Метеоролог Татарстанда нинди җәй көтеләчәге турында әйтте.
КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “Комсомольская правда”га белдергәнчә, Татарстанда озак сроклы фараз буенча, эссе һәм коры җәй көтелә. Эксперт июнь һәм август климат нормасына якын булыр дип фаразлый:
"Нормадан югарырак температуралар күзәтелгәндә, бу, кагыйдә буларак, корылык белән озатыла. Эш шунда ки, җәй көне эссе һава – антициклональ һава торышы, ә антициклоннарда явым-төшем аз була. Моннан тыш, эссе һава торышы дымның парга әйләнүенә китерә", – дип билгеләп үтә Әүхәдиев.
Июльдә, барлык күрсәткечләр буенча, аномаль эссе булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аңа кадәр әле ерак булганга, мондый фаразлар бары тик 67 процентка гына раслана ала.
Нет комментариев