«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Безнекеләр «Алтын битлек»ле булды!

Мәскәүдә, Вахтангов исемендәге театрда барлык театрлар өчен бик мәртәбәле «Алтын битлек» премиясе тапшыру тантасы узды.

Илгиз Зәйнинең татар дәүләт “Әкият” курчак театрында куелган "Авиатор" спектакле 3 номинациядә җиңү яулады: Иң шәп роль, иң яхшы режиссер һәм иң яхшы спектакль.

Быел Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры да "Алтын битлек" премиясе жюри әгъзаларыннан махсус бүләкле булды. Ә "Рөстәм Маҗаралы"нда төп рольне уйнаган актер Булат Гатауллин белән язманы "Идел"нең Июль санында укыгыз!

"Алтын битлек" – Россия Милли театраль премиясе 1993 елда  Россия Федерацисенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырыла. Ул театр сәнгатендә барлык жанрлардагы спектакльләргә бирелә: драма, опера, балет, оперетта һәм мюзикл, курчак театры.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое