Арча районы Яңа Кишет авылы янында урнашкан умарталыкта бал кортлары күпләп үлгән.
«Интертат» журналисты Арча районы Яңа Кишет авылы янында урнашкан умартачы Илгиз Абдуллинның умартасына барып кайткан. Ул белешкәнчә, узган елларда умартачылар өчен июнь-июль айлары – рапс чәчәк аткан вакыт – хәсрәтле була иде, быел бәла май аенда ук килгән.
- 26 май иртәсендә бал кортлары күпләп үлә башлаган. Умарта төпләрендә өем-өем бал кортлары ята, дигән ул.
Умартачылар әлеге мәсьәләне «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасының активисты Ләлә Шакировага әйткән. Мондый эштә тәҗрибәсе зур Ләләнең үзләренең бал кортларын агулаган «Северный» хуҗалыгын судка биреп, судны да отты. Ләлә сүзләренчә, бу хуҗалыкта 70кә якын умарта зыян күргән.
- Быел әлегә кадәр чагыштырмача барысы да тыныч иде. Умарталарның агулануы гадәттә июнь-июль айларына туры килә бит. Май аенда гадәттә агуланулар булмый иде, шуның өчен бу хәл безнең өчен гаҗәбрәк булды. Бу умартачының үлем-китеме күп: 67 оясы үлеп беткән дияргә була. Без «911» хезмәтенә шалтыраттык. Аннан төрле инстанцияләргә: ветеринария хезмәте, Россельхознадзор, авыл хуҗалыгы идарәсенә хәбәр китә. Икенче көнгә комиссия килде, пробалар алдылар. Мәскәүдә экспертиза ясалганны көтәбез, – дигән ул.
Аларның оешмасы бал кортлары агуланган умартачыларга финанс һәм юридик яктан ярдәм итә. Билгеле, экспертиза – чыгымлы эш. Оешманың кассасы бар, агуланган умартачыларга ярдәм фонды бар, анда 500 сумнан җыелабыз. Касса ачык, бөтен умартачы акчаның ничек тотылганын күреп тора. Татарстан умартачыларына нәкъ менә шул касса нигезендә ярдәм ителә.
Аның сүзләренчә, умарталык тирәсендә «Кишет» хуҗалыгы басулары урнашкан. Шик аларга төшсә дә, экспертиза нәтиҗәләре булмыйча, кемнедер гаепләп булмый.
«Йөз процент кемдер гаепле дип әлегә әйтеп булмый. Умартачының умарталары көчле, алар 5 километрга кадәр оча ала. Умартачыларга басуларга агу сибү турында бернинди кисәтү дә килмәгән. Авыл халкы сүзе буенча, умарта хуҗалыгыннан ерак түгел кырда агулау булган. Без басудан пробалар алдык. Әле берни дә исбатланмаган», – диде Ләлә.
чыганак: Интертат
Нет комментариев