Казанда 1-8 март көннәрендә MISS BRICS 2026 халыкара матурлык конкурсы узды.
Казанда узган MISS BRICS 2026 халыкара матурлык бәйгесендә 17 илдән – Россия, Бразилия, Кытай, Көньяк Африка, Индонезия, Беларусь, Индия, Боливия, Куба, Казакъстан, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда, Үзбәкстан, Вьетнам и Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләтләреннән катнашучылар чыгыш ясады. Конкурс программасы 2 мартта Казан Экспо мәйданында тантаналы ачылыш белән башланды. Сәхнәдә Zivert, MONA һәм DINARA чыгыш ясады.
Конкурс кысаларында катнашучылар Татарстан мәдәнияте белән танышты, милли ризыклар – чәк-чәк һәм өчпочмак әзерләү буенча мастер-классларда катнашты, вокал, визаж, ораторлык һәм этикет дәресләре алды. 6 мартта алар «Яхшылык миссиясе» кысаларында Балалар республикалы клиник хастаханәсендә онкология үзәге пациентлары белән очрашты. Чарада Эльдар Джарахов, Игорь Жижикин, Владислав Лисовец, Amirchik һәм башка кунаклар катнашты.
Бәйгенең 7 март көнне узган ябылу тантанасында җиңүче кызлар CHAMOVSKIKH йорты зәркәнчеләре ясаган кыйммәтле ташлы эксклюзив таҗлары белән бүләкләде. Таҗлар Романовлар династиясе эшләнмәләре рухында ясалган. Андагы кыйммәтле ташлар һәм энҗе мәрҗәннәрнең гомуми саны – 1637 данә. Гомуми каратлылыгы – 194 карат. Бу таҗлар бәйгенең күчмә символлары булып тора һәм киләсе елларны да җиңүчедән җиңүчегә тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашучыларга юллаган сәламләү сүзендә бәйгене хатын-кыз матурлыгы, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге символы дип атады.
Жюри әгъзасы Диләрә Зәләлиева сүзләренчә, катнашучылар үз-үзләрен тотышы, тышкы кыяфәте, табигыйлеге, визиткалары һәм жюри сорауларына җаваплары буенча бәяләнгән. Кызларны репетицияләрдә һәм осталык дәресләрендә күзәткәннәр.
Ябылу тантанасында музыкаль номерлар белән Дима Билан, Клава Кока, L’One, JONY, Betsy, SEVAK чыгыш ясады.
Финалистлар һәм җиңүчеләр исемлеге:
LITTLE MISS BRICS 2026
1 урын — Сафира Кара Гийе Думалаог / Dumalaog Saffira Kara Guille, Кытай
2 урын — Изабелла Новикова, Беларусь
3 урын — Лия Бегларян / Liya Beglaryan, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
Тамашачы мәхәббәте бүләге — Арина Каторгина, Казакъстан
MISSIS BRICS 2026
1 урын — Миллцент Мфолоди Тлоу / Millcent Mpholodi Tlou, Көньяк Африка
2 урын — Ольга Мигунова, Казакъстан
3 урын — Александра Хватова, Россия
Тамашачы мәхәббәте бүләге — Ольга Мигунова, Казакъстан
MISS BRICS 2026
1 урын — Валентина Алексеева, Россия
2 урын — Иммакулейт Вачера / Immaculate Wachera, Боливия
3 урын — Алия Короткая, Беларусь
Тамашачы мәхәббәте бүләге — Алия Короткая, Беларусь
*фотолар MISS BRICS 2026 матбугат хезмәттеннән
Нет комментариев