Казанда «Буран» планы дәвам итә.
Синоптиклар фаразлавынча, Татарстан башкаласында озакка сузылган кар яву күренеше 3 февральгә кадәр саклана, кайбер районнарда буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә, дип яза Казан шәһәре Мэриясе
Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген Казанда болытлы һава торышы саклана, көчле кар явачак, кайбер районнарда буран булачак. Төньяк-көнбатыштан исәчәк җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртеп, аның тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк, көндез температура -6 градуска салкынайта.
2 февральгә каршы төндә тагын көчле буран көтелә, көндез бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан исәчәк җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртеп, җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга, төнлә 14 метрга җитәчәк. Төнлә һәм иртән температура -10 градус, көндез -8 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.
3 февральдән кар кимиячәк, әмма кинәт салкынайтачак – төнлә һәм иртән -24 градуска, көндез -18 градуска кадәр салкыннар фаразлана. Җилнең тизлеге төнлә секундына 2-7 метр булачак, көндез көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җиле исәчәк. Аның тизлеге секундына 5-10 метрга, урыны белән 13 метрга җитәр дип көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Нет комментариев