«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

2026 елда Татарстан иң кыска эш атнасы кайсы айда булачак?

Аңа барлыгы өч кенә эш көне туры килә, шуның икесе - кыскартылган эш көне.

Ул 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

2 ноябрь, дүшәмбе, гадәти эш көне булачак. 3 ноябрь - кыскартылган эш көне, чөнки ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне алдыннан килә.

5 ноябрь, пәнҗешәмбе, шулай ук кыскартылган эш көне булачак, чөнки ул да 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган ТР Конституциясе көне алдыннан килә. 7 һәм 8 ноябрь шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

Татарстанлыларны шулай ук декабрь ахырында – 28-30 декабрь - өч көнлек эш атнасы көтә, ләкин бу очракта кыскартылган эш көннәре булмаячак, чөнки 31 декабрь бәйрәм көн булып саналмый.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое