«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Тукайның ачы хейтына юлыккан шәхесләр

КАРАЛЕнең әлеге чыгарылышы Габдулла Тукайның башкалар турында ни сөйләгәне турында булыр.

Туры сүзле һәм үткен каләмле Тукайның игътибарыннан беркем дә читтә калмаган. Якын дуслары да, идея ягыннан дошманнары да бертигез: ул һәрберсенә үз сүзен җиткерә алган. Игътибарыгызга – Габдулла Тукайның иң ачы тәнкыйтенә юлыккан кешеләр.

ШӘЙХГАТТАР ИМАНАЕВ ҺӘМ ПУРИШКЕВИЧ

«Без Думага депутат сайларга никадәр хаклы булсак та, ул закон йортына клоун һәм дә талантсыз клоун сайларга хаксыз идек. Безнең аз-аз гына сайланмый калган «кияү»емез, гакылында булган үткенлектән туган урынлы замечаниеләре белән, эштән йә эшсезлектән туйган вәкилләрне көлдерүче вә җуатучы Пуришкевичкә аз гына да охшамый бит».

1912 елда Тукай «Хаксызлыктан котылдык» дигән мәкалә яза. Күрәсез, ул кемнедер «клоун» һәм «талантсыз клоун», «кияү» ди. Аны Пуришкевичкә дә охшамаган ди.

Контексты мондый: 1912 елда Русиядә дүртенче тапкыр Дәүләт думасына сайлаулар оештырыла. Казан губернасыннан үзен кандидат булып күрсәтергә теләүчеләр арасында Садри Максуди да була (аның турында видеоны искә төшерегез), әмма аны «үз йортың юк, абыең гаиләдә хуҗа» дип, бу юлы сайлаудан төшереп калдыралар. Казан татарларыннан сәүдәгәр һәм газета хуҗасы Мөхәммәтҗан Сәйдәшев белән аның кияве, адвокат һәм журналист Шәехгаттар Иманаев үзләрен кандидатлыкка уздырыр, сайлатыр өчен күп көч түгәләр. Байларны, муллаларны, журналистларны үгетлиләр.

Тукай, Фатих Әмирхан кебек прогрессив яшьләр Шәехгаттар Иманаевны сөймәгәннәр. Иманаев – Казан университетын тәмамлаган, Уфада судья булып эшләгән, татарча беренче юридик журнал чыгарган кеше. Казанда икенче татар адвокаты да әле ул (революциягә кадәр шәһәрдә татар милләтеннән булган өч адвокат кына эшләргә өлгерә). Шул ук вакытта грамматика белгече дә, татар теле турында фәнни китаплар да яза. Ләкин Иманаев – хөкүмәткә лояль кеше, ул кискен идеяләр, лозунглар белән эш итми. Әмма үзен дә рәнҗетергә ирек бирми: Иманаев бик күп кеше белән судлашып чыга, гел үз дөреслеге өчен көрәшә. Тукайлар аның бу сыйфатын аңлап яки өнәп тә бетермәгәннәр күрәсең.

Максуди депутат чагында, гел татар-мөселманнарны яклап чыгыш ясаган. Ә Иманаев һәм Сәйдәшевләр күбесенчә дәшми утырырлар иде дип уйлыйлар яшьләр.

Аларны «Көлдерүче яки җуатучы Пуришкевич» белән чагыштыралар әле. Владимир Пуришкевич – патша вакытындагы дума депутаты. Аның чыгыш ясау стиле һәм идеяләре Владимир Жириновскийныкы кебегрәк. Мондый кешенең чыгышлары эпатаж белән аерылып торган. Ул да Тукайның «яраткан» геройларының берсе. Мәсәлән, «Китмибез!» шигырен күпләрнең ишеткәне бардыр.

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:

– Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр.

Менә бу урындагы «кара йөз» ул – Пуришкевич. Нәкъ менә ул Дума депутаты Кәлимулла Хәсәновның «безгә татар мәктәпләре кирәк» дигән чыгышы вакытында «Төркиягә китегез, булыр сезгә мәктәпләр» дип әйтә. Тукайның бу баттлда җавабы нинди икәнен беләсездер:

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

– Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!

ҺИНДИ МИНҺАҖ

Минһаҗетдин Кадермәтев дигән кеше төрле гарәп илләрендә һәм Һиндстанда укып кайта да, 1906 елда үзенең туган ягы Хвалынск шәһәрендә Һиндстандагыча мөселман университеты ачарга кирәк дип мәкалә яза. Моның өчен ул халыктан акча җыйный, әмма ул акчаны үз кирәгенә тотып бетерә.

Таш ташыйлар. Анда Минһаҗ «Галия» нигезен сала.

Туй ясыйлар. Монда Минһаҗ гаилә нигзен сала.

Салыныр да, төпләнер дә, бик уңайдыр соңгысы;

Шикләнәм мин әллә ник: булмас кеби әүвәлгесе.

Бу вакыйга уңаеннан «Яшен»нең 1908 елгы 1 нче (3 август) санында мондый рәсем дә бар: тау башындагы шәһәр уртасында Казан университеты бинасына охшатылган ак колонналы зур бина. Аның уртасыннан һинди Минһаҗның фәс кигән башы калкып тора, баштан тирә-якка кояш нурлары кебек нур сибелгән. Аска «Хвалынский тавы башында Минһаҗетдин Йосыф тарафыннан салынган университет» дип язылган. Тукай шул хәлләрне искә ала.

Тукайның Сәгыйть Рәмиевне ни өчен «эт» дип атавын, кемнәр турында «чәйдәшевләр» дип әйтүен һәм башка кызыклы фактларны видеодан карап белә алырсы: ВИДЕО

Айдар Шәйхин

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое