Шагыйрь, алып баручы Рүзәл Әхмәдиевне мәхәббәт, тормыш, фәлсәфә хакында шигырьләреннән таныйбыз.
Әмма бу юлы без аны башка яктан да ачтык – Рүзәл редакциябезгә тарих, хәтер, тамырлар темасы белән сугарылган шигырьләрен җибәрде. Бу ачышны сезнең белән дә уртаклашабыз.
ЕЛАН БӘЕТЕ
Урман юлында тузан утырган,
Барма ул юлдан, йөрмә ул юлдан.
Урман юлына тузан кунгандыр,
Димәк, язмышың шулай булгандыр.
Урман эчендә кояш бетәдер,
Сукмакта сине елан көтәдер.
Урманга керсәң, нурлар югала,
Артыңда синең яшь гомрең кала.
Анда салкынлык җанны өтәдер,
Елан сукмакта сине көтәдер.
Урман каршында куе әрәмә,
Әткәй, җибәрмә, кызың чишмәгә.
Чәчәкләр анда балга тулган, ди,
Бүген карт елан, кияү булган, ди.
Әнкәсе кыздан бирнә яшергән,
Әремнәр көйгән кызның яшеннән.
Төнлә әл-Видагъ мактый гаетне,
Зинһар, елама, үзең гаепле.
Тимерче кызы, бигрәкләр гүзәл,
Яфрак мендәрдә, көтә ут күзләр.
Ана күзләре кипкән ди яшьтән,
Кызың еланда, аңа ярәшкән.
Ак тәне буйлап, ник кызың елак?
Артка карама, авылың ерак.
Әткәй тыңлыйдыр зарын җилләрнең,
Елан өненә нигә җибәрдең?
Кызың авылда иң чибәр иде,
Елан ысылдый, «яратам» диеп.
Коча уратып, шуа чәченнән,
Кызның бәхете кайда чәчелгән?
Елан кайчандыр өйгә кергәндер,
Бишектә яткан кызны күргәндер.
Идән астыннан кызны күзәткән,
Һаман зар яши, чыкмый үзәктән.
Әнкәсе юып, биләүләр элгән,
Сабый, уйнадың ник елан белән?
Еллар узганнар, ә гашыйк елан,
Салган кабыгын, йөрәге калган.
Әнкәсе елый, керләр юганда,
Кызчыгың ята хәтфә юрганда.
Коймак ясыйм дип, таба майлаган,
Әнкәй, кызыңны елан сайлаган.
Идән астына әткәсе баккан.
Елан тиресен ул шунда тапкан.
Әткәй, кызчыгың – елан килене.
Дөнья күрмәде, шундый яшь иде.
Әткәсе ярсып, укларын атты,
Уналты тулган кызын югалтты.
Нигез салганда, эт күммәгәндер,
Шуңа да өйгә бәла кергәндер.
Кызның агудан ап-ак йөзләре,
Күкләргә баккан җансыз күзләре.
Урман юлына йомшак кар яткан.
Кайтыр да иде, буыннар каткан.
Әткәй, тыңлама зарын җилләрнең,
Елан янына нигә җибәрдең.
Керфекләреңә ак кар кунгандыр,
Димәк, язмышың, шулай булгандыр.
Нет комментариев