Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
29 һәм 30 апрельдә Татарстан буенча йөрүче дүрт шәһәр яны поездының расписаниесе техник сәбәпләр аркасында үзгәрәчәк.
Әйтик, чәршәмбе, 29 апрельдә, 6366 нчы поезд Албаба станциясеннән 16.20 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга 18.08 сәгатьтә килеп җитәчәк. 6430 нчы номерлы Электричка Казан станциясеннән 19.15 сәгатьтә китәчәк, ә Шәмәрдәнгә гамәлдәге расписание буенча барып җитә.
Пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, 6404 номерлы поезд Казаннан 8.20 сәгатьтә китә һәм Арчага 10.03 сәгатьтә килә. 6422 номерлы Электричка Казан станциясеннән 8.05 сәгатьтә китә һәм Сосновкага 11.37 сәгатьтә килеп җитә.
Нет комментариев