«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

100 мең сумнан югары хезмәт хакын кайсы өлкә вәкилләре ала?

Узган ел ноябрь аенда Россиядә 28 тармакта эшләүчеләр уртача 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алган.

Бу хакта статистика мәгълүматларына таянып РИА Новости исәпләп язган.

100 мең сумнан югары хезмәт хакы компьютерлар, электр җиһазлары, нефть продуктлары, дарулар, химик матдәләр җитештерү өлкәсендә булган. Моннан тыш, мондый керемнәрне металлургия җитештерүендә, күмер чыгаруда эшләүчеләр, шулай ук төзүчеләр алган.

Финансчылар һәм иминиятләштерүчеләр ноябрьдә ил буенча уртача 191,5 мең сум алганнар, тәмәке эшләнмәләре җитештерүдә мәшгуль булучылар — 181,6 мең, ә халыкара оешма хезмәткәрләре — 176,8 мең сум. Бишлеккә шулай ук якынча 176 мең сумлык хезмәт хакы белән «айтишниклар» һәм нефтьчеләр керә. Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә – 163,1 мең, су транспорты хезмәткәрләрендә – 160 мең.

Оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы салымнар алынганчы һәм премияләрне кертеп исәпләнә. Ул барлык хезмәткәрләрнең, шул исәптән үтә югары хезмәт хакы алучыларның да керемнәрен исәпкә ала. Октябрьдә ул Россиядә 99,7 мең сум тәшкил иткән.

«Интертат»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое