Кунакларны Илья Авербух җитәкчелегендәге фигуралы шуу буенча мастер-класс көтә.
Остаханәдән тыш Олимпия чемпионнарыннан боз тамашасы да булачак.
Программа белән танышып узыйк:
12:00 – Күңел ачу, уеннар һәм кайнар чәй
15:00 – Илья Авербухтан балалар һәм зурлар өчен ачык остаханә
19:00 – Фигуралы шуу буенча Россия йолдызлары катнашында боз тамашасы
Кайнар чәй белән җылынып, чараның партнерыннан бүләкләр уйнатуда катнашыр өчен теркәлергә кирәк.
Тамашада катнашалар:
Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, Албена Денкова һәм Максим Ставиский, Артем Ковалев, Ксения Синицына, Матвей Ветлугин, Мария Голубева һәм Алексей Усков, Софья Шевченко һәм Андрей Ежлов.
Уеннар һәм тамашага керү бушлай.
Нет комментариев