«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Безнең заман»: «Пирамида»да яшьлек дәрте

13 ноябрь көнне Пирамида концертлар залы сәхнәсе сәләтле яшьләр энергиясе белән тулган иде.

Биредә XIII ел саен үткәрелә торган ачык Республика телевизион «Безнең заман» фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. 

Фестивальдә Зәй, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Чистай, Чүпрәле, Мамадыш, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән һәм районнардан килгән эшләүче яшьләр үз предприятиеләрен яклап чыгышлар ясады. Быелгы күп чаралар кебек үк «Безнең заман» да Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.  
Яшьләр «Музыка», «Хореография», «Минута славы» һәм «Визитка-презентация» номинацияләрендә чыгышларын күрсәтте.

Быелгы «Безнең заман» якынча 1200 үзешчән артистны берләштерде. Алар арасыннан 171 иҗади номер финалга узды. «Безнең заман геройлары» кубогын һәм 300 мең сумлык сертификатны «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы командасы, «Безнең заман байлыгы» бүләге һәм 200 мең сумлык сертификатны «Түбәнкаманефтехим» командалары алды. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк: фестиваль – эшләүче яшьләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге генә булып калмыйча, аралашу һәм тәҗрибә кртаклашу өчен дә мәйданчык булып тора. 

«Фестиваль елдан-ел киңәя, аның репертуарына җитештерү һәм социаль өлкәнең төрле оешмаларыннан «яңа» яшьләр кушыла – кыйммәте һәм үзенчәлеге дә шунда. Бу залда Татарстанның сәләтле яшьләре җыелган. Республикабызның киләчәге – куелган максатларга ирешә белүче акыллы, энергияле яшьләр кулында», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, яшьләргә уңышлар теләп. 

Фестивальнең төп бүләге – Республика Рәисенең күчмә кубогы һәм 500 мең сумлык сертификат. Аңа «Татнефть Профсоюз» командасы лаек дип табылды. 

Бәйге беренче тапкыр 2013 елда үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырыла.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое