«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

25 апрельдән табигатьтә шашлык кыздыру тыела

Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге чара табигый янгыннар куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков хәбәр итте.

Режим гамәлдә булган вакытта республиканың бөтен территориясендә коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела. Шулай ук ачык утта — учакларда һәм мангалларда — урман белән чиктәш булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар лагерьларында табигатьтә ризык пешерү тыела. Бу чикләү кафе һәм рестораннарга кагылмый.

Урманнан еракта урнашкан өй яны кишәрлекләрендә шашлыкларны бары тик мангалларда гына кыздырырга мөмкин. Шул ук вакытта иң якын биналарга кадәр ара кимендә биш метр булырга тиеш.

чыганак

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое