Татарстанда бүген, 24 мартта, антициклон тәэсирендә аномаль җылы һәм коры һава торышы көтелә.
Татарстанда бүген, 24 мартта, антициклон тәэсирендә аномаль җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Республикада алмашынучан болытлы һава күзәтеләчәк. Явым-төшем булмаячак. Томан төшүе ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан 4–9 метр секунд тизлектә булачак. Төнлә температура –2…–7 градус (урыны белән –10 градуска кадәр суык) булса, көндез һава +6…+11 градуска кадәр җылыначак. Казанда көндезге температура +9…+11 градус тирәсендә көтелә.
Нет комментариев