куып ерагая икән барысы да. Авыл да, туганнар да, әткәй-әнкәй дә.
«Чия» күренми микән дип, әти кеше тәрәзәдән урам ягын дүрт күзләп күзәтте. Аш бүлмәсендә идән тигезләп йөрүенә хатыны сүз катмады. «Пәрдәне ничә карама җыерып калдырасың, әзрәк тартып куеп булмыймы әллә?» – дип ачынды. Бу як аныкы инде, дәгъва белдерә алмыйм, дип зал ягына чыгып китте Әнис. Берләр авышкач, сөекле улы кайтып җитте. Чәйнекнең дә икенче генә кат газ өстенә менеп утыруы иде. Машина тавышын гына көткән диярсең, хуҗаларны айнытып, сызгырып җибәрде. Икесе дә зурдан кубып, ишегалдына каршы алырга чаптылар. Табын ялыктырганны яратмый бит инде. Күршеләр белән ләчтит сатудан тәм тапмыйча, барысы өйгә узды. Римаз кыяр-кыймас тормыш мәшәкатьләре турында сөйләде. Зарлану егет эше түгел дип, авыл хәлен дә сорашты. Кызгандырып, башыннан сыйпатасы килмәсә дә, шәһәрдән бизүе турында әйтми кала алмады. Монда ешрак булмауның сәбәбе дә шуңа барып тоташа бит. Якадан тотып алалар да, ни ике адым алга, ни ике адым артка ясап булмый...
– Абау, чәй эчмисең мени тагын, өстик әйдә, улым, – дип караса да ата кеше, өй тирәсен әйләнеп чыгарга җыенган Римазны туктата алмады. Аның хис-кичерешләрен атлап юк итәсе, я су сибеп эретәсе килә иде. Уйларны рәткә китерергә кирәк, дип ир-ат арткы якка чыгып китте. Авыш койманы әткәй үзе бастырып куйган икән, мине көтеп тормаган, дип кызаруын сизде.
– Ми-һа-һа, ми-һа-һа.
Кашканың бу абзарда икәнен Римаз бөтенләй оныткан. Элек лапаста тора иде бит. Әтисе белән бергә көчкә-көчкә алып чыкканнарын искә төшерде. Быел язын гына әле. Их, дөмекмәс булды бу телефоннары да. «Алло, әйе, тыңлыйм» дигән сүзләр белән Римаз ашыга-ашыга өйгә таба атлады. Эштән шалтыраталар, Гәрәев ял итәргә дачасына чакыра. Кызлар күп булачак ди әле тагын, яшен оныткан бәндә. Хәер, аңа ярый да инде, ул кечерәк бит, алдарак туган. Яшәп калсын, теләгәндә йөреп калсын.
– Рима-а-аз! Римаз улым! Чык әле, чык әле арт якка.
Лапас артыннан Әнис картның тавышы ишетелде.
– Улым, Кашка качкан! Бу тирәдә генә күренми, берәрсенә кергән дияр идең дә, ара-тирәдә капкалар бикле бугай. Басу юлына китмәгәнме икән, артыннан чап әле! – дип хафага бирелеп, Әнис улына дәште.
Римаз бервакыт тораташ булып басып катты.
– Юк, чапмыйм, качсын әти. Аңа ирек кирәк...
– Нәрсә-ә? – Әниснең гаҗәпләнүе йөзенә сыймады. – Шәһәрдә торып башлары киткән бу балаларның, – дип сөйләнде ул.
Кашка таңда кайтып керде. Ерак китмәгәнен Әнис карт та сизенгән иде, шуңа артык пошынмады. Тик Римаз гына һаман күзен басу юлыннан ала алмады. Качкан. Телсез, элемтәсез, ярдәмгә мохтаҗ ат та качкан. Ә ул соң ник әле дә булдыра алмады? Бәлкем, качу – көчсезләр эше түгел, киресенчә, көчлеләр эшедер? Әмәле табылмаса...
Азалия Сабитова
Нет комментариев