Кызык өчен генә берничә шагыйрьгә бер-берсен дәвам итеп чирек гасыр бәете язарга дигән бирем биреп карадык.
Бу экспериментның нәтиҗәсе – синең каршыңда. Бу бәет көн саен күңелләребездән сыкрап чыккан сорауларны ишетмәмешкә салышу, сандык төпләрендә бөгәрләнеп яткан үзидентификациябез авазы, чак-кына җимерелмичә, шыгырдап текә таудан ыҗгырып төшкән психикабызның ыңгырашу тавышы. Гасыр бәете - бездән соң килгәннәргә бер ым – бер мем.
Зөләйха Камалова:
Менә чишелә гасыр чалмасы,
Инде яшәлгән Тукай чамасы.
Кайда вакытның геоноктасы?
Суырган ахры экран яктысы...
Подъездга керү – пыяла ишек,
Безнең гасырның авазын ишет.
Алтын диярсең каһвә пачкасын,
Өч хәреф хәзер – дөнья ачкычы.
Күршеләр түгел, туганнар да ят,
Адәм хәтере ничә гигабайт?
Безнең киләчәк – кап-кара төтен,
Пышылдап укы гасыр бәетен.
Гөлназ Әхмәдиева:
Яшәгән-булган гап-гади кеше,
Булмаган аның һич нидә эше.
Трендлар белән ул гел алга барган.
Рилсларны карап, тәҗрибә алган.
Китап укымый, чөнки күңелсез,
Языша гына, ә болай «телсез».
Зөләйха Камалова:
Нишлисең инде, хәзерге заман...
Безнең гасырда шундый каһарман.
Гөлназ Әхмәдиева:
Бартөрле кеше бертөрле уйлый,
Бертөрле яши, бертөрле сулый.
Ахирәт нигә, куганда дөнья?
Кыска рәхәтләр – әллә соң канда?
Үсештә булу – менә бу плюс-вайб!
Төкәнмәс куыш – ул безнең тозак.
Рүзәл Әхмәдиев:
Су аналары акрын чабалар,
Тоттыра җиңел нейробалалар.
Кара урманнан кайтмаган Булат,
Татарлар хәзер әллә экспонат?
Ялтырый заман, күзләр камаша,
Калт(ы)рый эчтәлек, менә тамаша.
Динле булыйк без, укыйк илереп,
Хәләл туйларда беттек исереп.
Кесә киң булсын, бәя үскәндә,
Профильдә тормыш җете
төсләрдә.
Айзилә Билалова:
***
Нәрсәгә кирәк артык
мәшәкать:
Уңга я сулга «свайпать ит»,
рәхәт…
Шомлы карашлар тулган
урамда,
Таяныч эзли күпләр даруда.
Тынычлык кергән Кызыл
китапка,
Үзең үзеңне инде югалтма!
Рүзәл Әхмәдиев:
Белем җыюга юктыр
ихтыяҗ,
Без тере түгел, тик
фотомонтаж.
Кем генә әйтер «яшәп
өлгердем»,
Экран суыра кеше гомерен
Өр-яңа тарих, искесе ялган!
Безнең үткәннәр үтмәгән
булган.
Зөләйха Камалова:
Олылар әйтә: «Бераз
түзегез».
Әллә чор шундый әллә
үзебез.
Тагын чор үтәр, күңелләр
түзәр,
Киләчәк күзли өметле
күзләр.
Инде укыгыз гасыр бәетен,
Исәннәр һич тә өзмәс
өметен.
Нет комментариев