Автор: Бәб
***
Минем хисләр каравылсыз,
Әйдә, басып ал.
Минем йөрәк – синең йортың,
Мәңгелеккә кал.
Менә сиңа тимер хәнҗәр –
Миңа яра сал.
Эчемдәге ялгызлыкны,
Зинһар, ярып ал.
Һәр кисәген, һәр киртеген
Суеп, кырып ал.
Эчемдәге ялгызлыкны
Богауларга сал.
Эчемдәге ялгызлыкны
Янгыннарда эрет.
Эчемдәге ялгызлыкы
Зинданнарда черет.
Бәгырьдәге һәр бөртеген
Тапта, бетер кыйнап!
Эчемдәге ялгызлыкны,
Казаннарда кайнат!
Эчемдәге ялгызлыкны
Юк итә алмасаң,
Һич югында, Синең хакта
уйларымны тарат.
***
Кара упкын минем кебек тоямы соң?
Җиһаннарны
Чоңгылына тарта-тарта
Төпсезлеге арта.
Кара упкын әгәр безне йотса,
Без таркалыр идек
Миллион ялгызлыкка.
Без чәчелер идек галәм читләренә,
Мәңге ялгыз янар өчен төнге күктә.
Ә гашыйклар безгә бармак төртә-төртә
Әйтер иде:
– Кара, әнә ансы нигә ялгыз?
– Шундый йолдыз!
Сөйләр иде сүзләр бер-берсенә бер мәгънәсез.
Ул гашыйклар ялгызлыкны җуямы соң?
Кара упкын минем кебек тоямы соң?
Нет комментариев