Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Бүген Татарстанда явым-төшем көтелми, болытлы һава торышы булачак.
Синоптиклар вәгъдә итүенчә, төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан көчле җил булачак. Төнлә аның тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Караңгы вакытта температура 0дан +5 градуска кадәр, әмма урыны белән -2 градуска кадәр туңулар фаразлана. Көндез һава температурасы 14...19 градуска кадәр күтәреләчәк.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев