«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Җәйгә планнар: татар телендә пьеса язу, кичке уенга чыгу, туйда булу...

Алда – 3 айга сузылачак рәхәт җәй!

Аны ничек онытылмаслык итеп үткәрергә? – Шәһәр мэриясе җәй милли проектларында катнашырга чакыра. 

КАЗАН САБАН ТУЕ

Планнарны милли бәйрәмебез – Сабан туеннан башлыйк. Быел ул 23 июньдә 3 мәйданчыкта узачак. Төп мәйданчык –  Мирный бистәсендәге «Каенлык»та  14 ишегалды эшләячәк, аларда мастер-класс, уеннар, татар халык ашларына презентацияләр үткәреләчәк. Быелгы Сабан туеның яңалыгы шунда – республиканың алдынгы көрәшчеләре  Казан Сабан туенда тупланачак.

АЛМАЧУАР ПЬЕСАЛАР КОНКУРСЫ

Казанда «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә иҗат ителгән пьесалар конкурсы старт алды. Анда, гражданлыгына бәйсез рәвештә, 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Конкурска 2022 елдан соң иҗат ителгән оригиналь эшләр кабул ителә. Төп шартларның берсе – пьесалар татар телендә булырга тиеш.

«Кече составка исәпләнгән (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр)»;

«Зур составка исәпләнгән (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр)»;

«Кече составка исәпләнгән (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр)»;

«Зур составка исәпләнән (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр)».

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: беренче урынга – 110 мең сум, икенче урынга – 90 мең сум, өченче урынга 70 мең сум каралган.

Конкурска гаризалар 1 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. Моның өчен пьесаның текстын konkurskazan@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурсның нигезләмәсе һәм гаризаның формасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җыентык нәшер ителәчәк, аңа иң яхшы әсәрләр керәчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ

Быел әлеге проект дүртенче тапкыр оештырыла. Шулай итеп инде ул халыкчан проектка әйләнде. 13 июньнән башлап һәр пәнҗешәмбе Кабан күле яр буенда үзебезчә татарча милли уеннарда катнашырга, яңа танышлар табарга мөмкин булачак. 

«САУМЫ, КАЗАН!» – «ЗДРАВСТВУЙ, КАЗАН» 

«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Декоратив-гамәли сәнгать осталары борынгы Казан риваятьләренә һәм мифларына багышланган эшләрен тәкъдим итә ала. Алар дүрт юнәлештә башкарылган булырга тиеш: тирене сәнгатьле эшкәртү, киез басу, чигү, керамика.

Конкурска 2024 елда иҗат ителгән эшләнмәләр генә кабул ителә. Шул ук вакытта аларның саны чикләнмәгән. Конкурс эшләрен онлайн-сайлап алу 21 нче июльдән 1 нче августка кадәр узачак, соңрак икенче турга үткән эшләрне кабул итү оештырылачак. Конкурс нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Һәр юнәлеш буенча ике яшь категориясендә җиңүчеләр 2024 елның 30 нчы сентябренә кадәр игълан ителәчәк. Аларга акчалата премияләр тапшырылачак: беренче урын өчен – 100 мең сум, икенче урын өчен – 85 мең сум, өченче урын өчен 65 мең сум каралган. Җиңүчеләрнең иҗади әсәрләре күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк һәм буклетта урын алачак.

Конкурста катнашу өчен иҗат эше фотосы беркетелгән гаризаны 20 нче июльгә кадәр «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына» билгесе белән saumykazan@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала.

«ДРЕВО ЖИЗНИ»

Татарстанда яшәүче җирле халык яшәешенә багышланган «Древо жизни» – «Бай тирәк» проекты быел өченче тапкыр уздырыла. 7 августта Казанның Горький ял итү паркындагы яшел мәйданында узачак чара 7 җирле халыкның туй йолаларына багышланачак. Анда туйга бәйле төрле формадагы интерактивта катнашырга мөмкин, шулай ук димче карчык почмагы да булачак. 

тулырак мәгълүмат белән Мэрия сайтында таныша аласыз. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое