9 көн эчендә Казанда күпме кар чыгарылган?
Тротуарлар, тукталышлар, автобус полосалары һәм социаль учреждениеләр территорияләре кардан читартыла. «Буран» планы гамәлдә булган чорда 30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр 189 мең тонна кар чыгарылган, ә тәүлек буена рекорд - 38 мең тонна булган.
Быел беренче категория юлларына барлыгы 1,1 млн тоннадан артык кар яуган. Көн саен якынча 1100 машина һәм 600 дән артык юлчы эшләгән.
чыганак: БИЗНЕС Online
Нет комментариев