«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быел Питрәч районының бер авылында да Сабан туе үтмәячәк. Сәбәбе нидә?

Кайсы районга, авылга Сабан туена барырга икән, дип баш ватканда, шундый хәбәр мәгълүм булды - Питрәч районының бер авылында да Сабан туе булмаячак.

Бары тик районның үзендә генә Сабан туе бәйрәм ителәчәк. «Интертат», чыганакларга таянып хәбәр иткәнчә, Сабан туе үткәрелмәү куркынычсызлык кагыйдәләре белән бәйле.

Питрәчнең Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов әйткәнчә, куркынычсызлык таләпләре алар өчен анда таләпләр күп, без аларны күтәрә алмыйбыз, бюджетка да сыймыйбыз. ЧОП (сак оешмалары), киртәләр, металл эзләгечләр, дрон тотучы әйберләр өчен генә дә 300 меңнән артык акча кирәк. Без урман эчендә бит, куркынычрак та урын.

Шундыйрак куркынычрак әйберләр бар инде. Аннары БРИКС була бит, Казанга якын район булгач, бөтен полицияләрне шунда алып китәләр. Аннары быел махсус хәрби операциядән ике егетебез үлеп кайтты, аларны җирләдек. Шул да сәбәпче булды. Аллаһ бирса, киләсе елларга булыр, – дип сөйләгән ул журналистка.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое