«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

30 сорау, 30 минут, 1 хата: машина йөртү таныклыгы алу өчен яңа кагыйдәләр?

Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

Эчке эшләр министрлыгы теоретик һәм практик имтиханнар арасындагы срокларны 60 көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итә. Әгәр кандидат билгеләнгән срокта практик имтиханны тапшыра алмаса, теоретик имтиханны яңадан узарга туры киләчәк.

Имтиханнар вакытында мобиль телефон, колакчыннар һәм башка электрон җайланмаларны куллану катгый тыела – бу нәтиҗәләрне тулысынча кабул итмәүгә беренче шарт булачак.

Медицина белешмәләрен рәсмиләштерү дә җиңелләшә: әгәр водительнең сәламәтлеге турында мәгълүмат инде Эчке эшләр министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының реестрында бар икән, кәгазь документларны китерергә кирәк булмаячак. 

Яңа кагыйдәләр буенча, профессиональ шоферларның пландагы медицина тикшерүе вакытында авыру яки сәламәтлек торышының начарлануын күрсәткәндә, аларны ашыгыч тикшерүгә юнәлтәчәкләр. 

Проект хәзерге вакытта фикер алышу стадиясендә, һәм үзгәрешләрнең кабул ителү сроклары әле билгеле түгел.

Теоретик имтиханда нинди үзгәрешләр көтелә?
   – Сораулар саны 20 дән 30 га кадәр арта;
   – Имтихан вакыты – 30 минут;
   – Максимум хаталар – 1.
Өч уңышсыз тапшырылган имтиханнан соң машина йөртүчеләр мәктәбен яңадан үтү мәҗбүри булачак. 
Искәртеп узабыз, 2026 елның 8 гыйнварына кадәр Казан шәһәрендә барысы 11 юл халәкәте очрагы теркәлгән, 15 кеше тән җәрәхәтләре алган. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое