Күптән түгел әдәбият дөньясында сөенечле хәл булды: яшь автор Айзилә Абрахманованың хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. «Киелмичә калган туфлиләр» китабында хисләр, фәлсәфә һәм ярату тулы хикәяләр урын алган.
Бу санда авторның «Синле синсезлек» хикәясен бирергә булдык. Айзиләнең тәүге җыентыгы котлы булсын!
Кулларымдагы авыр «капчыклар» – әни бер атналык итеп төяп җибәргән помидор-кыярлар – бөтен гәүдәмне аска тарта. Алар мине метро катламнарына таба сөйри төсле, әйтерсең, Җир үзе мине торган саен эчкәрәк суыра. Пәлтәм дә бүген миңа каршы: әллә ничек уңайсыз утыра, таратып салган чәчләремне магнитландыра да, чәчләрем күземә, авызыма керә, йөземә сылана башлый. Рәтләп тә булмый – ике кулда ике зур сумка. Җирнең тарту көчен арттырып, бу капчыклар гәүдәне тагын да түбәнгә өстери.
Станцияләрне саныйм. Тизрәк төшеп, эскәмиягә сумкаларымны куеп, пәлтәмне төзәтәсе дә, кеше кыяфәтенә керәсе килә. Бу кыяфәттә бер генә танышны да очратмасам ярар иде дип уйлыйм. Әмма күңелнең бер читендә икенче уй да тынгылык бирми: әгәр дә киләсе станциядә Ул керсә? Бер күрүдә танымастыр да, бәлки. Ә мин аны мең кеше арасыннан таныр идем. Йөрәкне төнге шәһәр шикелле тын калдыра торган йомшак тавышыннан, җылы карашыннан таныр идем. Тәнне генә түгел, бөтен күңел күзәнәкләрен җылыта торган назлы иде аның тавышы. ИДЕ кайчандыр. Тик хәзер түгел…
Юк инде, каян килеп, шундый зур Казанда – бу кырмыска оясында – кайчандыр, йокыларын калдырып, төне буе телефоннан сөйләшеп чыккан ике «кырмыска» очрашсын инде?! Мөмкин түгел…
«Төньяк вокзал»
«Яшьлек»
«Кәҗә бистәсе»
Һәр көн ишетеп ияләшкән, җанга якын җылы тавыш «Кремль станциясе» диде дә, ишекләр ачылды. Әгәр дә поезд йөртүчесенә «Менә шушы сызыкта, шушы-шушы вагонда утыручы кызның нәкъ каршысында булырлык итеп тукта» дисәләр, моның өчен аңа хәтта премия вәгъдә итсәләр дә, бу кадәр туры китерә алмас иде ул! Мин суламыйм... Йөрәк типми... Вагон ишегеннән чыгучыларны көтмичә эчкә агыла башлаган халыкны мин күрмим, минем караш алар аша уза. Чөнки... Каршымда – син! Миннән бары биш метр ераклыкта! Шундый бөрешкәнсең, шундый юка киенгәнсең. Соры курткаң... Куртка дип атап буламы икән аны? Бу әтәч тиресенең нинди җылысы булсын?! Тагын да ябыгып киткәнсең... Янәшәңдәге кыз, әкрен генә аяк очларына басты да, синең салкын муеныңа кулларын салды. Күзләреңә күтәрелеп карады һәм синең юка иреннәреңә иреннәре белән кагылды…
– Сак булыгыз, ишекләр ябыла…
Поезд авыр сулап, иренеп кенә тизлек җыя. Соры диварлар берсен-берсе алыштыра, тузанлы кара тоннель мин утырган вагонны үз эченә суыра. Минем йөрәк һаман да типми. Бу кызый үлмәсен инде тагын дигәндәй, йөрәккә ясалма сулыш алдыргандай итеп, вагон уңга-сулга чайкала. Күз алдымда шушы ун секундлык очрашу ватык патефон шикелле кат-кат уйналып тора. Һәр яңа «серия» саен ул ничектер ерагая, тоныклана, детальләр югала. Бу очрашу бөтенләй дә булмады, арганлыктан керфекләрем йомылып йоклап кына киткәнмендер кебек тоела башлый.
Тик синең бу мизгелдәге күзләрең генә онытылмый. Әгәр дә синең карашың җил булса, күзләреңнең салкын сулышыннан һәрнәрсә бозга әверелер иде. Аларда шундый битарафлык, шундый салкынлык. Нишләп синең карашың шундый суык, шундый боек иде? Шундый чибәр кыз янында нишләп син шундый салкын, шундый битараф идең?!.
***
...Трамвай уңнан-сулга чайкала. Аның белән бер ритмда уңнан-сулга (ә бәлки, алдан арткадыр – кем белгән инде аны) минем йөрәгем чайкала…
Ни сөйләшәм инде мин аның белән?! Ничек тотарга инде үземне? Ник кенә ризалаштым икән, ә?! Хәзер өйдә тыныч кына кара каһвәмне эчеп утырыр идем. Суыткычта соңгы торт кисәге калды. Мин кайтканчы, ашамасалар ярый инде шуны. Аш салынган кәстрүл артына яшереп куясы калган. Эх, ююк, ул торт кисәге урынына мин үзем хәзер кәстрүл артында качып утырыр идем…
Мин кием сайлый беләмме инде?! Үземә дә сайлый алмыйча интегәм бит! Башта берне киям, аннан соң икенчесен, әнинең фикерен тыңлыйм, аннан – апаныкын. Аларга ошый – миңа ошамый. Салам, яңадан киям. Сәер утыра шикелле, килешми. Манекенда матур, ә мин кигәч, кием эченнән чәче тузган, бите шешенгән йомырка карап тора төсле. Салып атам, янә киям. Тагын эзләсәк, бәлки, яхшырагы очрар кебек тоела. Кайткач киеп карыйм – ярыйсы икән... Үземә шулай сайлаганны кешегә сайлый аламмы инде мин?!
Көз дә әллә нинди сәер быел... Кире. Минем шикелле. Иртән елмаеп кояш чыга да, берәр сәгать торамы икән, яңгыры коя башлый, сары яфракларын җил туздыра. Аннары «Ә, ярыйсы икән, түзәрлек» дигәндәй, яңадан кояш чыга. Шуңа күрә ни кияргә дә белмәссең. Менә ул да ни кияргә белмим, ди. Теге елгы курткасы кечерәйгәнме шунда, югалганмы, аңламадым. Яңаны аласы иде, ди. Толстовкадан гына салкын, йөреп булмый, ди.
– Мин иртәгә төштән соң бушмын. Синең планнарың ничегрәк? Әйдә, минем белән иптәшкә. Миңа куртка сайлашыр идең.
...Трамвай уңнан-сулга чайкала. Аны уздырып, минем йөрәк дөп-дөп килеп, уңнан-сулга, сулдан-уңга сикерә. Тукталышта төшеп калдым да парк буйлап җәяү киттем. Йөрәк берүзе генә ритмны югалтмасын әле дигәндәй, трамвай урынына хәзер инде минем тезләр биештерә. Кулымда – телефон, телефонда – карта, картадан карашымны алмыйм, тик күзләрем белән аны да эзлим. Зебрадан чыга башлаган идем, «Әй, монда бит!» дип, берәү кычкырып җибәрде.
Ап-ак лонгслив кигән, башына нәкъ шундый ук төстә тасма бәйләгән таныш булмаган танышым артымнан килә икән.
Кибеткә таба атлыйбыз. Минем биештергән тезләрем ритмны югалтып, абынып китә. Тынычлаааан. Юк инде, йөрәк, сиңа түгел бу команда! Йөрәк тизлекне 130га арттыра, тезләр «Камера!» дип, кинәт тормозга баса. Туфлием кәкрәеп китә…
– Мин, гомумән, нәрсә теләгәнемне белмим. Куртка булсын. Җылырак. Кечерәйтми торган, киң дә булмасын. Бармы икән андый нәрсә?
– Бардыр, – дим.
Кибет ишеген ачабыз. Эчтә бераз җылырак. Ул берьюлы берничә куртканы кулына ала да көзге янына баса. Икәүләп карыйбыз. Ул – үзенә, мин киемгә. Киемгә түгел дә кебек. Аның көзгедәге чагылышына күз салам. Йөзе җитди. Үзен күзәтә, үзенә ышанып җитми дә сыман. Ә мин курткага караган булып аны күзәтәм, җиңен карыйм, иңбашындагы бөрешләрне, чәченә төшкән яктылыкны…
– Бу сине олыгайта, – дим.
– Рәхмәт, – ди ул коры гына.
