«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Җәеңне «Сәләт» белән үткәр!

Быел 30 нчы тапкыр Сәләт үзәге «Сәләт җәй» ял итү кампаниясен оештыра.

Быел «Сәләт»тә Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында профильле сменалар планлаштырылган. Аланнарда 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак. 

Чаралар комплексы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырылачак. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков белдергәнчә, быел Татарстан лагерьләрендә барлыгы 173 мең бала ял итәчәк. Аларның 13 меңе – палаткалы лагерьләрдә җәйге каникулларда сәламәтлекләрен ныгытачак.

- «Сәләт» – балаларның җәйге ялын оештыруда иң танылган үзәкләрнең берсе. Лагерь үзенең традицияләре, командасы белән көчле, елдан-ел яңара. Иминлек кагыйдәләренә дә аерым игътибар юнәлдерелә, – диде ул.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое