«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

2027/2028 уку елыннан башлап 9 нчы сыйныф укучылары өчен кайсы фәннән мәҗбүри имтихан кертеләчәк?

9 сыйныфта тарихтан телдән имтихан 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк.

Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан башлап 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән телдән мәҗбүри имтихан кертеләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

«Төп дәүләт имтиханы алдыннан 9 нчы сыйныфта тарихтан бердәм телдән имтихан кертү турында карар кабул ителде. Ул барлык укучылар өчен дә мәҗбүри булачак һәм 2027/2028 уку елыннан гамәлгә кертеләчәк», — диде Кравцов Тарихи мәгърифәтчелек буенча ведомствоара комиссия утырышында.

«Интертат»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое