БРИКС шәһәрләре «Мишлен» гидлына альтернатива булдырырга планлый
БРИКС илләре муниципалитетлары халыкара туристик хезмәттәшлекнең гомуми системасын булдыру турында килеште. Сессия модераторы булып Казан мэрының БРИКС+ шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе буенча киңәшчесе Дарья Санникова чыгыш ясады.
Аерым игътибар «BRICS-Friendly» системасын – «Мишлен» кебек халыкара рейтингларга альтернатива булдыруга юнәлтелгән. Фестивальләр, форумнар һәм мәдәни чараларны синхронлаштыру катнашучы шәһәрләргә өстәмә туристлар агымын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк дип көтелә.
Нет комментариев