– Өлкәнрәк күренү һәрвакыт хыялым иде. Ул иңнәрен сикертеп ала, көзгедән үзенә янәдән бер карап ала да, куртканы салырга керешә.
– Син бик шәп модный киңәшче түгелсең, белеп тор, – ди.
– Минем миссия – гадел булу.
– Ә кайвакыт мактау да кирәк.
– Шәлперәйгән, килешсез киемне мактыйммыни?
– Мине мактасаң була, – дип көлеп җибәрә.
Аннары тиз генә тагын бер куртка киеп карый.
– Барыбер алмыйм. Бүген юк, – ди ул, ниһаять. Кибеттән чыккач, икебез дә бер мизгелгә туктап калабыз. Һавада көз исе белән катышкан пәрәмәч исе аңкый. Аңа каяндыр тәмле каһвә исе кушыла. Урам тын.
– Кая барабыз? – ди ул. Әйтерсең, бу инде гадәти сорау.
– Берәр җылы әйбер эчәсеңме?
– Мин һәрвакыт тәмле каһвәгә риза. Бәлки, кием эзләү бер сәбәп кенә булгандыр. Хәзер без бер-беребезне җылыта торган әйбер эзлибездер. Сүзме, карашмы, тынлыкмы – аның әлегә үз исеме юк.
***
Филолог кешегә программалаштыру фәне нәрсәгә кирәк ул? Философия, биология, экономикалары белән килештем инде. Бөтен җирдә керә, фон белемнәр, имеш. Ә программалаштыру чуртымамы миңа? Кем уйлап чыгарган бу программаны?! Дәресләрендә берни өйрәтмиләр, порталдан лекцияләр тыңлагыз да код языгыз дигән булалар. Бу фәнне мин аңламаганга аяк астындагы сары яфрак күче гаеплемени, ачу белән тибә-тибә китапханәгә барам. Минем өчен икенче атна рәттән өй эше хәзерләгән танышым: «Борчылма, аңлатам» дигән була. Бу юлы да ул китапханәдә көтеп тора иде инде. Ноутбугын ачып салган.
– Башта аңлатып карыйм, – ди. Бик тырышып сөйли, экраннан нәрсәдер күрсәтә, схемалар, функцияләр, менә болай эшли, янәсе. Мин тыңлыйм. Бермәл ишетәм, бермәл – юк.
Карашым экранда, тик эчемдә һаман ачу кайный: «Моның миңа нигә кирәге бар? Болар белән мин ни эшлим? Сессия ахырында имтиханны ничек бирәм инде мин? Бигрәк капризлы бу кодлар, бер өтерең төшеп калдымы – всё, беттең».
– Менә монда аргумент була, аңлашыла бит?
– Әйе, аңлашыла, – дип, баш кагам.
– Әйдә, – ди ул, – бу дәреснең видео аңлатмасы бар, икәүләп карап карыйк. Мин карап чыктым инде, син тыңлап кара, бәлки, болай яхшырак аңлашылыр. Бер колакчынын миңа суза. Үзе икенчесен киеп куя. Экранда укытучының тавышы ишетелә.
– Мин башымны бераз салып торам, яме? – ди ул, тыныч кына.
– Иртән эштән соң туры монда килдем. Видеодагы тавыш нидер сөйли, экранда кодлар языла. Тыңлыйм, аңларга тырышам. Чынлап тырышам. Бәлки, хәзер аңыма барып җитәр кебек. «Ул кадәр үк тиле түгел бугай инде үзем» дип, гуманитарий башымны тынычландырам. Беренче минут. Икенче. Аннары карашым ноутбуктан читкә сикерә. Янымдагы егет өстәлгә башын салган, күзләрен йомган. Әллә йоклый ул, әллә болай ятып кына тора – белмим. Төнге сменадан кайткан инде ул. Шуннан туры монда килеп утырган. Ике атна инде «Сорасаң – булышам» дип тора. Минем өчен код яза. Үзенә кирәкмәсә дә. Хәзер менә мине «допка»га калудан коткарырга тырыша. Һәм моның өчен миннән бер тиен дә сорамый.
...Мин экрандагы тавышны ишетмим инде. Кодлар, функцияләр, мисаллар фон булып кына яңгырап тора. «Аның бит очлары һәрвакытта да шундый булдымы икән, тау башлары кебек калкуланып тора. Керфекләре озын икән. Тик кашы бик сирәк. Бер колагы да сулгарак карап тора икән». Тәәәк... Кая әле, нинди функция аңлата иде әле видеодагы абый?..
***
Казансу буе тып-тын. Елга буйлап янәшә атлыйбыз. Су, кояш нурында җемелдәп, сыек алтын сыман ялтырый, ә тирәнрәк урыннары төнге күк кебек караңгылана.
Кояш офыкка авышкан. Бар дөньяны алсу-кызгылт пәрдәгә төреп батучы кояш нурында ерактагы кешеләр шәүләгә охшап кала. Җиләс һавада су исе, камышларның җылы сулышы сизелә. Бар җиһан тынып калган кебек – бары тик елга һәм без. Кинәт суны актарып китеп барган катер бер мизгелгә тынлыкны бозды. Без, туктап, аны карап тордык.
– Кечкенә чакта андый катерларга утырып карарга тели идеңме?
– Әйе. Алар шулкадәр еракта күренә иде… Утырсаң, шәһәрдән чыгып китәрсең кебек тоела иде.
– Ә хәзер утырсаң, кая китәр идең? – дип сорыйм.
– Бәлки, китмәс тә идем.
– Нишләп?
– Хәзер бу чынбарлыктан качмаска сәбәпләр барлыкка килеп тора.
– Нинди сәбәпләр? Ул дәшмәде, аз гына кашын сикертеп тиз генә миңа карап алды да судагы үрдәкләрне күзәтә башлады.
– Менә бу үрдәк бәпкәләре әнкәләре ни күрсәтсә, шуны кабатлый, артыннан калмый да. Син дә шулайдыр, әйеме? – Нәрсә?! Мине үрдәк бәпкәсе белән чагыштыруларына аптырап калдым, бу – нәрсәгә ишарә булды?
– Һәр нәрсә – әнкәләре күрсәткәнчә! Үзләренә күрә, бер «принциплар» инде бу, – дип, мыгырданып алды ул.
– Гуманитарий дигәч тә, син минем белән әллә нинди чагыштырулар телендә сөйләшмә инде, аңламыйм бит.
– Менә синең принципларың бармы? Шул, һәр кешегә хас тормыш калыплары? Әйтик, укып бетерергә, эшкә урнашырга, кияүгә чыгарга татар мөселман кешесенә...
Имәндә икән чикләвек... Әллә каян ерактан әйләндереп йөргән була.
– Мин мөселманга гына кияүгә чыга алам, – дидем мин, тыныч кына. Ул, күзләрен судан алмыйча:
– Ә искәрмәләр була алмыймы? Мөселман булмаса, динен алыштырырга кирәкме аннары?
– Шулайдыр...
– Ә кыз кеше алыштырса?
– Кызларга алыштырырга ярамый, – дидем, бу сөйләшүне тизрәк тәмамларга теләп.
– Синекеләр аңлар да, минекеләр аңламас шул, – диде дә ул, уфтанып, яр буендагы рәшәткәләргә суккандай итеп алды. Бу сәер сөйләшүне, авыр паузаны азрак карлыккан тавыш бозды.
– Егеткәй, кызыңа розалар алмыйсыңмы? Яңа өзелгәннәр. Яныбызга кечерәк кенә буйлы, олырак яшьтәге абый килеп баскан икән. Кулларында кып-кызыл розалар. Ул дәшми. Әйтмәсә дә, бу роза чәчәкләрен алырлык хәлдә түгел икәнен беләм. Аны уздырып, үзем:
– Юк, кирәкми, мин розалар яратмыйм, – дип җавап бирәм. Кулы калтыраган бабай башын кагып китеп барды. Тавышсыз гына. Кулларындагы чәчкәләргә карап калдым, яңа өзелгән, кып-кызыллар, әмма кайбер таҗлары каерылып төшкән. Янымдагы кешем, миңа күтәрелеп тә карамыйча, уңайсызланып:
– Чыннан да яратмыйсыңмы? – дип сорый.
– Әйдә, тегендә барып килик, анда туңдырма саталар... – дидем, бу сөйләшүдән качарга теләп.
Күңелдә нидер кузгалды, әмма тагын да тирәнгә төшәсем килмәде. Туңдырма – бу мизгелне оныттырыр өчен, эчтәге ярсуны суытыр өчен, бердәнбер сәбәп сыман тоелды.
(дәвамы бар…)
Нет комментариев