«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тинчурин театры «Былтыр маҗаралары» премьерасын тәкъдим итә

Җәйге тамаша балалар лагерьларында да күрсәтеләчәк.

31 май көнне  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан җәйге премьера – «Былтыр маҗаралары» интерактив спектаклен (6+) тәкъдим итә. Авторы – Илфак Хафизов, режиссеры – Зөлфәт Закиров.

Театр бу тамашаны балалар сәламәтләндерү лагерьлары өчен әзерләде. Спектакльнең премьерасы Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  узачак. Интерактив тамаша нәкъ менә ачык һавада уйнар өчен эшләнгән, чөнки форматы ягыннан да ул – урам спектакле. Интерактив спектакльдә актерлар тамашачылар белән бергә катнаша, аларны уен процессына җәлеп итә, диелә хәбәрдә.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое