15 май «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узды. Гран-при өчен Татарстанның төрле районнарыннан 27 команда көч сынашты.
Уенда тамашачы яратып өлгергән татар КВН лигасының «ветеран» такымнары белән беррәттән районнарында җиңү яулаган яңа такымнар да катнашты.
Фестиваль катнашучыларын «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, татар КВН лигасының дусты Айдар Хисаметдинов, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Алия Заһидуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров бәяләяде.
Фестивальне официаль рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев ачып җибәрде:
— Яшьләрне татар КВНына җәлеп итү – бик зур эш. Оештыручыларга бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә безнең комиссия әлеге юнәлешне хуплар дип уйлым, - диде ул.
Барлык чыгышлар турында да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Алар бит 27! Юморга килгәндә иң популяр шаяртулар – татар эстрадасы ( аеруча Салават Фәтхетдиновка пародия ), авыл – шәһәр турында булды.
«Татар телендә фикер йөртеп, мәзәкләр сөйләү – лаеклы эш. Бу эшне ташламагыз. Сезнең алда киләчәгегез зур: көндәшлеккә сәләтле булачаксыз», - дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте Алия Заһидуллина.
Кичәнең иң кызу мизгеле. Салават Фәтхетдиновка сүз бирелде:
— Юмор – татарның яраткан шөгыле. Юмор-шаяруга хыянәть итмәгез. Ә Гран-прига «Дилүс улы» лаек булды, - дип җинүчене игълан итте ул.
Гран-при иясенә 50 мең сум тапшырылды.
Номинация һәм урыннар:
Фестиваль ачылышы» — «Урыссу татар яшьләре» такымы (Ютазы районы).
«Иң яхшы музыкаль номер» — «Теге ни» такымы(Казан шәһәре).
«Иң яхшы мәзәк» — «БСШ егетләре» такымы(Балтач районы).
«Иң яхшы актриса» — «Әби-бабай оныклары» такымы (Биектау районы).
«Иң яхшы актер» — Искәндәр — «Изи» такымы(Мамадыш районы).
1 урын — «Сабалетта» такымы (Саба районы).
2 урын — «Яратам» такымы (Казан медицина көллияте).
3 урын — «Керәшеннәр» такымы (Казан).
Гран-При иясе Дилияр Борһановтан җиңү серләре
— Дилияр, сәхнәдә үзеңне иркен тоттың. Җиңәчәгеңә ышандыңмы?
— Каушау, дулкынлану – сәхнәдә чыгыш ясаучыларга хас хис. Мин дулкынлануымны үз тамашачыма ышануым белән җиңәм. Әлеге ышаныч мине мәзәкләр әйтергә, көлдерергә рухландыра. Уенга җиңәргә дип килдем, шуңа күрә озак әзерләндем.
— Гран-прига ия булганнан соң нинди эмоцияләр кичердең?
— Эйфория! Берничә ай буе фестивальгә әзерләнеп, ниһаять, сәхнәдә чыгыш ясавым миңа ләззәт китерде.
— Чыгышың белән тамашачыны шаккатырдың: залдагы һәр икенче кеше телефоннарын алып, видеога төшерә башлады. Ринат Рахматуллин ничек ризалашты?
— Шуны билгеләп үтәсем килә: ярты ел буе әзерләгән чыгышым «киселде»: материалны редакторлар чистартты. Тиз генә вакыт аралыгында мәзәкләрне яңадан әзерләргә кирәк булды. КВНщикларда «финблок» (соңыннан кешене шаккаттырып чыгыш ясау элементы) дигән төшенчә бар. Чыгыш ахырында тамашачыны гаҗәпләндерү, шаккатыру максатынан Ринат Рахматуллинны чакыру идеясе башыма килде. Мин аның белән таныш, шуңа күрә ул миңа катнашырга ризалыгын бирде. Ринат абыйны мин бик хөрмәт итәм. Ул юморны шәп аңлый торган һәм төрле өлкәдәге шаяртуларны кабул итә белә торган шәхес. Анда самоирония бик көчле! Дөресен генә әйткәндә, фестивальдән соң мин артистны гомумән икенче яктан ачтым.
— Үрләр яулауның сере нәрсәдә?
— Мин үз тамашачымны таптым – менә ул минем зур серем. Һәм, әлбәттә, үземә ышаныч.
— Син юмор белән ничә яшьтән дус?
— 2014 елда беренче тапкыр КВН сәхнәсенә чыктым, ә 2017 елдан команда белән уйный башладым. «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасына мин яңа формат (такымда бер генә кеше – мин) белән килдем. Ә хәзер серне ачам. Сәхнәдә булганда мин Дилияр Борһанов түгел, ә Дилүс улы. Бу минем альтер эго.
— КВНга килеп кенә керүче катнашучыларга нинди киңәшләр бирер идең?
— КВН cәхнәсендә чыгыш ясап, ләззәт аласың икән, син бу эшне ташлама. Мин бу фикерне үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Яраткан шөгыльдән баш тартмаска киңәш итәм.
Нет комментариев