Аксубай районының Яңа Ибрай авылында ике көн элек булган бу хәл.
61 яшьлек Рафаэль Вәлиуллин бакча башындагы печәнне чаптырганда бакчаларына зур гына елан шуышып кереп киткәнен күреп ала. Ләкин югалып калмый – шул арада чапкычны туктатып, трактордан сикереп төшә дә, кабинадан монтировканы эләктереп, еланга бер генә кизәнә:
- Елан тиз генә үлми ул, бөтәрләнергә кереште. Мин тагын бер-икене кундырдым да монтировка башы белән еланны читкәрәк алып ташладым, – ди Рафаэль абый. – Күтәрә торган түгел, авырлыгы! Җитмәсә кеше буеннан да озын. Мин аны бакча буйлап үрмәләр дә, ишегалдына керер, идән астына ияләшер дип курыктым, - ди.
Рафаэль абыйга еланнар дөньясы аңа яхшы таныш, чөнки ул 10 еллап урманчы хезмәтендә тир түккән.
- Урманчы булып эшләгәндә еланнарның ниндиләрен генә күрмәдем. Берсендә елан туена юлыктым. Алар әллә ничәү бер-берсенә уралышып бетәләр, башлары да, койрыклары да күренми, кап-кара бер йомгак инде, әвәрә-түнә килеп яталар, – ди.
Бүгенге көндә ул мәктәптә оператор вазыйфасын башкара. Җәмәгате Римма ханым авыл җирлеге идарәсендә сәркатип булып эшли.
чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев