28 май 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә «Безнең җыр» иҗат лабораториясе гала-концерты була.
«Калеб» яңа буын җыенының «Безнең җыр» иҗат лабораториясе узган елның сентябрендә башланып китте. Проектта барлыгы 17 композитор, 19 шагыйрь һәм 26 вокалист катнаша.
Нәтиҗәдә, төрле юнәлештәге өр-яңа 21 җыр иҗат ителде.
Иҗат җимешләре 28 май көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узачак «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концертында тәкъдим ителәчәк.
Башкаручылар Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин оркестрына кушылып җырлаячак. Бәйрәм кичендә Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры чыгышы да көтелә.
Нет комментариев