Редакциябезгә хатлар еш килеп тора безнең. Шуларның берсе аеруча игътибарны җәлеп итте – шагыйребез Ренат абый Харистан иде ул хат. Яшьлек рухы, хыяллар, идеаллар яңгырап торган поэманы, һичшиксез, журналга бирергә кирәк дигән фикергә килдек. Ашыкмый, иркенләп, тәмләп укыгыз.
Сүз уңаеннан, бу поэма төсле музыканың пионерларыннан булган Булат Галеевка багышлана.

Т Ө С Л Е М У З Ы К А
Поэма
Студент чагымда миңа
исәр уй кергән иде...
Шуны, курс эшем итеп,
язып та биргән идем.
Фәлсәфә доценты миңа
ымсындыргыч сүз катты:
– Аспирантым булырсың! – дип,
җылы хыял уятты...
Колак өчен музыка бар,
сынлы сәнгать – күз өчен,
тән хәрәкәтенә бию –
тузын хәлең беткәнче.
Борын өчен сәнгать бармы?
Ә затлы парфюм?.. Белмим...
Хушбуй исеннән уйланмыйм,
тетрәп еламыйм, көлмим...
Чын сәнгать уйлар уята,
уйларны хискә төрә,
йөрәккә дәрт урнаштыра,
яшәүгә ямь, көч бирә!
Булырга тиеш!.. Булмаса –
ул тиеш табылырга...
Эзләнергә кирәк яки
гениаль абынырга,
яки Архимед шикелле,
ваннага су тутырып,
ташып чыкканын үлчәргә,
шунда кереп утырып,
тәкенергә «Эврика!» 1 дип
кычкыртырлык юк-барга,
я Ньютон күк, алмагач
ышыгында йокларга!..
Ул чорда «төсле музыка»
белән җенләнеп алдык.
Бу шаукымны студентларга
Булат Галеев* салды –
минем институтташым,
математик һәм лирик...
Теге уй, ахры, күңелгә
шул чакта калды кереп...
Бераздан «борын сәнгатен»
җиңде төсле музыка.
Ләкин миндә алар исән,
һаман алгы сызыкта.
*
Төсне ишетеп буламы,
ә музыканы – күреп?..
Ни гомер бу сорауларга
мин җавап эзләп йөрдем.
Алар күктән иңмәделәр
һәм Җирдән дә шытмады.
Аларны мин, шәраб итеп,
бәллүрдән дә йотмадым...
Төсләр чәчрәтәсе килде
күңелдәге гөлләргә.
Алар төссезләнгән иде
соры, сүрән көннәрдә...
«Җепшек» еллар* җылысы да
бирмәде без көткәнне...
Күңелдә ташулар узды,
ә җанда боз китмәде.
Казанда «Прометей» дигән
бер эСКаБы* бар иде.
Аны «авангард» оясы
дияргә дә ярыйдыр.
Һәм Булат Галеев аны
дөньяга яңгыратты.
Казанга төрле илләрдән
матур кайтаваз кайтты...
Сорау сиздермичә туды,
тәнгә сеңгән дым сыман...
Яшьлек каршы торалмады
«Прометей» тылсымына...
Прометей шаукымы белән
мин дә мавыгып алдым –
«Кеше» дигән әсәремдә4
шул еллар эзе калды...
– Төсле ишетү дә бар ул
безнең кайберебездә!
Бу бөек сәләтне, дустым,
әүвәл үзеңнән эзлә, –
дип әйтте Булат Галеев....
Һәм мин озак эзләдем –
колакка әйләнә язды
минем зәңгәр күзләрем.
Күз-колагым җиде төскә
сөлек кебек ябышты –
җиде төснең җидесе дә
чыгармады тавыш-тын,
җиде нотаның һәркайсын
колагым белән эчтем –
ноталар төскә әйләнми
һәм күзләремә күчми.
– Ишетеп булган төсләр юк,
күреп булган тавыш та –
ышанасың бугай, дускай,
ялган фәнни табышка, –
дидем Булат Галеевка...
Сикертмәде кашын да –
дустым түгел, доктор Фауст*
тора иде каршымда...
*
Бер уйласаң, ул җаваплар
бик үк кирәк тә түгел,
ләкин һич тынычланмады –
яңалык көткән күңел...
Аларга җавап табудан
баемам да, бөлмәм дә...
Эзләнмәсәм, мин Кешеме?
Юк, Кеше түгел – бәндә...
Әйтик, Җир яссымы, шармы –
моны белү ник кирәк?
Белмичә дә яшәгәннәр...
Шулай хәтта иплерәк!
«Белмим»нең башы авыртмый.
«Белмим»нең җаны тыныч.
Белгәннәрне яндырганнар,
башларын кискән кылыч...
Булат та майда йөзмәде,
кергәләде селтегә –
Заман аны якасыннан
тотып бераз селкеде.
җүләр сорау бирүдә
һәм, акыллы җавап табып,
аңарга җан өрүдә!..
«Нигә?», «Ничек?»,
«Кайда?»,«Кайчан?» –
менә иң бөек сүзләр!
сорауга җавап эзләү!
*
Даһи уйланулар булган
күптән – безгә кадәр дә.
Тарихлардан килә тора
безгә төрле хәбәрләр.
Музыкадагы төсләрне
бер композитор күргән –
«Прометей» дигән симфоник
поэма язып биргән.
Тавышлар симфониядә
төс булып ялкынланган
һәм «Ут поэмасы» дигән
өстәмә исем алган.
Антик алла утын урлап,
кешеләргә биргәнгә,
Прометейның бу эшендә
күкләр гөнаһ күргәннәр.
Күкнеке генә булган ут
Җир эченә дә күчкән,
һәм кешеләр кулында да
әйләнгән бөек көчкә!
Үзе алла була язган
ут өләшеп йөргәндә...
Чама белергә тиеш шул
түрә булмаган бәндә...
Җирдәге тәүге каракны
Зевс тауга беркеткән
һәм аның тере бавырын
чукыткан зур бөркеттән.
Прометейның сызлануын
Скрябин ишеткән,
төснең тавышын күргән һәм...
«Ут поэмасы» иткән...
*
Студент чаклар артта калды
сагындырып, яктырып...
Галеев – яшь «крутой» галим,
мин дә китап авторы...
Яшьләр Үзәгендә* иде
«Прометей» эС-Ка-Бысы.
Шушында тынгысыз Булат
үз утларын кабызды...
«Ут поэмасын» тыңлыйбыз
зур наушниклар киеп.
Тынчу зур ярымподвалда
мин – Эсхил*... Рухым биек...
Күзләр экранда... Ә анда
төсләрдән хасил дөнья:
юк ас, юк өс, юк көнбатыш,
юк көнчыгыш, юк төньяк...
Шул дөньяның үзәгендә
мин – Эсхил һәм мин – титан*
Мин музыка ялкыннарын
бал йоткан кебек йотам!
Кулларым да никтер пешми,
керфекләрем дә көйми...
Тәмле тавышлар ишетәм –
кемдер нәрсәдер сөйли.
Мин аңлыйм да, аңламыйм да,
җавап бирмим, сорамыйм,
«Бу халәтне алып чыгам!..»
диеп план корамын:
төрле төсләргә буярмын
Казанның барлык өен,
һәркемгә өләшәчәкмен
мең төсле төрле кием....
Юлларны да түшәтәмен
төрле төсле ташлардан...
Вакыт инде табигатьчә –
матур яши башларга...
Аллы-гөлле ялкыннарны
йөрәгемә тутырам...
Ябырылып җыйган саен
комсызлыгым котыра –
бизим шәһәрне, илемне,
бар кешелек дөньясын –
төсле музыканы кеше
гомер буе тыңласын....
Экрандагы барлык төсләр
наушникта яңгырый,
төсләр яна, ялкынлана,
бернине дә яндырмый...
Һәм дөньяга нидер булды –
ул кинәт куйды чатнап...
Кемдер минем кулларыма
богау салды шул чакта.
Алып китте Каф тавына
һәм кыяга терәде –
гранит-ташка чылбыр белән
беркетергә теләде....
Бөркет әйләнә өстемдә,
төбәп утлы күзләрен...
Һәм шунда наушник тынды....
Һәм дөнья да үзгәрде –
залда гади ут кабынды.
Колаклар тора чыңлап...
Прометей була язганмын
төсле музыка тыңлап....
Тынлык дөньясына чумдым....
Уйландым онытылып,
«Мизгел, син гүзәл – туктал!» – дип
кычкырган Фауст булып.
Күңелемә әллә каян
изге бер теләк иңде –
төсле матурлык урлыйсы
һәм тотыласы килде.
Галәм һәм Вакыт каршында
килде фаш ителәсем...
Ләкин менә ни урларга?
Калды шуны беләсе...
Матурлыкмы? Гүзәллекме?
Ә алар нидән хасил?
Аларны нәрсә тудыра,
аларны кемнәр ясый?
Кемгә кирәк соң гүзәллек?
Кем мохтаҗ матурлыкка?
Бармы кеше гомерендә
Гүзәллек дигән нокта,
Матурлык дигән тукталыш,
Гүзәллек дигән сәгать?
Ник матурлык җитми безгә –
мохтаҗлыкка ни сәбәп?
Тынычлык өчен сугыштык,
еламас өчен көлдек,
савыгыр өчен чирләдек
хәлләнер өчен бөлдек...
Нинди мәңгелек сусау бу,
иксез-чиксез эзләнү?..
Без шулар өчен көрәшеп,
беттекме ямьсезләнеп?..
Бу дөньяда бар нәрсә бар!..
Аллаһ биргәннән артык!
Шул безне Оҗмах юлыннын
Тәмугка бора тартып....
Эврика!... Нәрсәдер артык!
Эврика!... Шуны урлыйм!
Матурлык миннән башка да
Җир Шарын әйбәт урый...
Шул артык нәрсәне урлыйм,
юк итәм утка орып....
...Һәм кемдер фани дөньяга
кайтарды тамак кырып...
– Я, музыканы күрдеңме,
ишеттеңме төсләрне,
артык авыр булмадымы
революшен хисләрең? –
диде Булат! Тукта! Әллә
доктор Фауст үземе, –
минем нинди тетрәнүләр
кичергәнне сизенеп....
– Карак буласым килде, – дим, –
Прометей титан сыман –
дөньяны манасым килде
матурлык яктысына....
– Урланган матурлык белән
булмый дөньяны бизәп.
Син – шагыйрь, кеше акылын,
җанын бизәрлек сүз әйт,
поэма бир, җырлар тудыр,
пьеса яз куанып,
музыканың төсе сеңгән
каныңа каләм манып;
Прометей уты кешегә
дәһшәтле даһи гыйбрәт –
ут – Оҗмах та, ут – Тәмуг та
урлап алганга күрә,
бик нык рәнҗеткәнгә күрә
Олимпның аллаларын....
Беләбез бит: аллалар күп,
бердәнбере дә бар ул, –
диде Баруди туганы,
күзлеген сөртә-сөртә, –
музыкада төс эзләргә
всевышний Аллаһ керткән.
Бер сәбәпсез, бер максатсыз
берни дә юк дөньяда.
Булачак яңа сәнгатьтә
Прометей уты яна.
Мин, дустым, утлы нәселдән –
гарәп сүзе «баруди»
безнең нәсел тәхәллүсе –
татарчасы «дары» бит!..
Мөфти Баруди яшәүдә
ләззәт мәгънәсен эзләп,
Эсхил, Прометей шикелле,
уйлар калдырган безгә...
*
Ак Кремль шаккатыра
һәр үтеп баручыны –
манара кура җиләге
төсенә чумып чыңлый!
– Малиновый звон! – ди берәү,
өч бармаклап төртенеп, –
бу бит төсле музыканы
көнкүрешкә кертү, – ди.
Космик кораб була язды
Казан циркы бинасы –
әйтерсең фантаст-рәссамның
натураль картинасы...
Төсле музыкаль фонтаннар
таралды дөнья буйлап...
Җир төсләрне музыкага
җайларлык итеп куйган!..
Скрябин моны ишеткән,
Булат Галеев күргән –
ноталарга нурлар кушып,
төсле музыка үргән...
Яңа сәнгать булганмы ул,
әллә булып барамы?
Бар диеп тә, юк диеп тә
кырт кисәргә ярамый.
Булат җанын фида кылды
яңа сәнгать хакына.
Бүген булмаса – иртәгә...
Ул якында... Якында...
Мин үзем әле бүген дә,
сиздерсә берәр хисем,
төшенергә теләп, аны
борын тутырып исним,
колак тутырып тыңлыймын,
күзем тутырып карыйм,
тәмен татырга тырышам –
тозын-борычын барлыйм,
Һәм хәтергә кайта Булат –
фикердәшем һәм дустым.
Минем өчен татарның ул
Прометее, Фаусты.
21 июль, 2025
-----------------------------
И с к ә р м ә л ә р :
1. Э в р и к а ! (латин.) – Таптым!
2. Б у л а т Г а л е е в (1940–2009) – философия фәне докторы, СКБ «Прометей» җитәкчесе. Хисләрнең тәэсире проблемаларын тикшерүче дөньяга танылган философ. 1959–62 елларда без Казан дәүләт педагогика институтында укыдык.
3. Җ е п ш е к е л л а р – үткән гасырның 60 нчы еллары – СССРда иҗат әһелләре фикер хөрлеге алган чор.
4. «К е ш е» – композитор Мирсәет Яруллинның Ренат Харис либреттосына язган ораториясе. Анда «Прометей» дигән бүлек бар. 1972 елда бу әсәр М.Җәлил премиясенә лаек булды.
5. Ф а у с т – доктор Фауст немец шагыйре И.В.Гётенең шул исемдәге поэмасы персонажы. Ул, максатына ирешү хакына җанын да кызганмаган.
6. А.Н. С к р я б и н (1871–1915) – дөньяда беренче булып «Прометей» дигән төсле музыка поэмасы язган рус композиторы.
7. З е в с – грек мифологиясендә төп алла.
8. Я ш ь л ә р Ү з ә г е – Казансу буендагы ул бинада хәзер «Ак Барс-банк».
9. Э с х и л (б.э.к. 30 нчы елда туган) – борынгы грек драматургы, «Прометей» трагедиясе авторы.
10. Т и т а н – борынгы грек мифологиясендә титаннар аллалардан кала илаһи затлар. Прометей шул заттан.
Нет комментариев