Бу хакта 16 апрельдә Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексында ел дәвамында 14 рәсми бәйрәм көне каралган. Әмма ял көннәренең гомуми саны ел саен календарьга карап үзгәрергә мөмкин. Шулай итеп, 2026 елда Россиядә эшләүче гражданнар, еллык стандарт отпускны исәпкә алмаганда да, барлыгы 118 көн ял итәчәк.
«2026 елда россиялеләр 118 көн ял итәчәк, ә 2027 елда — 116 көн», — дип белдерде Бессараб ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында.
Шулай ук депутат билгеләп үткәнчә, бу санга әле 28 календарь көнлек түләүле отпуск керми. Нәтиҗәдә, ел дәвамында ял вакыты якынча 40%, ә эш вакыты 60% тәшкил итәчәк.
Моңа кадәр Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина да 2026 елның май бәйрәмнәренең хезмәт хакына йогынты ясамаячагын әйткән иде. Шул ук вакытта сәгатьләп эшләүчеләр өчен өстәмә түләү чаралары саклана.
Нет комментариев