«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Әйдаманнар мәктәбе үз эшен башлап җибәрә

Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе Әйдаманнар мәктәбенә старт бирелде

Әйдаманнар мәктәбе – җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны үз өстенә ала. Ел дәвамында әйдаманнар төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру. 

Үткәрелү урыны: БСҮ «Йолдызлы» (Лаеш районы)

Даталар: 1 - 6 февраль

Проектның максаты – Сәләтнең җәйге сменаларына команда туплау. Әлеге мәктәп түбәндәге мәсьәләләрне чишә: Сәләтнең һәр җәйге сменасына команда туплау, студентларга Сәләт мохитендә уңайлы шартлар тудыру. Ел ахырында Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы» бәйгесе уздырылып иң яхшылары билгеләнә. Проект беренче тапкыр 2002-нче елда тормышка ашырыла. Анда Казанның уку йортларыннан 55 студент катнашкан. Ә бүгенге көндә бу мәктәпне 1500 студент тәмамлаган.  

Күчмә «Әйдаманнар мәктәбе» сессиясендә катнашу өчен гариза.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое